Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Челтәрле яшәү рәвеше - якын киләчәкме?

Бүген челтәрле бизнесның нинди генә төре юк. Берәүләр мактап туя алмый, икенчеләре исә, аларны кеше алдауда гаепли. Нәрсә ул челтәрле бизнес һәм каян килгән? «Интертат» челтәрле бизнес тирәсендә кайнаган сорауларга ачыклык кертергә тырышты.

news_top_970_100
Челтәрле яшәү рәвеше - якын киләчәкме?
https://pixabay.com/ru

Бүген интернетта телефон ярдәмендә генә эшләргә өйрәтүче, бизнеска чакырып торучы язмалар күп. Алар челтәрле бизнеска эшкә өнди. Өйдә, декрет ялында утыручы ханымнарга бу үзенә күрә бер хобби, өстәмә керем чыганагы да булып тора.

Челтәрле маркетинг (күп катлы маркетинг, инглиз теленнән multilevel marketing) — бер-берсенә бәйле булмаган дистрибьютерлардан (агентлар) торган челтәр төзеп товар сату концепциясе. Үз чиратында әлеге агентлар яңа партнерларны җәлеп итү хокукына да ия. Биредәге һәр кешенең кереме продукцияне реализацияләүдән алынган комиссияләр һәм җәлеп ителгән агентлар белән башкарылган сату күләменә бәйле булган өстәмә бонуслардан тора. Менә шундый аңлатма бирә безгә интернет.

Күбегез студент чакларында ук Орифлейм, Эйвон кебек компанияләрнең консультантлары булып та карагансыздыр. Бүген исә, әлеге челтәрле бизнесның нинди генә төре юк. Экологик яктан зарарсыз булган өй җыештыру өчен төрле әйберләр, дөрес тукланам дисәң, аның да коктейльле, кофелы бизнесы да бар. Avon, Oriflame, Mary Kay, Faberlic, NL, Atomy, Greenway — болары иң беренче искә төшкәннәре, әле тагын бардыр.

Челтәрле бизнесны аңлап бетермичә, пирамидалар белән тиңләштерүчеләр дә байтак.

Татар эстрадасы йолдызлары арасында да «челтәрләр»дә эшләүчеләр байтак. Шул челтәрле бизнесларның берсе тәкъдим иткән продуктларны мин дә кулланам. Бигрәк тә, эз калдырмыйча тузан сөртә торган чүпрәге ошый инде. Аннары косметика да еш заказ бирәм. Рекламалары да бик ышандыра бит.

Кемдер челтәрле бизнеста үзен табып яхшы керем ала башлый, берәүләр куркып кала. Интернетта челтәрле бизнестагы кешеләрне күзәтеп шуны әйтеп була: алар бер-берсенә һәрвакыт ярдәм итеп торалар, бер-берсен мактыйлар, куәтлиләр, анда ниндидер бер аерым төркем рухы сөрә. Монда синең өстә торучы «наставник»лар бар (челтәрле бизнеста сине эшкә алган кеше шулай дип атала). Араларында уңышка ирешкән кешеләр дә күп.

«Мотивациясе булмаган кеше челтәрле бизнеста эшли алмый»

Казанда яшәүче Венера бүгенге көндә Гринвей челтәрле бизнесында эшли. «Гринвейда мин бер елдан артык кына әле. Эшли башлаганда аена 20-26 мең тирәсе акча алдым. Берара ул эшем тукталып та торды. Җәй көне төзелеш эшләре һәм башкасы белән челтәрле бизнесыма вакыт калмый башлады. Анда бит командадагы кешеләр белән һәрвакыт элемтәдә булып, бер-береңне мотивацияләп торырга кирәк. Челтәрле бизнеста иң мөһиме — үз алдыңа максат куеп, бернигә дә карамастан аңа таба бару. Туктамаска, бернәрсәдән дә курыкмаска кирәк. Кешеләр кире каккан очракта да, күңелне төшермичә, алга атларга кирәк. Монда чынлап та акча эшләп була. Теләк һәм кешенең тырышлыгыннан тора барысы да.

