Хәмдүнә Тимергалиеваның васыяте: «Иҗатым тере вакыттагы кебек гөрләп торсын, диде»

Бүген Татарстанның халык артисты Хәмдүнә Тимергалиева вафат булды. Җырчы турындагы якты истәлекләрне «Интертат» барлады.

Айдар Фәйзрахманов: «Ул беркайчан да тамашачы алдына әзерлексез чыкмады»

«Мин Хәмдүнә Тимергалиева турында күп сөйли алам, чөнки аны сәхнәдәге беренче адымнарыннан беләм. Хәмдүнә татар моңын сөючеләр күңелендә тирән эз калдырды. Аның башкаларга охшамаган үз репертуары бар иде. Ул беркайчан да тамашачы алдына әзерлексез чыкмады. Барлык музыкаль әсәрләрне Хәмдүнә югары дәрәҗәдә башкара иде.

Шулай ук аның һәрвакыт үз фикере булды. Ул туры сүзле иде. Җырчыларга үз бәясен бирә белде.

Менә хәзер мин ул вафат булган йорт янында торам… Аның иҗаты, җырлары, һичшиксез, сакланыр. Быел Кәбисә елы, югалтулар булып тора. Кайгы-хәсрәтләр насыйп итмәсен иде», — дип сөйләде Татарстанның халык артисты Айдар Фәйзрахманов.

Айдар Галимов: «Хәмдүнә Тимергалиева гайрәтле, үз эшенә тугры булган шәхес иде»

«Бүген Түбән Камадан иртән генә кайтып җиттем. Уянсам, шушы хәбәрне ишеттем. Көн дә караңгыланып киткән кебек булды. Хәмдүнә апа белән соңгы тапкыр «ТМТВ» каналының премия тантанасында күрештек. Әмма ул очрашуыбыз бер дә соңгысына охшамаган иде. Интервьюлар бирдек, фотога төштек, сөйләштек-көлештек.

Әле Хәмдүнә апа миңа шушы очрашуыбызда саклап йөрткән фотографиясен бирде. Ул фотоны Хәмдүнә апага Магнитогорск шәһәрендә биргәннәр икән. Ул аны саклап йөртеп, миңа алып килде. Ул фото биш ел элек ясалган, хәзер дә өстәлемдә ята.

Ул уникаль кеше булды. Аның тавышы, иҗаты беркемнекенә дә охшамаган. Хәмдүнә Тимергалиева гайрәтле, үз эшенә тугры булган шәхес иде! Ул соңгы көннәренә кадәр популяр булды, эштән бер дә өзелмәде. Тамашачы мәхәббәтен тоеп яшәде. Бәхетле кеше булды! Олыны — олы, кечене кече итә белде.

Без бик күп шәһәрләр буенча «Дуслык күпере» проекты белән йөрдек. Автобуста кысылып йөри идек. Хәмдүнә апа беркайчан да зарланмады. Һәрвакыт риза булып, көлде, шаярды. Һәм яшьләргә үрнәк булсын: ул һәр концерт алдыннан репетиция ясый иде. Үз эшенә, концертларга җаваплы карый белде. Ул чын мәгънәсендә халык артисты! Бәлки хатын-кыз бәхете аңа җитеп бетмәгәндер, ялгыз булды бит. Әмма җырчы буларак ул бик бәхетле булды. Соңгы көннәренә хәтле сәхнәдә балкыды. Ул йөрәкләрдә мәңгегә калачак. Бәлки аны кадерләп бетермәгәнбездер дә…Хәзер менә, мәңгелеккә китеп баргач, аның бөеклеген аңлыйбыз», — дип сөйләде Татарстан һәм Башкортстан республикаларының халык артисты Айдар Галимов.

Зәйнәб Фәрхетдинова: «Аның үз йөзе, үз җыры булды»

«Без 30 августта күрешкән идек. Бик матур гына йөри иде бит…

Юлларда йөргәндә үзенең күргәнен сөйләде, дүрт еллар элек: «Мин әти кызы, әти мине гел үзе белән йөртә иде», — дип сөйләгән иде.

Авыр туфрагы җиңел булсын! Аның үз йөзе, уз җыры булды!» — дип сөйләде Татарстанның халык артисты Зәйнәб Фәрхетдинова.

Айваз Садыйров: «Ул ачык, көчле, намуслы, эчкерсез иде»

«Хәмдүнә апа белән соңгы тапкыр аның туган көне — 24 май көнне күрештек. Бу — пандемиянең котырган вакытлары иде. Без бик озаклап, тәмләп сөйләштек. Ул ихластан куанып: «Шушы көндә миңа шалтыраталар, искә алалар», — дигән иде. Аралашкан вакытта: «Киленнең көе ничек?» — дип сорады. Ул мине башлы-күзле булуым белән иң беренчеләрдән булып котлаган иде. Минем өйләнәсемне белгәч үк: «Никахка да, туйга да киләм», — диде. Бергәләп никахка Арчага кайттык, туебызны Казанда үткәрдек. Ул безнең шушы бәйрәмнәргә сөенгән иде.

