news_header_bot
Язманы тыңлагыз

«Сине уйлап янам мин» - Артур Mauzer белән Лия Шәмсинаның никахы булды

Композитор Артур Mauzer белән җырчы Лия Шәмсина кавышты. Артурның сеңлесе Инстаграм битендә никахтан видео керткән, яшьләрне бәхетле көннәре белән котлаган.

news_top
 «Сине уйлап янам мин» - Артур  Mauzer белән Лия Шәмсинаның никахы булды
Лия Шәмсинаның Инстаграм битеннән

«Мәхәббәт! 7 август. Бу көндә ике йөрәк кушылды, ике күңел, ике язмыш. Яраткан абыем һәм кояш нуры Лия! Котлыйм сезне! Минем абыем өйләнде. Никах, ЗАГС», — дип шатлыклы хәбәр белән уртаклашты Артур Mauzerның бертуган сеңлесе София.

Инстачылар да матур теләкләрен яудырганнар.

«Нинди матур пар. Бәхетле киләчәк», «Сине уйлыйм, сине уйлап янам мин», «Мин бу кызны таныдым, бәхетләре булсын, котлыйм», «Аллаһ Тәгалә ныклы гаилә тормышы, олы мәхәббәт насыйп итсен», — дип яза алар.


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар