Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Халык та «челтрәвикләр»гә каршы: «Боларны артист дип әйтергә тел әйләнми»

Халыкны челтәрле бизнеска чакыручыларга каршы көрәш ачкан «Юлчы» тапшыруы алып баручысы, блогер Альберт Шакиров һәм челтәрле бизнес вәкилләре белән аралашып, «Интертат» язма әзерләгән иде. Электрон газетаның инстаграм сәхифәсендә әлеге теманы халык та күтәреп алды. Без комментарийларга күзәтү ясадык.

news_top_970_100
Халык та «челтрәвикләр»гә каршы: «Боларны артист дип әйтергә тел әйләнми»
Солтан Исхаков

Онкология, коронавирус кебек җитди чирләрне дәвалыйбыз дигән вәгъдәләр биреп, үзләренең челтәр бизнесына чакыручыларга каршы көрәш башлаган «Юлчы» тапшыруы алып баручысы, блогер Альберт Шакиров һәм челтәрле бизнеста эшләүчеләр белән аралашып, «Интертат» язма әзерләгән иде.

Блогер халыкка кыйммәтле БАДлар һәм коктейльләр сатып ятучы челтәрле бизнес вәкилләрен кискен тәнкыйтьләде.

«Бу көрәшне мин ачуым килгәнгә башладым. Коронавирус һәм ракны шундый продуктлар белән дәвалыйм, дип ышандыра башлауны бөтен чикләрне чыгу дип саныйм. Челтәрле бизнес белән таратыла торган товарлар күп бит, алар төрле өлкәдә кулланыла. Хәзерге заманны челтәрле товардан башка күз алдына китереп булмый торгандыр. Кемдәдер чүпрәк, кемдәдер көнкүреш химиясе яисә косметика. Яраткан, теләгән, ошаткан кеше алсын шунда. Монда бит сәламәтлек турында сүз бара. Кешене ышандыралар. Кеше вакытын югалтырга мөмкин.

Ракны дәвалый дип, нанобальзам саталар. Кеше бит ышанып ала шуны», — дип сөйләде Альберт Шакиров «Интертат» хәбәрчесенә. Челтәрле бизнеста эшләүче «йолдызлар» Лилия Муллагалиева, Ләйлә Дәүләтова, Алсу Фазлыеваларга да сүз бирдек.

Язма чыкканнан соң әлеге тема буенча үз фикерләрен җиткерергә теләүчеләр бик күп булып чыкты. Сайтның инстаграм сәхифәсендә интернет кулланучылар 300дән артык комментарий калдырган. «Интертат» шуларга күзәтү ясады.

Инстачыларның бик зур төркеме халыкның күзләрен ачып, ниһаять, «челтрәвикләр”гә каршы сүз әйтергә батырчылык иткән Альберт Шакировны хуплый, аңа рәхмәт белдерә. 

«Бик дөрес сүзләр, Альберт. Акча дип нәрсә генә сатмыйлар хәзер. Аллаһы Тәгаләдән дә курыкмыйлар. Гомер буе медицинада эшләгән табиблар кебек үзләренең товарларын мактыйлар. Бу БАДлар булышса, рактан күпме кеше терелер иде. Хастаханәдә эшләгәндә 18 яшьлек егет-кызлар үлгәнне күп күрдем инде»;

«Хөкүмәттә утырган кешеләр ни карый икән? Россия җырчылары үзләре моны килештермәс иде. Мондый эшләре өчен аларның мактаулы исемнәрен алып ташларлар иде. Ә бездә бар да ярый. Бик килешәм сүзләрегез белән, оят кирәк азрак», — дип яза инстачылар.

Җырчы Альбина Кармышеваны да челтәрле бизнеска керергә күп үгетләгәннәр икән. Әмма ул иҗатына тугры булып калган: «Мин үземнең бик күп сәхнәдәшләремнән шул челтәрле бизнес аркасында читләштем. Бөтен кешенең дә матур һәм яхшы яшисе килә. Әмма күпләр өчен беренче урында акча тора. Без эш бирәбез, салым түлибез, ашарга кирәк, балалар һәм башкалар. Мине дә кая гына чакырмадылар. Артистлар хәзер беркайда һәм беркемгә кирәк түгел, диделәр. Артистлар сугышка кадәр дә, сугыштан соң да булган. Градский әнә 72 яшенә кадәр иҗат белән генә шөгыльләнгән. Бездә дә андыйлар күп», — дигән ул. «Сине шуның өчен яратабыз да инде», — дип үсендергәннәр Альбинаны.

