Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Сиринә Зәйнетдинова: «Бүген көне буе елыйм... Рөстәмебез юк бит...»

news_top_970_100
Сиринә Зәйнетдинова: «Бүген көне буе елыйм... Рөстәмебез юк бит...»
социаль челтәрләр

Сиринә Зәйнетдинова быелгы Җиңү көнен бик моңсуланып каршы алган. Башка Филармония артистлары белән Җиңү паркында чыгыш ясаганда, җырчыны бик авыр хисләр бәйләп алган. Моның сәбәбе дә бик җитди.

«Мин бүген көне буе елыйм, ничек җырлап чыкканмындыр. Рөстәмебез юк бит… 12 декабрьдән бирле хәбәрсез», – дип яза ул социаль челтәрдәге сторисларында. Җырчы Рөстәмнең үзе өчен кем булуын искәртмәгән.

Сиринә Зәйнетдинова «Интертат»ка сеңлесе Гөлинә һәм аның 3 иптәш кызының тормыш иптәшләре махсус операциядә булуы хакында сөйләгән иде. «Аларның ирләре барысы бергә хезмәт итә. Кызлар хәзер даими күрешеп, бер-берсенә терәк булып торалар», – дигән иде ул.

Ә Гөлинәнең тормыш иптәше махсус операциягә 2022 елда, мобилизация башлану белән үк, беренче дулкында киткән. Ире хәрби бурычын үтәгән вакытта, узган елның ноябрь аенда Гөлинә беренче тапкыр әни булды. Ләкин әтисе бәбине каршыларга кайтып җитә алмады. Сиринә Зәйнетдинова сеңлесен бәби тудыру йортыннан каршылау видеоларын «Солдат, сине улың көтә» хештэглары белән урнаштырган иде.

Рөстәмнең исән-сау табылуын теләп калабыз. Барлык гаиләләргә дә бары тик сөенечле хәбәрләр генә ишетергә язсын.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100