Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Гөлназ Сәфәрова: «Урыныма башка хатын-кыз басса, икенче планга күчүдән курыкмыйм»

Быелгы TMTV премиясен Гөлназ Сәфәрова, Искәндәр Хәйруллин, Айрат Ильясов һәм Рамил Шәрәфиев алып бара.

news_top_970_100
Гөлназ Сәфәрова: «Урыныма башка хатын-кыз басса,  икенче планга күчүдән курыкмыйм»
Рамил Гали

Бүген «Казан ЭКСПО»да TMTV премиясе бара. Тамашаны Татарстанның атказанган артисты Гөлназ Сәфәрова, Айрат Ильясов, Татарстанның халык артисты Искәндәр Хәйруллин һәм Рамил Шәрәфиев алып бара.

Гөлназ Сәфәрова әлеге тамашаны бишенче тапкыр алып бара. «Тантана үзе алтынчы тапкыр уза. Бер елны премияләр тапшыру тантанасын җырчылар алып барган иде. Ул елны мине алып баручы булып сайламадылар. „Ник сез алып бармыйсыз?“ — дип сораучылар булды һәм төрле комплиментлар язганнар иде», — ди ул.

Татар эстрадасында популяр хатын-кыз алып баручылар ир-атларга караганда сирәгрәк. Гөлназ сүзләренчә, урынына башка хатын-кыз басып, икече планга күчүдән ул курыкмый. «Яшь алып баручылар булырга тиеш. Бездә кастинг үткән иде. Шушы кастингта җиңгән туташ бүген премияләр тапшыру тантанасының кызыл келәмдәге өлешен алып бара. Мине алып куйсалар, үпкәләмәячәкмен», — ди Гөлназ Сәфәрова.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100