Хәмдүнә Тимергалиева белән хушлашу: «Мактаулы исемне иртәрәк бирергә кирәк булгандыр»

Бүген Казанда Татарстанның халык җырчысы Хәмдүнә Тимергалиеваны соңгы юлга озаттылар.

Дүшәмбе иртәсендә килеп ирешкән хәбәр бар татар дөньясын тетрәндерде. Хәмдүнә Тимергалиева вафат… Ничек инде? Ялгыштыр… Әле узган атнада гына Тукай районы Яңа Бүләк авылында Илһам Шакировка бюст ачылганда сөйләшеп тордык, кочаклаштык, ул җыр да башкарды. «Чаллыда җырлыйсым бар, туганнарым», — дип йөгереп чыгып киткән иде. Соңгы күрешү булган икән…

Бүген Казанда Габдулла Тукай исемендәге татар дәүләт филармониясендә Татарстанның халык артисты Хәмдүнә Тимергалиева белән хушлашу мәрасиме узды. Хәмдүнә апаның концертларындагы кебек, зал шыгрым тулы иде. Минем артта гына утырган олы апалар: «Кем уйлаган инде шулай буласын, 70 яшенә кадәр җырлаган башка җырчыбыз юк», — дип сөйләшеп алдылар. Бирегә җырчының иҗатташ дуслары, тамашачысы җыелган иде.

Милли Шура рәисе Васил Шәйхразиев Хәмдүнә апаны чит төбәк татарларының һәрчак яратып кабул итүләрен ассызыклады.

«Кичә татар дөньясы өчен зур кайгылы хәбәр алдык. Хәмдүнә апа Тимергалиева вафат булган. Шушы хәбәр дөрес булганын ишеткәч, Президентыбыз Рөстәм Миңнеханов иң беренчеләрдән булып: «Бу — татар халкы өчен зур югалту», — дип үз фикерен әйтте һәм туганнарының кайгысын уртаклашты. Чыннан да, Хәмдүнә апаның вакытсыз китүе безнең өчен зур югалту.

Хәмдүнә апа 1976 елда Казан филармониясендә солистка буларак үзенең хезмәт юлын башлап җибәрә. Ул кешелеклелеге, көчле тавышы, тырышлыгы ярдәмендә тиз арада зур авторитет яулап ала. Иң мөһиме — аның үз тамашачысы барлыкка килә. Хәмдүнә апа: «Иң зур байлыгым — минем тамашачым. Башымны ия-ия, иң зур рәхмәтемне тамашачыма белдерәм, чөнки беренче көннән алып ул мине хуплады. Без бер-беребездән башка яши алмыйбыз», — дип әйтә иде. Бу сүзләр аның йөрәгеннән чыккан.

«Татарстаннан нинди җырчыны алып килик?» — дигән сорауга башка төбәкләрдә яшәгән татар халкы: «Мөмкин булса, Хәмдүнә апаны алып килегез әле», — диләр иде. Хәмдүнә апа һәр җырлаган җырын йөрәгеннән чыгарып, тамашачыга багышлый иде. «Алла теләсә, тагын әйләнеп кайтып, бергә җырларбыз», — дип һәр тамашачыга рәхмәтен белдереп, өмет биреп, елмаеп чыгып китә иде», — дип сөйләде Милли Шура рәисе Васил Шәйхразиев.

Хәмдүнә Тимергалиевага вафатыннан соң Башкортстанның халык артисты исеме тапшырылды 

1991 елда Хәмдүнә Тимергалиевага Татарстанның халык артисты дигән исем бирелгән. Бүген, соңгы юлга озатканда, аңа Башкортстанның халык артисты дигән лаеклы исем тапшырылды. Башкортстан Республикасы мәдәният министрының беренче урынбасары Рәнис Алтынбаев әлеге бүләкне туганнарына тапшырды.

«Хәмдүнә апа Башкортстан Республикасы Борай районында туып, 44 ел Татарстанда яши. Дөньяда яшәгән татар һәм башкорт халкы арасында үзенең җыры, моңы белән танылды. Аны Башкортстан халкы да ярата, чөнки гастрольләре гел булып торды. Бу бик авыр кайгы, югалту. Февральдә Башкортстан Республикасы җитәкчесе аңа Башкортстанның халык артисты исемен бирү указына кул куйган иде. Әмма коронавирус сәбәпле, әлеге исемне бирә алмадык, ләкин бүген әлеге зур лаеклы бүләкне аңа тапшырабыз», — дип сөйләде Рәнис Алтынбаев.