Хәмдүнә апа халык алдында нинди иде, тормышта да шундый булды. Ул ачык, көчле, намуслы, эчкерсез иде. «Бер яшьлектә, бер картлыкта», «Картаясы килми һич тә» — аың халәте менә шушы җырларга туры килә иде. «Хәмдүнюша» — беренче чиратта, аның теләге белән туган проект. Бу проектны аңа башта уен буларак кына тәкъдим иткән идек. Әмма ул, беренче видеосын төшергәч, күргән саен: «Әле тагын кайчан төшерәбез?» — дип сорый иде. 24 май көнне дә: «Пандемия беткәч, эшлибезме соң, Айваз? Яшьләр мине үзләренеке итеп күрәләр» — диде. Урының оҗмах түрләрендә булсын, Хәмдүнә апа!» — диде алып баручы Айваз Садыйров.

Мөнир Рахмаев: «Ул аның соңгы концерты булган, димәк…»

«Без тыгыз элемтәдә тора идек. Хәмдүнә Тимергалиева — ул бомба, позитив! Ул беркайчан да эштән курыкмый иде, һәрвакыт «темада» иде. Урынлы киңәш бирә белде. Кайчак усалрак та булды. Аның сүзенә күпләр колак сала иде, чөнки ул метрлар арасында берүзе калган иде. Аның кебекләр татар җырына сулыш бирде.

Үзенең яшенә, авыруына карамастан, ул сәхнәдә бии иде, гел балкып торды. Миңа: «Мөниркәем», — дип эндәшә иде. Аның үзенә генә хас шаяртулары булды. Хәмдүнә апа һәрвакыт: «Яшим әле», — дия иде. Ул хәзер дә популяр һәм һәрвакыт популяр булачак, чөнки Хәмдүнә Тимергалиева үз эзен тарихта калдырды. Аңа Россиянең халык артисты исемен бирсәләр, яхшы булыр иде. Кайда гына бармыйк, аны һәрвакыт аягүрә басып каршылыйлар иде. Юбилей концертын да үткәрдек. Ул аның соңгы концерты булган, димәк… Без аны һәрвакыт исебездә тотачакбыз. Авыр туфрагы җиңел булсын!» — дип сөйләде Мөнир Рахмаев.

Алмаз Хәмзин: «Алдан концерт әзерләп йөрүче булып эшләде»

«Хәмдүнә белән без Филармониядә бергә эшләдек. Туры сүзле, дусларына карата тугры иде. Тавышы да, репертуары да үзенчәлекле булды. Тегенди-мондый җырлар җырламады, сәхнәгә чыкса, бер спектакль куйды. Ул зур иҗатчы, сәнгатьтә зур фигура иде. Хаклык өчен җанын-тәнен бирергә риза иде ул.

Вафирә Гыйззәтуллина төркеменә килгән иде яшь чагында. Алдан концерт әзерләп йөрүче булып эшләде. Аңа җырларга рөхсәт итми башлаганнар иде, шуңа күрә бригадир булды. Күрәсең, җитәкчеләргә тозсыз сүз әйткән булгандыр. Ул елларда Хәмдүнә «Җомга көе»н башкара иде. Ул җырда әхлаксызрак, хулиганлырак мотив бар дип әйтелеп килде. Шулай да, халык шушы җырны кабул итте. Миңа: «Аны җырлата күрмә», — диләр иде. Әмма мин аны барыбер концертта җырлата идем. Хәмдүнә үз эзен калдырган зур җырчы булды. Иртәгә, Аллаһ боерса, озатырга барасы иде», — дип сөйләде алып баручы, юмор остасы Алмаз Хәмзин.

Нурзадә: «Кунакка чакырды, ә без дөнья куабыз…»

«Хәмдүнә апа турында җылы, матур истәлекләр миндә. «Яшьлегем чишмәләре» проектында аның турында тапшыру ясаган идем. Аның үзенә дә шушы тапшыру бик ошаган иде. Күрешкән саен: «Ой, шундый рәхәт тапшыру булды ул. Ниһаять, шәхси тормышым турында теләсә нинди сораулар бирмичә, бары тик иҗатым хакында гына тапшыру ясадык. Апаем, рәхмәт», — дип, кочаклый иде.

