Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Челтәрле бизнес вәкилләре», бөтен «Казан Экспо»ны тутырып, татарча концерт оештырган

Чарада челтәрле бизнес белән шөгыльләнүче артистлар гына түгел, башкалары да чыгыш ясаган.

news_top_970_100
«Челтәрле бизнес вәкилләре», бөтен «Казан Экспо»ны тутырып, татарча концерт оештырган
https://pixabay.com/

Челтәрле бизнес вәкилләре мөмкин кадәр күбрәк халыкны җәлеп итүнең төрле ысулларын уйлап таба. Әле иң тырышларына машина бүләк иткән булалар, әле җыйнаулашып чит ил отельләрендә ял итеп яталар.

Бу көннәрдә алар бөтен «Казан Экспо»ны тутырып, «Татар җыры» фестивале форматында концерт уздырганнар. Артистларның социаль челтәрләре шул чараның фото-видеолары белән тулды. Ярты татар эстрадасының челтәрле бизнес белән шөгыльләнүен исәпкә алганда, бер дә «Татар җыры»ннан ким булмаган чара бу.

Төп «челтрәвик» Азат Фазлыев сүзләренчә, «бизнесменнарның» Яңа ел бәйрәме бик дәрәҗәле узган. Анда челтәрле бизнеста булган артистлар да, әле ятьмәгә эләгеп өлгермәгәннәре дә җырлаган. Чараны Башкортстанның халык артисты Әнвәр Нургалиев ачып җибәргән. Махсус кунакның кем икәнен җыелган халыкка ахырга кадәр әйтми торганнар.

Сюрприз күпләрнең күңеленә хуш килгән.

Алсу Фазлыева, Зәмирә Рәҗәпова кебек иң төп наставниклары җыелган халыкка тренинглар уздырган, ягъни товар сатып акча эшләргә, тиз арада ташпулатлар салырга, кыйммәтле машиналарга күчеп утырырга өйрәткән. Тәҗрибә уртаклашулар концерт номерлары белән үрелеп барган.

Бу бизнеска яңа гына кергән Алмаз Мирзаянов белән Зөлфирә Шәйдуллиналар да җыр башкарган.

Сәхнәгә яңа бәби тапкан «челтрәвикләр»не дә чакырып котлаганнар. Алар арасында Алсу Фазлыева, Зәмирә Рәҗәпова һәм Гөлназ Асаевалар бар.

Чара җиде сәгать дәвам иткән. Азат Фазлыев сүзләренчә, анда 2000 менеджер катнашкан. Ахырдан барысы бергә челтәрле бизнесның татарча гимнын башкарганнар.

  • Челтәрле яшәү рәвеше - якын киләчәкме?
  • Блогер «челтрәвикләргә» каршы: «Дәүләтова рактан, Муллагалиева ковидтан дәвалый»
  • Халык та «челтрәвикләр»гә каршы: «Боларны артист дип әйтергә тел әйләнми»


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100