Мактаулы исем бирелү турында карар 2020 елның башында ук кабул ителгән, әмма җырчы үзе моны белмәгән генә. Ни өчен тапшырылмаган? Бу сорауга әле җавап юк.

Хәмдүнә апа белми калды шул, шатланган булыр иде. Бу бүләкнең вафатыннан соң гына тапшырылуы халыкта да ризасызлык уятты. Социаль челтәрләрдә: «Вакытында биреп булмый идеме?», «Күптән бирергә кирәк иде», «Бу турыда иртәрәк уйларга булган», «Хәмдүнә апа әллә кайчан башкортларның да, татарларның да халык артисты», — дип язучылар булды.

Башкортстанның Борай район үзәгендәге бер урамга Хәмдүнә Тимергалиева исеме биреләчәк 

Татарстан Республикасы мәдәният министры урынбасары Ленар Хәкимҗанов Хәмдүнә апаның исемен мәңгеләштерү өчен барлык эшләрнең дә башкарылачагын әйтте. «Татар халкы өчен зур югалту булды бу. Хәмдүнә апа туры сүзле, фикерле, хәрәкәттә, тормыш эчендә кайнаган шәхес иде. Соңгы көннәренә кадәр халык мәхәббәтен саклап калган җырчыбыз. Ул татар җыр сәнгате тарихында мәңгегә калачак. Киләсе буыннарга аның истәлеген тапшыру өчен барлык эшләрне башкарырбыз», — дип сөйләде ул.

Башкортстан республикасы Борай районы башлыгы урынбасары Гимир Нуретдинов Башкортстанның Борай район үзәгендәге бер урамга Хәмдүнә Тимергалиева исеме биреләчәк әйтте.

«Ул якташлары белән һәрвакыт элемтәдә булды. Җырлары белән халкыбызга нур сибеп яшәде. Җырлары аша Борай җирен, безнең халыкны күкләргә күтәрде. Хәмдүнә апаның истәлеген мәңгеләштерү йөзеннән, Борай районы үзәгенең бер яңа урамына аның исемен бирергә дигән карарга килдек. Кечкенә авылдан чыккан гади кызны якын итеп, аның иҗатын яратып, олы дәрәҗәгә күтәргән Татарстан халкына, җитәкчелегенә район халкы исеменнән зур рәхмәтләребезне җиткерәбез», — диде ул.

Айдар Фәйзрахманов: «Мактаулы исемнәрне иртәрәк бирергә кирәк булгандыр»

«Бу ел бик авыр килде. Халкыбызның танылган уллары-кызлары китеп бара. Хәмдүнә татар халкының бик күп югалган җырларын гомерле итте. Бу — җырчы өчен иң зур күрсәткечнең берседер. Мактаулы исемнәрне иртәрәк бирергә кирәк булгандыр. Шул сәбәпле күңелдә четрекле авырлык калды. Без аны Илһам Шакиров премиясенә тәкъдим итүебезне үзенә әйткән идек. Ул бу хәбәрне шулкадәр шатланып кабул иткән иде, әмма Аллаһы Тәгалә язганнан тайпылып булмый. Авыр туфрагың җиңел булсын, Хәмдүнә…» — диде Татарстан дәүләт филармониясенең сәнгать җитәкчесе Айдар Фәйзрахманов.

«Хәмдүнәкәем, бәхил бул»

Хәмдүнә Тимергалиеваның бертуган абыйсы Фәнәви әфәнде сүзен бик зур авырлык белән башлады. Күзләренә тулган яшь тамчылары әкрен генә аска таба тәгәрәштеләр.