Ике эшне берьюлы алып бару кыенрак. Мин бит әле маникюр да ясыйм, шуңа күрә бөтен көчемне челтәрле бизнеска юнәлдерә алмыйм.

Теләк биреп эшләсәң, бик яхшы, керемле ул челтәрле бизнес. Дөрес, монда бөтен кеше дә эшли алмый. Мотивациясе булмаган, булырмы, юкмы дип йокымсырап йөргән кешеләр эшли дә, уңышка да ирешә алмаячак. Наставникның һәм төркемдәге кызлар бер-берсенә терәк булып, күңелен күтәреп, куәтләп торганда барысына да ирешеп була. Бер эштә дә сиңа шулай ярдәм итеп тормыйлар бит. Монда син акча эшлисең икән, димәк, синең наставнигыңа да керем килә дигән сүз. Командалы эш.

Челтәрле бизнес дигәндә күп кеше башта куркып кала. «Уйлап карыйм әле», — диләр. Бу очракта кешенең ихтыяҗына басым ясап эшләргә һәм шәхси уңышыңны да күрсәтергә кирәк. Мәсәлән, мин кызларга үземнең хезмәт хакымның күпме булуын күрсәтә идем. Үзеңнең нәтиҗәң булса гына ышаналар. Аннары монда бернинди алдау да юк бит. Синнән акча сорамыйлар, иң мөһиме — теләк. Мин үзем дә башта продукциясен кулланып карадым да, ошап китте, менә шуннан башланды ул эш», — дип аңлатты челтәрле бизнеста эшләүнең нәрсә икәнен Венера.

«Сатсыннар, уңганнар эше»

Интертатның инстаграм битендә челтәрле бизнес турында урнаштырылган сораштыруда халык фикере икегә бүленгән. Бер ише челтәрле бизнес товарларына рәхмәт әйтеп язган, калганнары исә моңа каршы чыккан.

Венера Галләмова: «... компаниясе дә, продуктлары да шәп. Мең ел яшәсен», — дип язган файдасын күргән ханым.

Заһидә: «Бизнес кына ул, бизнес… Ник минем әби-бабайлар биодрон, коктейльләр, витаминнар эчеп тормаган әле, 97 яшькә кадәр яшәгән. Чирләгәннәрен хәтерләмим. Витамин безнең аяк астында», — дигән.

Исемсез кеше: «Сатсыннар. Уңган кеше эше ул. Беркемгә дә комачауламый. Эшлексезләр көнләшә», — дип «челтәр”не хуплаган.

Гүзәл: «Файдасы булмаса да, публичный кешегә ышаналар бит. Гөнаһ эш, ярамый».

Флүрә: «Кулыннан килгәне эшләп карый инде. Алар бит реклама гына ясый, безнең авызга егып салмый. Алар сатып байый, без алып ыштансыз калабыз».

Эльвира Кәримуллинна: «Мин ... компаниясе белән күптән таныш. Аллага шөкер, шул продукцияләр аркасында 7 елдан соң балага уздым. Ничек ышанмыйсың ди? Бик күп яхшы кайтавазлар килә, андый тарихлар да бик күп».

Алсу Хәҗиева: «Бәлки, файдасы да бардыр аларның. Ләкин бәясе… Ул бит пирамида, күпме кеше байый шуны сатып. Димәк, бер БАДтан 10 кешенең кесәсенә керсен өчен, 100 сумлык әйберне 1000 сумга сатарга кирәк», — дип ачып салган челтәрле бизнесның төбен. Шунда ук берәү чагыштырып, аңлатып икенче бер челтәр бизнес продукциясенә реклама да ясап үткән.

