Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

ТМТV - 2021: Иркәнең эте, Төхвәтуллинның көйсез микрофоны һәм челтәрле күлмәкләр

«Казан ЭКСПО»ның Илһам Шакиров исемендәге концертлар залында ТМТВ премияләрен тапшыру тантанасының VI церемониясе үтте.

news_top_970_100
ТМТV - 2021: Иркәнең эте, Төхвәтуллинның көйсез микрофоны һәм челтәрле күлмәкләр
Салават Камалетдинов

Гадәттә, Казан уртасында булган тантана быел шәһәр читендә узды. «Пирамида»да урамнан ук сузылган кызыл келәм дә быел бина эчендә генә иде. Икенче яктан, каршы алучыларга урамда басып торасы түгел. Алай да юлга вакыт сарыф итәсе була. Айдар Галимов һәм Ришат Төхвәтуллин кебек самолетта килсәгез, урамга да чыгып тормыйча, туп-туры концерт залына килеп керер идегез.

«Казан ЭКСПО» эчендә — машинада йөрүче җырчылар

Бина эчендәге кызыл келәмгә дә йолдызлар машинада чыкты. Бу күренеш кызыл келәмнең бер традициясе инде. Кызыл келәм бина эчендә булгач, җырчылар тәпиләп тә килә алганнардыр инде. Машина йөртүче егет бер алга бара, бер артка бирә. Ничә тапкыр шушы кыска дистанцияне үтте ул. Арып беткәндер…

Башкалардан аермалы буларак, авырлы Лилия Хәйруллина кызыл келәмгә ванна халаты киеп һәм башына сөлге бәйләп чыкты. Халатын салырга да вакыты булмаган икән, шуның өчен кызыл келәмдә чишенде дә кыска итәкле кызыл күлмәктән калды. Иркә кызыл келәмгә сакчы егетләр һәм эттән башка чыгарга курыккан. Узган елда булган вакыйгалардан соң үзе генә йөрергә куркадыр ул… Хәтерләсәгез, аның машинасына да һөҗүм иткәннәр иде. Узган премиянең кызыл келәменнән Элвин Грей белән үткән иделәр алар. Элвин Грей янында булганда Иркә үзенә куркыныч янамавын тойгандыр. Эт белән чыгуны Иркә үзе дә шоу-бизнестагы тынычсызлык белән аңлатты. «Мине яратмаучыларны ул исләреннән сизә, барысының да исен иснәтеп карадык», — диде ул.

 Таныш һәм таныш булмаган исемнәр

Премияләр тапшыру тантанасын Татарстанның атказанган артисты Гөлназ Сәфәрова, Татарстанның халык артисты Искәндәр Хәйруллин, Айрат Ильясов һәм Рамил Шәрәфиев алып барды. Гадәттә, алып баручыларны хатын-кыз һәм ир-ат итеп парлаштырып куялар. Премияне алып барырлык тагын бер хатын-кыз таба алмаганнар булса кирәк.

Концертны Раяз Фасыйхов белән Алинә Шәрипҗанова башлады. Алинә - җырчыларның күбесе кебек «рядовой» гына түгел. Әгәр шоу-бизнеста чуалганнарга бер батальон кебек карасаң, ул командирның беренче урынбасары була алыр иде.

Башкортстан җырчысы Азалия Вәлиева татар телендә чыгыш ясаса да, тамашачыны башкорт телендә сәламләде.

Сәхнәдән бер яңа исем яңгырады, ул рус егете Роман Плеханов иде. Алып баручылар аны «Чып-чын рус егете», — дип атады. Акценты сизелмәде алай, молодец, Плеханов. 

Аннан соң күптән таныш булган Индива чыкты. Соңгы вакытта ул югалып торган иде: кияүгә чыкты, бала тапты… Югалып торса да, үз стиленә тугры калган, һинд стилендәге җыр башкарды. Татар эстрадасында һинд стилендә җырлаучы Әлфинә апа Әзһәмова бар. Билгеле булганча, Индива аның экс-килене. Җырчы кыз экс-кайнанасының стилен дәвам итә.