«Сөйләргә бик авыр. Шушы авыр вакытта Татарстанда, Башкортстанда яшәүче халыкның кеше кадерен белүләрен тою рәхәтлек бирә. Кулыннан килгән кеше бу бөек халыкка хезмәт итәргә тиеш. Хәмдүнә, халыкка хезмәт күрсәтә алгач, бәхетле булган. Сезгә, аны үзегезнең кызыгыз итеп кабул итеп, үзен күрсәтергә ирек биргәнегез өчен, рәхмәт. Аңа эш башлаганда ярдәм иткән, фатыйха биргән җитәкчеләргә, аны аңлаган халкына, сәнгать әһелләренә рәхмәт. Аның алар белән бергә эшләгәне белән мин горурланам. Хәмдүнәкәем, бәхил бул!» — диде ул.

Рамил хәзрәт Юныс Хәмдүнә Тимергалиева рухына дога кылды. Бөтен халык, алкышлап, Хәмдүнә апаны «Курган» зиратына озатты, соңгы юл… Кара машина кузгалып китүгә яңгыр ява башлады…

«Курган» зиратында яңгыр башланмаган иде әле. Хәмдүнә апаны җир куенына тапшырдылар. Ул яңа зиратта ялгызы гына әле. Зират читендәге агачлар өстендә, түбәнгә генә салават күпере чыккан иде, аннан соң озата килгән яңгыр сибәләргә тотынды

Гүзәл Идрисова: «Андыйлар гасырга бер генә туа»

Мин «Ай җаный» җырын үз репертуарыма алдым. Хәмдүнә апа тәнкыйтьләр дип бик курыккан идем. «Сеңлем, бик матур ясагансың, тагын шулайрак итеп җибәрсәң, минеке төсле үк чыгачак», — дип хуплаган иде. Гримеркада һәрвакыт үз киңәшләрен бирә, туры итеп әйтә иде. «Үз тавышыгыз белән җырлагыз, халыкны алдарга ярамый», — дип өйрәтте. Аның кебек эксклюзив тавышлы артистлар башка булмас. Андыйлар гасырга бер генә туа. Нинди генә хәлдә булмасын, ул бөтен көчен җыеп, чыгыш ясый иде, — диде Гүзәл Идрисова.

Рифат Зарипов: «Ут кеше иде ул»

Хәмдүнә апа зур хәрефтән кеше иде. Ут кеше иде ул. Авырлыкларны юмор аша җиңәргә тырышты, тик алар йөрәккә үтә бит. Ул барысын да үзе белән алып киткәндер. Шаярып сөйләшергә ярата иде, миңа «сөяк» дип әйтә иде. «Сөяк, кыерсытсалар миңа әйт, сугышка икәү барабыз», — дия иде. Соңгы тапкыр «Солянка»да күрешкән идек. «Хәл авыр әле, концертлар бармый», — дип сөйләп тора идем. «Апаем, беркайчан да зарланма, авызыңда кан булса да төкермә, йот син аны, синең өчен беркем дә борчылмый», — дип әйтте, — диде Рифат Зарипов.

Резидә Төхвәтуллина: «Соңгы сулышыма кадәр аның стилендә җырларга тырышачакмын»

Мин «Татар җыры — 1988» конкурсында Хәмдүнә апаның җырын башкарып, дипломат булган идем. «Күгәрчен», «Ялгыз каен» җырларын башкардым. Мин икенче Хәмдүнә буларак сәхнәгә килеп кердем. Шулай да, мин ул әйбердән китү юлын карадым, чөнки шәхес булу өчен икенче Хәмдүнә булырга кирәкми. Безнең юллар һәрвакыт бергә барды. Хәмдүнә апа кебек җилле кеше юк. Аның китеп баруы да нәкъ тормыштагы кебек булды. Ул — гаҗәеп шәхес һәм минем өчен иң халыкчан җырчы. Мин соңгы сулышыма кадәр аның стилендә җырларга тырышачакмын, — диде Резидә Төхвәтуллина.

