Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Сиринә Зәйнетдинованың бертуган сеңлесенең ире махсус операциядә һәлак булган

news_top_970_100
Сиринә Зәйнетдинованың бертуган сеңлесенең ире махсус операциядә һәлак булган
видеодан скриншот

Сиринә Зәйнетдинованың гаиләсе, якыннары бик зур хәсрәт кичерә. Аның бертуган сеңлесе Гөлинәнең тормыш иптәше махсус операциядә һәлак булган.

Кайгылы хәбәрне җырчы социаль челтәрләрдә җиткерде. «Рөстәм кияү, кем белгән соңгы очрашуыбыз булыр дип. И-и, белсәң иде ничек җибәрәсем килмәде үзеңне…

Сеңлемә, Рөстәмнең якыннарына Ходай күркәм сабырлыклар бирсен», – дип яза ул.

Җиңү бәйрәме алдыннан Сиринә Зәйнетдинова кияүләренең инде 12 декабрьдән бирле хәбәре булмауны әйткән иде. «Мин бүген көне буе елыйм, ничек җырлап чыкканмындыр. Рөстәмебез юк бит… 12 декабрьдән бирле хәбәрсез», – дип язды ул.

Сиринә Зәйнетдинова кияүләре белән хушлашу иртәгә иртәнге 8.00 сәгатьтә Балтач районы Көшкетбаш авылында булачагын хәбәр итә.

Сиринә Зәйнетдинованың сеңлесе Гөлинә ирен махсус операциягә озатканнан соң беренче тапкыр әни булды.

«Сеңлем Гөлинә беренче тапкыр әни булды. Кичә бөтен туганнарыбыз, якыннарыбыз белән җыйнаулашып бәби каршыладык. Кызганыч, киявебез генә сеңлем белән сабыен каршыларга кайтып җитә алмады. Отпускка бик көткән идек тә», – дип сөйләгән иде Сиринә Зәйнетдинова.

Рөстәмнең кечкенә улын да күрә алмыйча, бик яшьли арабыздан китеп баруы бик үкенечле…

Мәрхүмнең барлык туганнарының, якыннарының тирән кайгысын уртаклашабыз.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100