Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Хәер-догада китте»: Хәмдүнә Тимергалиеваның өчесендә матур хатирәләр сөйләделәр

«Күз яшьләрсез тыңлап булмый, эх!» - дип яза Айгөл Бариева.

news_top_970_100
«Хәер-догада китте»: Хәмдүнә Тимергалиеваның өчесендә матур хатирәләр сөйләделәр
Рамил Гали

Мәрхүмә җырчы Хәмдүнә Тимергалиеваның өчесе дә узды. Бу турыда Айгөл Бариева инстаграмдагы сәхифәсендә хәбәр итте.

«Менә Хәмдүнә апабызның өчесе дә үтте… Кеше китә, җыры кала. Ышанып та, күнегеп тә, килешеп тә булмый. Сез мәңге безнең йөрәкләрдә чын, туры сүзле, гади, ихлас, ачык, зур шәхес, легендабыз. Бу якты хатирәләр монда истәлек булып калсын әле. Тыңлагыз әле, күз яшьләрсез тыңлап булмый. Эх!» — дип яза Айгөл.

Ашка җыелган ханымнар Хәмдүнә Тимергалиеваның исемен мәңгеләштерергә тәкъдим итә, җырчы турында хатирәләр сөйләшеп утыралар.

Мәҗлестә Хәмдүнә апага ярдәм иткән Алсу белән Илһамга рәхмәт белдерәләр. «Алсу бөтен җиремне чистартып китә. Мин король булып кына утырам. Илһам, Алсу, сездән бик риза булып китте, Арысланны бик ярата иде», — дип искә алалар.

«Хәер-догасын калдырып китте», — дип сөйлиләр.

Бервакыт концертта Сәидә Аппакова Хәмдүнә апаның «Галигә барам әле» җырын җырлавын сораган. Ул: «Сүзләрен оныттым, баянчым да юк», — ди икән. Аңа: «Үз тавышыңа „Галигә барам әле, Галигә барам әле“, дип әйт тә тыпырдап тор», - дигәннәр. Шуннан Хәмдүнә апа рәхәтләнеп көлгән.

Посмотреть эту публикацию в Instagram

Менә Хәмдүнә апабызның өчесе дә үтте... Кеше китә,җыры кала.. Ышанып та булмый,күнегеп тә булмый, килешеп тә булмый... Сез мәңге безнең йөрәкләрдә ЧЫН ,туры сүзле,гади,ихлас,ачык,ЗУР ШӘХЕС!ЛЕГЕНДАБЫЗ!!!! Бу якты хәтирәләр монда истәлек булып калсын әле... Тыңлагыз әле,күз яшьләрсез тыңлап булмый... Эх..... Илһам @ilkham.sharif ,сезнең гаиләңә,Гөлнара @kovcheg_kzn сиңа- барысы өчен зур рәхмәт! Хәмдүнә апабызның урыны Оҗмахта,Рухы шат булсын??❤

Публикация от Айгуль Бариева засл.артист РТ (@aigul_barieva)

«Аннары „Галигә барам әле“, дип башлады да, микрофонсыз җырлады. Халык шунда басып кул чапты», — дип искә ала Сәидә Аппакова.

Тинчурин театры артисты Әлфия Хәсәнова да Хәмдүнә Тимергалиева белән дус яшәвен искә ала. «Апаем, Ханна дип әйтергә бары тик синең генә хакын бар, диде. Дус яшәдек. Тик ир белән хатын да ачуланыша инде. Берьюлы мин театрдан пычак алып кайттым. Шуның өчен сүзгә килдек. Ул „минеке“, ди. Ә мин „театрдан мин алып кайттым“, дим», — дип сөйли Тинчурин театры артисты Әлфия Хәсәнова.

Шул сүзләрдән соң, Хәмдүнә апа пычакны алган да, җиденче кат тәрәзәсеннән урамга ыргыткан, дип искә алалар.

Хатирәләр язмасын инстаграмдагы карусельдән карап була.

  • Татарстанның халык артисты Хәмдүнә Тимергалиева 14 сентябрьдә 71 яшендә вафат булды. Соңгы юлга озатканда аңа Башкортстанның халык артисты исеме бирелү турында хәбәр ителде.
  • Тимергалиева Хәмдүнә Сәетгали кызы 1949 елда Башкортстанның Борай районы Котлыяр авылында туа. Уфа элемтә станциясендә монтер булып эшли. 1976-1987 елларда Татар дәүләт филармониясендә эшли. Репертуарында 1000ләп җыр бар, шулардан 200е татар халык җырлары.


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100