Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Сиринә Зәйнетдинованың сеңлесе әни булган: сабыйның әтисе махсус операциядә

news_top_970_100
Сиринә Зәйнетдинованың сеңлесе әни булган: сабыйның әтисе махсус операциядә
Фото: Сиринә Зәйнетдинованың шәхси архивыннан

Җырчы Сиринә Зәйнетдинова гаиләсендә зур сөенеч бар. Аның бертуган сеңлесе Гөлинә бәби тапкан. Шушы шатлыклы мизгелләр белән беррәттән яшь әнинең моңсуланыр урыны да бар. Чөнки кечкенә Сөләйманның әтисе бүгенге көндә махсус операциядә. Бу хакта «Интертат»ка Сиринә Зәйнетдинова үзе сөйләде.

«Сеңлем Гөлинә беренче тапкыр әни булды. Кичә бөтен туганнарыбыз, якыннарыбыз белән җыйнаулашып бәби каршыладык. Кызганыч, киявебез генә сеңлем белән сабыен каршыларга кайтып җитә алмады. Отпускка бик көткән идек тә.

Ләкин Гөлинәгә күңелсезләнергә ирек бирмәдек. Бәбине алып чыгарга Илзирә сеңлем белән мин, киявебезнең әтисе Габделфәрт кода, аның сеңлесе Бария апа, туганнан туган сеңелләре, килендәше килде. Җыйнаулашып, иптәш кызлары килеп җитте. Аларның барысының да ирләре бергә хезмәт итә. Кызлар хәзер даими күрешеп, бер-берсенә терәк булып торалар. Әниебез, ашарга пешереп, өйдә көтеп торды, - дип сөйләде Сиринә Зәйнетдинова.

Җырчы социаль челтәрләрдә бәби каршылауның видеолары белән «Солдат, сине улың көтә» хэштегы аша бүлешә. Сиринә Зәйнетдинова сүзләренчә, сеңлесе белән кияүләре 2014 елның мартында өйләнешкәннәр. Гөлинәнең тормыш иптәше махсус операциягә узган ел, мобилизация башлану белән үк, беренче дулкында киткән.

Без дә яшь әни белән бәбигә саулык-сәламәтлек, әтиләренең исән-сау әйләнеп кайтуын телибез. Сөләйман еламыйча, баһадир егет булып, әти-әнисенең тигез канаты астында үссен.

Комментарийлар (2)
Калган символлар:
  • 11 ноябрь 2023
    Исемсез
    Матур теләкләрегез өчен зур рәхмәт. Амин. Амин.
  • 10 ноябрь 2023
    Исемсез
    Исэн-сау кайтырга язсын!
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100