Ул олы йөрәкле кеше иде! Һәр кешене үзенчә якын күрә белә иде ул. Җәйнең урталарында аның белән телефоннан сөйләшеп алдык. Кунакка чакырды ул мине, ә без дөнья куабыз… Кем уйлаган менә шулай буласын. Туган көне белән котлап шалтыратканда да, бакчасына чакырган иде. Шунда барып килгән булсам… Бармадым, хәзер үкенәм. Мин аны озак еллар яшәр дип уйлаган идем. Аның бит һәрвакыт энергиясе ташып торды. Урыны оҗмахта булсын, амин», — дип сөйләде Татарстанның атказанган артисты Нурзадә.

Кирам Сатиев: «Рабит Батулла әйтмешли, халкыбызга, милләтебезгә хезмәт иттек»

«1978 елда Хәмдүнә Тимергалиева белән „Татарстан“ радиосына „Гармун моңнары“ җырын яздырдык. Ул җыр әле һаман да радио фондында саклана. Бу минем беренче язмам булды. Соңыннан Габдулла Тукай исемендәге филармониядә гомер буе бергә эшләдек. Рабит Батулла әйтмешли, халкыбызга, милләтебезгә хезмәт иттек. Аның турында бары тик яхшы фикерләр генә әйтә алам. Аны халык үзе күтәрде, яратты. Без, аның хезмәттәшләре дә, аны үз иттек. Соңгы елларда Филармония каршындагы „Илһамият“ төркемендә бергә эшләдек», — дип сөйләде Татарстанның халык артисты Кирам Сатиев.

Разил Вәлиев: «Ул халык җырчысы булды»

«Әле берничә көн элек кенә без — бер төркем иҗат әһелләре — Илһам Шакировның туган авылы Яңа Бүләккә барган идек. Безнең белән атаклы җырчыларыбыз да бар иде. Алар арасында Хәмдүнә Тимергалиева да булды. Биредә без Хәмдүнә белән фикер алыштык, сөйләштек. Ул үзен бик яхшы хис иткән кебек тоелды миңа, елмаеп, көлеп йөрде. «Озакламый китабым чыга», — дигән иде. Китап чыккач, аны тәкъдим итү кичәсенә бергә җыелырга уйлашкан идек.

Хәмдүнә Тимергалиева: «Илһам Шакиров мине җырларга өйрәтте», — диде. Әгәр дә: «Халык җырчысы нинди булырга тиеш?» — дип сорасалар, әлбәттә, «Илһам Шакиров, Рәшит Ваһапов, Гөлсем Сөләймановалар кебек», — дияр идем. Һәм, әлбәттә, шуларның рәтендә Хәмдүнә Тимергалиева да бар. Ул ниндидер карар ярдәмендә генә халык җырчысы булган җырчы түгел. Хәмдүнә халык тарафыннан кабул ителгән халык җырчысы. Татар яшәгән кайсы гына төбәккә барма, аны беләләр.

Ул шул кадәрле гади һәм ихлас иде. Туфан Миңнуллинның әйткән сүзләре бар иде: «Иҗат кешесен ике нәрсә таныта ала: беренчесе — Аллаһы Тәгалә биргән сәләт, икенчесе — ихласлык». Менә Хәмдүнә Тимергалиевада талант та, тавыш та һәм ихласлык та бар иде. Нинди генә сәләтең булмасын, әгәр ихлас булмасаң, сине халык беркайчан да үз, якын итми.

Хәмдүнә эчкерсез сабый бала кебек: ул тиз генә үпкәли, ачулана һәм тиз арада суына иде. Аны халык яратты! Ул беркайчан да зарланмады. Берсендә: «Шушы пычракта авылдан-авылга концерт куеп йөрергә авыр түгелме соң сиңа?» — дип сорагач: «Разил, минем язмышым, тормышым шундый. Мин үзем дә авылда туып үстем», — диде. Ул халык җырчысы булды. Һәм безнең күңелләрдә ул халык җырчысы булып истә калыр», — дип сөйләде шагыйрь Разил Вәлиев.

Илһам Шәриф: «Аның иҗаты тере вакыттагы кебек гөрләп торсын иде»

«Кичә сәгать төнге унбердә сөйләштек. „Иртәгә иртәнге тугызда килеп җитәм, әзер булып тор“, — дидем дә бер-беребез белән саубуллаштык. Аның хәле әйбәт иде… Кинәт китеп барды. Соңгы көннәрдә бик күп планнар кора идек. Әмма берсендә: „Үлә калсам, Казанда җирләгез, иркенләп ятыйм, мине синнән башка беркем дә карамаячак“, — диде. Зур итеп һәйкәлләр куярсың, дигән иде. Ул минем Казан әнием булды. Китабы да чыкты. Ун ел дәвамында әзерләндек, әмма үзе генә күрми калды. „Мине онытма, халык та онытмасын“, — дия иде. Аның иҗаты тере вакыттагы кебек гөрләп торсын иде. Аның васыяте шул!» — дип сөйләде Хәмдүнә Тимергалиеваның туганы Илһам Шәриф.