Гөлназ Сәфәрова: «Хәмдүнә апа гел заманча булырга тырышты»

Хәмдүнә апаның китеп баруы шундый кискен булды. Без «Театраль солянка»га әзерләнә идек. Ул төп рольдә иде. Әле менә җомга көнне генә репетиция ясадык. «Менә шушы сүзләрне әйбәтләп ятла, Хәмдүнә апа», — дигән идем. «Ятлыйм, бу бомба булачак. Эшләп чыга алырбыз микән?» — диде ул. Мин: «Әлбәттә, эшлибез», — дидем. Дүшәмбе киләсе репетициябез булырга тиеш иде. Ә безгә шундый хәбәр килде…

Ул яшьләр белән бергә бер дулкында иде, аңлый иде. Ул: «Нәрсә инде бу?» — диюче «колхоз» булмады, беркайчан кеше сөйләмәде. Җомга көнне репетициягә яшьләр стилендәге кофта кигән идем. Аның эчке ягы тышта иде, ягъни «наизнанку». «Нәрсә инде бу? Дөрес кимәдеңме?» — дип йөрер иде кайберәүләр. Ә анда бу әйбер юк иде. «Вау, Гөлназ, менә кофтаң! Миңа да мондыйны алырга кирәк әле», — диде. Ул яңалыкны күрә, креатив булуның нәрсә икәнен белә иде. Хәмдүнә апа гел заманча булырга тырышты. «Гөлназ, минем кроссовкаларым ничек?» — дип сорый иде. Ул модный кроссовкалар алып кигән иде. Беркайчан да пенсионерлар кебек мескенләнеп, искелек корбаны булмады, күңеле белән дә, киенүе белән дә яңалыкка омтылды.

Аннан соң ул яшьләрне бик яратты. «Яшьлек — үзе матурлык», — дия иде. «Гөлназ, син шундый матур, син молодец. Тагын берәр проект эшлә, башың эшли бит», — дип гел мактый белде. Ул ялагайлана белмәде. Аңа ошамый икән, ул бәреп әйтте, буш сүз белән мактамый иде, бары тик чын күңеленнән сөйләде. Ул супер психолог булды, кешегә канат куя, аны алга алып бара белде һәм, әлбәттә, эш сөючән иде.

Җомга көнне репетициягә килеп утырды. Чәршәмбе икебез дә төнлә эшләгәнбез, минем хәлем юк. Хәмдүнә апа: «Әйдә, эшлибез, уянабыз хәзер», — дип янып утыра иде. Яндырып яши торган хатын иде. Бәхетле үлем дип әйтер идем. Ул беркайчан да өйдә утырырга яратмады. «Мине чакырып торсыннар иде, җырлап торсам иде», — дип йөрде. Менә шулай җырлый-җырлый, концертлар арасында китеп барды. Хәмдүнә апаны хөрмәт итмәгән кеше булмагандыр, ул чын кеше иде, — диде Гөлназ Сәфәрова.

Рөстәм Асаев: «Сәхнәдә Хәмдүнә апа — патшабикә»

Хәмдүнә апа белән мин 2002 елдан таныш. Беренче танышуым Уфада булды. Ул вакытта «Шәрык» радиосы татар-башкорт эстрадасы җырчыларын җыеп концертлар бирә иде. Уфа концертында халыкның Хәмдүнә апаны күтәреп алганын күргән идем. Шундый көчле энергетика иде анда, шаккатырган иде шуның белән. Сүз дә юк, сәхнәдә Хәмдүнә апа — патшабикә. 2016 елда үземнең туган авылга Сабантуйга Хәмдүнә апаны үз машинама утыртып алып кайткан идем. Бик кызыклы юлчы булды ул, юл тиз узды. Авылдашларны җырлары белән куандырып, гөрләтеп киткән иде, шуңа мин бик рәхмәтле, — диде Рөстәм Асаев.

Люция Мусина: «Аяк киемемне Хәмдүнә апа төсе итеп кадерләп киярмен»

Хәмдүнә апа hәрвакыт башка кешене күтәрә, үзенең киңәшен биреп, җылы сүзен әйтә белде. Ул безнең легендар җырчыбыз иде. Аның җырлары мәңге йөрәгебездә сакланыр. «Солянка» концертында бер ханым миңа туфли бүләк итте, аны сәхнә артына кереп киеп карагач, ул миңа зур булып чыкты. Хәмдүнә ападан: «Менә бу туфли сезгә ярамыймы?» — дип сорадым. Ул киеп карады да: «И-и, бу миңа ярый икән бит, бик җайлы, матур туфли икән, — диде. "Ә мин сиңа икенчене, үзеңә туры килгән туфли бирермен», — диде. Икенче көнне ул искиткеч босоножки алып килде, ләкин кызганычка, аларны киеп, Хәмдүнә апа белән бергә концертларда катнашырга насыйп булмаган. Хәмдүнә апа төсе итеп кадерләп киярмен, Алла бирсә. Рәхмәт Хәмдүнә апа, — диде Люция Мусина.