Алып баручы Айзилә Батырханова да Альберт белән килешүен белдергән. 

«Бик дөрес сүзләр, 100%килешәм! Һәм, гомумән, артист кешеләргә халыкны алдап андый продукция сатып йөрү килешми дип уйлыйм. Ул БАД, коктейль, биодроннарны кем тикшергән соң? Алга таба нинди нәтиҗәләр китереп чыгарасын кем белгән? Ябыгабыз дип эчкән булалар… Фил кадәр булганнар инде», — ди ул.

Резидә Хәкимҗанова исемле табибә да БАДларны хупламый. «Табиб буларак та 100% килешәм. БАДлар бернинди җитди сынаулар, тикшерү аша узмый. Миңа бик күп килеп әйттеләр: «Сез дәрәҗәле табиб, тәкъдим итегез әле авыруларыгызга шуны», — дип. «Мин болай да җитди авырган, тормышын 4-5 төрле дару белән озайтып торган авыруга сезнең БАДларны алдырсам, аның дару алырга акчасы җитмәячәк, хәле авыраеп, үлеп китәчәк», — дидем. Мин халык медицинасын, сөлек белән двалау, остеопатия, Аюрведа кебек юнәлешләрне инкяр итмим. Кулланырга кирәк.

Иң мөһиме — зарар салмасын. Игътибар итсәгез, шул бер үк кешеләр, дәррәү килеп, әле бер, әле икенче фирма продукциясен мактый. Кеше ышанмый башлыймы, «модасы» чыгамы, аннары икенче бер үлемнән алып кала торган әйбер уйлап табалар. Әле бит фирма оештырды дип, әле Дубайда, әле ресторанда күңел ачканнарын инстаграм битләренә оялмыйча куеп яталар. Авырганда, шик булганда тикшеренүләр үтәргә, тәҗрибәле табибларга мөрәҗәгать итәргә кирәк. Бу сетевикларга бернинди җаваплылык каралмаган. Дару турында киңәш бирү өчен табиблар, фармокологлар бар. Дәррәү кубып комментарийлар язып ятмагыз. Табибларга хөрмәтегез югалганга, алар өстенә пычрак атканга, тиздән яхшы табибларны көндез шәм яндырып эзләячәксез», — дигән ул.

«Халыкка рәхмәт, Альбертны бу эштә хуплаган өчен. Иманым камил, акчасы килмәсә, бер артист та бу эшкә алынмас иде. Боларны артист дип әйтергә дә тел әйләнми инде хәзер, мошенник дию дөресрәктер»; 

«Альберт, молодец! Акча мәсьәләсенә килгәндә, барысының да күзе тона. Ләйләсенеке дә, Алсуыныкы да. Кешене матур итеп ялганлый белә торган сыйфатларны үзләштереп яталар артистлар. Әле ярый боларга Зәйнәп белән Зөфәр кушылмый. Алайса, яратып тыңлый торган артистларга мөнәсәбәтем үзгәрер иде»;

 «Артистларның чүпрәк белән кремнар сатканына ияләштек инде. Алар мактый, сатып алу-алмау һәркемнең үз эше. Нанобальзам белән онкологияне бетерәбез диюләренә ачу чыга. Кеше авыруында акча эшлиләр, оялмыйлар»;

«Артистлар торгашка әйләнде. Акча дип, күзләре томаланды. Ничек алдарга белмиләр, гади халык болай да тилмерә. Аларга акча кирәк дип, ниндидер шикле порошокларны икешәр меңгә алалар. Мин ул порошокны алганчы, яшелчә, җиләк-җимеш алып ашыйм»;

«Һич алдап әйтмим, Альберт Шакиров дөреслекне халыкка аңлата башлаган көннән бирле мин дә бу компаниядә эшләүче артистларга каршы чыктым. Бу беренчесе түгел, әмма көн дә миңа эш тәкъдим итүчеләр кимеми. Берсе Алсу-Азат командасына дип язган. Янәсе, алар командасына керү зур бәхет була инде минем өчен. Ялварып сорыйм, миңа эш кирәкми. Бик яхшы эшем бар. Телефонымны пычратмасагыз иде. Ә җурналист Шакировка рәхмәтләремне белдерәм. Эшеңдә зур уңышлар, сәламәтлек телим»;

«Альбертка мең рәхмәтләребез, кеше күзен ачсын, акчасын суга салмасын иде»;