Номинацияләр уйлап табу авырлашкан

Ринат Рахматуллин чыгышы вакытында беренче тапкыр сәхнә тирәсендәге «төтенне» чыгардылар. Кинәт кенә булган тавыштан халык сискәнеп китте. Аннан соң Җиһангировларның «Без Ходай кулында» дип җырлавына изрәп утырганда тагын шул тавыш тетрәндереп җибәрде. Ничәдер җыр саен кабызып алдылар ул «төтенне», кеше йоклап китмәсен өчен булдымы шунда...

Быел премияләрне номинацияләргә бүлмәгәннәр. Барысы өчен дә номинация уйлап табу авыр булыр иде, дип шаяртты алып баручылар. Абау икән, әлегә кадәр 45ләп номинация бар иде бит, быел да лауреатлар саны әллә ни артмаган кебек. Аннан соң сәхнәдән: «Икенче ел номинацияләрсез уза», — дип әйтелде.

«Камаз» заводының директоры урынбасары итеп билгеләнгән Илмира Нәгыймова да чыгыш ясады. Билгеләнгән дип инде, алып баручылар шулай дип шаяртты. Илмира җырлаганда, биючеләр тамашачыга татар биюен бүләк итте. Туры килми инде менә. Безнекеләрнең бию уйлап табарга вакытлары калмый икән, татарча биюдә тукталалар. Җиңел бит.

Ике җыр башкаручы җырчылар

Беренче бүлектә Айдар Галимов кына ике җыр башкарды, ул антракт алдыннан булды, ә икенче бүлектә ике җыр башкаручылар күбрәк иде. Элвин Грей, Әнвәр Нургалиев, Иркә икешәр җыр башкарды. Аңлашыла: егетләрнең чыгышын халык көтеп ала. Ничек уйлыйсыз, ни өчен Иркә ике җыр башкарды икән? Татарстанның халык артистлары Зәйнәб Фәрхетдинова белән Нәфкать Нигъмәтуллин да берәр җырдан соң ук кереп киттеләр. Зәйнәб апа популярлашып килгәндә Иркә әле балалар бакчасына гына йөргән.

Ришат Төхвәтуллин да ике җыр башкарырга тиеш иде кебек. Ул чыкканда «Талларым» җырының аранжировкасы яңгырады, әмма микрофоны «подводить итте». Гадәттә, концертларда Ришат бары тик үз микрофоны белән генә чыгыш ясый. Бу юлы да ул шулай эшләргә теләгән иде, тик аппаратура аның микрофонын кабул итмәде. Аннан соң ул «Яратканым бер генә» җырын җырлады.

Онытып торам икән, кичәдә Әнвәр Нургалиевка Татарстанның атказанган артисты исеме тапшырылды. Җырчы дулкынланды, көтеп алынган бүләге турында күз яшьләре белән сөйләде.

Әле дә челтәрле күлмәкләр…

Ахырда шуны әйтәсем килә: җырчылар тамашачыларны ничек кенә шаккаттырырга белми. Мәсәлән, Айлин һаман да челтәрле итәкләре һәм ачык декольтесы белән шаккаттырырга тели бугай. Узган елгы челтәр түгел иде, ярый. Быел икенче бүлмәдәге пәрдәсен ураган. Гөлназ һәм Илсур Шәрипҗановлар исә, гомумән, сәхнә костюмы дип атый алырлык образда чыкмадылар. Болар да: «Шаккаттырыйк», — дигәннәрдер. Илназ Бах белән Гүзәл Идрисова күзлек киеп чыкканнар иде. Яшьләре барып, сәхнәдәге утларга түзәрлек чамалары калмаган микән?! Икесе дә сарылы-каралы кием кигән иде, «кояш кебек» булгач, бер-берсенең күзләре чагылыр дигәннәрме әллә…

Тамашачыга гадилек һәм матур җыр кирәк. Кием белән түгел, ә тавыш һәм моң белән шаккаттырсагыз иде, хөрмәтле җырчылар.



Галерея: "ТMTV” премияләрен тапшыру тантанасыннан фоторепортаж
Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100