Гөлдания Хәйруллина: «Ул мине гел мактый иде»

Хәмдүнә апа белән Дәүләт җыр һәм бию ансамблендә очраштык. Аңа кадәр концертларын карарга бара идем, иң яраткан жырчыларымның берсе иде ул. Мин эшкә урнашкан гына идем, аны да эшкә ансамбльгә җибәргәннәр икән. Әй, рәхәт итеп сөйләшеп тә утырдык шул вакытта. Аннан, мине еш кына Хәмдүнә апа белән бутыйлар. Хәмдүнә апа белән көлешеп сөйләшә идек. «Сеңлем, миңа язып җибәр әле, китап яза башладым», — дигән иде. Узган ел Себергә баргач, машинадан төшеп килә идем, безне каршы алган бер егет: «Хәмдүнә апа, кая, үзегезне күтәреп төшерим әле», — дип машина ишеге янына килгән.

Бик тә киң күңелле, шаян, ярдәмчел кеше иде. Бөтен кешегә шок ясады бу хәбәр. Урыны оҗмахта булсын.

Бер елны безнең авылга концерт белән килгәннәр иде. Әни бәлеш пешерде, бөтен төркемен өйгә кунакка чакырды. Шуны гел онытмый иде: «Әниең ни хәлдә? Ай, бәлеше тәмле булган иде», — дип һәрвакыт искә ала иде, - диде Гөлдания Хәйруллина.

Фән Вәлиәхмәтов: «Ул җырчылар арасында, бәлки, бердәнбер чиста, саф күңеллеседер»

Иртәрәк китте шул. Рәхәтләнеп җырлый торган чагы иде. Бүген менә күңел урынында түгел. Чын җырчы иде. Күбесе фонограммага җырлап, кеше алдап йөри, ул андый булмады. Гадел, туры сүзле иде. Ул җырчылар арасында, бәлки, бердәнбер чиста, саф күңеллеседер. Барысын да әйтеп бирә иде, күңелендә кер йөртмәде, кулымны йөрәккә куеп әйтәм. Без сөйләшеп туя алмый идек. Татар халкы өчен бу - зур югалту, - диде Фән Вәлиәхмәтов.

Нәзифә Кадыйрова: «Бер-беребезгә олы хөрмәт белән карадык»

Хәмдүнә апа ачык, саф күңелле, туры сүзле, ярдәмчел булды. Шатлыкларыбыз белән уртаклашып яшәдек. 1980нче елларда концертларда бергә йөри идек. Шул вакыттан бик яхшы аралаштык, күп җырларыбыз уртак булды. Мин Башкортстанда башлап җырлыйм икән, ул Татарстанга тарата, мин аның җырларын Башкортстанга тарата идем. Без бер-беребезгә олы хөрмәт белән карадык. Ул бал корты кебек тырыш булды. Безнең арада дуслык нык булды, - диде Нәзифә Кадыйрова.

Винарис Ильегет: «Әни урынына булды»

Бу ел минем өчен бик авыр булды. Башта әни үлде. Аннан соң әни урынына Хәмдүнә апа калды. Хәзер Хәмдүнә апа да китте. Дөресен әйткәндә, һаман да ышанмыйм. Ул миңа күп булышты, юл күрсәтте, эшләргә өйрәтте. Соңгы тапкыр җомга көнне репетициядә күрешкән идек. Дүшәмбе очрашырбыз дип сөйләшкән идек, иртән үк шундый хәбәр килде… - диде Винарис Ильегет.

Хәмдүнә Тимергалиеваның якыннарының авыр кайгысын уртаклашабыз. Легендар җырчыбызның авыр туфраклары җиңел, урыны оҗмах түрендә булсын!

Хәмдүнә Тимергалиеваны соңгы юлга озату - фоторепортаж