«Дөнья челтәрле яшәү рәвешенә таба бара»

Челтәрле бизнеска бәйле төрле кешеләрнең фикерләрен дә белештек. Сәясәт белгече Руслан Айсин:

Дөресен генә әйткәндә, моңа карата минем позициям ике төрле. Бер яктан, хәзерге икътисадта эволюцион үсешкә бәйле рәвештә күп әйберләр виртуаль яссылыкка күчә. Икенче яктан, челтәрле маркетингка исем китми дисәм, бик үк дөрес тә булмас. Минем нервларыма тия ул. Бу әйбер белән шөгыльләнгән кеше үзгәрә, аның үзенә дә көчле тәэсир ясала. Ул үзе мөрәҗәгать иткән кешеләр дә ниндидер бер басымга дучар ителә. Шул ук вакытта сату эшләре белән шөгыльләнгән кеше шундый булырга һәм үзенең товарларын яки хезмәтен агрессив рәвештә алга сөрергә тиеш тә кебек.

Хәзерге вакытта күп әйберләр үзгәреш кичерә. Бу челтәрле әйбер икътисад белән генә дә бәйле түгел. Без кичергән цивилизацион кризис, гомумән, барлык вертикальләрнең, тулы булган системаларның кризисы. Күп кенә әйберләр шул челтәргә күчә. Ул Борынгы Грециядәге хәлләрне кабатлый. Зур булмаган полислар (җәмгыятьнең социаль-икътисади һәм сәяси оешманың аерым формасы, Борынгы Греция һәм борынгы Италия өчен хас — авт.) арасындагы мөнәсәбәтләр алар шулай ук челтәрле принципларга бәйле.

Бездә барган процесслар ниндидер автоном әйбер түгел. Алар барысы да зур системаның бер өлеше, шуңа күрә маркетинг та, җәмгыять тә автономлаша бара. Һәрбер кеше үзенчә, бердәмлек юк. Икътисад мөнәсәбәтләре дә аңа ияреп, үзенең хезмәтен тәкъдим итә.

Челтәрлелек артачак, әлбәттә. Без яшәгән сәнәгать дәвере китеп бара. Эре заводлар, җитештерү комплекслары китә барачак, глобаль булган корпорацияләр дә челтәрле принцип буенча эш итәләр.

Мәсәлән, айфонның бер өлешен Кытайда җитештерәләр, технологиясе АКШтан килә, программисты Европада утырырга мөмкин. Алар челтәрле принцип буенча берләшкән. Бу - киләчәк. Яхшымы, начармы, дөнья шуңа таба бара: челтәрле яшәү рәвешенә. Виртуальләшү — ул бүгенге дөньяны бер өлеше, — ди Руслан Айсин.

«Челтәрле маркетинг безгә 90нчы елларда килде»

КФУның Психология һәм мәгариф институты доценты, психология фәннәре кандидаты Рамил Гарифуллин:

Бүгенге заман кешесе заманча ысул, алымнар белән эш итә. Яңа заман технологияләрен һәм челтәрле бизнес алымнарын кулланып эшләгән кешеләрнең конкурентлык сәләте югарырак була. Ягъни бер кеше ярдәмендә тагын башка клиентларны да җәлеп итеп була дигән сүз. Әлеге структурадагы һәр кеше бизнесны көчәйтүче элемент була ала. Челтәрле структура ул — яңа заман технологиясе. Ул кирәк, кешеләр аны куллана.

Челтәрле бизнесны төрле кеше куллана, шуңа күрә әлеге өлкәдә алдау очраклары да бар. Гадәттә, массакүләм матбугат чараларына күбрәк тискәре күренешләр эләгә һәм шулай итеп билгеле бер стереотип туа. Челтәрле бизнеска карата кешедә шик арта, аңа тискәре итеп карый башлыйлар.

Челтәрле маркетинг безгә 90нчы елларда Европадан килгән. Россиядә ул еш кына алдау белән тиңләштерелә. «Челтәр»дә булган бәягә һәр кеше үзенекен өсти. Аны агач белән чагыштырып була. Бу эшнең иң башында, тамырында торучыларның кереме күбрәк була. Челтәрле маркетингның тискәре һәм уңай ягы бар. Уңай ягы — тиз үсә һәм бик күп кешене колачлый. Тискәре ягы — анда бәянең артуы. Шушы ук принципны пирамидалар да куллана, — дип аңлатты белгеч.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100