«Кеше алдау инде «челтрәвикләр“нең эше. Аларга көннән-көн күбрәк «савым сыерлары» кирәк. Алар үзара халыкны шулай дип атый. Шулай инде, кемдер алдый, кемдер алдана»;

«Челтәрле бизнеска мин каршы түгел. Үзем дә шөгыльләнәм. Бездә дә бар ул витаминнар. Әмма аларны таза-сау кеше дә уйлап эчәргә тиеш. Әнидә онкология, туганыбыз табиб. Витаминнар күп эчертмәгез, диде»;

«Мин дә килешәм. Бигрәк тә ямаш шеш турында сүз барганда, кешенең авыр вакытында тотып алалар бит»;

«Үз эшләренең осталары булсалар, мондый ялган юлга басмаслар иде. Филүс Каһиров, Раяз Фасыйхов кебек җырларга өйрәнергә кирәк башта»;

«Башкортстаннан бер сүгенеп сөйләшә торган блогер башта шул компаниядә эшләгәндә әй мактады продукцияләрен. Хәзер гормональный сбой булды, бөтен организмымны бозып бетердем дип, хастаханә юлында йөри»;

«Мәгълүмат күп, кешенең үзенә укыштырып, караштырып алырга вакыты юк, ә менә „реклама“ га тиз бирешәләр. Психология бу… Бушка килгәнгә рәхмәт юк, акчалыга рәхмәтләр әйтерлек итәбез»;

«Нык ябыктыра, диләр. Үзләре атна саен массаж, тренировкаларга йөриләр, хиджама ясаталар. Продукция ярдәм итсә, боларның берсенең дә кирәге юк бит»;

«Концертларына бармагыз бу челтәрчеләрнең, тамада итеп чакырмагыз, байкот ясагыз язганнарына. Үзләре эчсен агуларын»;

 «Ул Алсу тилергән инде. Бер каршы язып кара. Башта үзе яза, аннары к… сөртүчеләре чат ябыша, күңел кайтара торган базар хатынына әйләнде»;

«Ниһаять, бер үтемле кеше табылды. Аңгыраларның күзен ачарсың. Илфак Шиһапов исән булса, күптән үтемле итеп язган булыр иде инде. Имеш, фасовать иткән станокларын күргәннәр, бер бочкага салып болгатып торганнар. Ә ул капчыктагы комбикормның составы нидән тора?»;

«Әйе, бөтен надан табибка әйләнде. Кемнәрне дә баету хисабына корылган бизнес. Гади халыктан җыелган акчага „Мерседес“ алалар»;

«Алберт Шакиров, рәхмәт, син битараф калмагансың»;

«Сатудан файдасы бардыр, былтыр 2 флакон, быел 4әрдән сатасыз. Яшәргә акчагыз җитәме дип сораучы юк»;

«Әз генә түзик инде. Аларның бит йорт саласылары бар. Авыл халкы мунча салырга да курка, ә алар ташпулатлар сайлый», — дип язалар.

«Четрәвикләр»не яклап, аларның продукциясеннән файда тапкан халык та бу онлайн-аралашуга кушылган.

«Урында ята идем. Эчмәгән даруым калмады инде… Әллә күпме табибка күрендем. Сетевикларны бөтенләй яратмый идем. Әлеге дә баягы табиб кушкач, алдым нанобальзамнарны. Ышанмыйча гына эчә башладым. Аякка бастым бит, Аллаһка шөкер. Галимнәр уйлап тапкан икән аны»;

«Нанобальзамнар турында язган һәркем аның организмга ничек тәэсир иткәнен беләме икән дигән сорау туа. Мин инвалид бала үстерәм. Россиядә бер генә табиб та генетик авыруга дәва булырлык дару бирә алмады. Үлгәнен көтеп утырыгыз дип әйттеләр. Ирем белән ДРКБ ишегалдында утырып еладык. Эзләнә башлагач, таптым. Шул продукцияләр белән баламны аякка бастыра башладым. Авызы кыегайган, селәгәе ага, бер авыз сүз әйтә алмый иде. Хәзер барысы да җайланды. ДРКБ генетигы безне шаккатып кабул итте. Мин сезне бу халәттә күрермен дип уйламаган идем», — ди. Мин БАДларга каршы, әмма алга китешегезне күреп, кулланыгыз ди әйтә алам. Мин хәзер балага айга 15 меңлек нанопродукция алам. Минем баладагы нәтиҗәләрне күреп, башкалар да куллана башлады», — дигән алар.

  • Блогер «челтрәвикләргә» каршы: «Дәүләтова рактан, Муллагалиева ковидтан дәвалый»
Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100