Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Хәмдүнә Тимергалиева: «Иман — калебемдә, Аллаһы Тәгалә — йөрәгемдә»

Татарстанның халык артисты Хәмдүнә Тимергалиеваның төрле елларда биргән интервьюларыннан иң кызыклы фикерләрне бер язмага тупладык.

news_top_970_100
Хәмдүнә Тимергалиева: «Иман — калебемдә, Аллаһы Тәгалә — йөрәгемдә»
Рамил Гали

Хәмдүнә апа Тимергалиева 2018 елның «Татар җыры» фестивале вакытында «Интертат» хәбәрчесе белән сөйләшә. Шул вакытта үзенең автобиографик китап язуы турында әйтә:

Үземнең тормыш һәм иҗат юлым хакында автобиографик китап язам. Шактый катлаулы эш икән, кайчан әзер булачагын әле әйтә алмыйм. Үзем турында бик күп начар һәм нахак сүзләр, гайбәтләр ишетергә туры килде. Шуларга нокта куярга телим, чынбарлык кына булачак. Укучылар өчен кызыклы һәм гыйбрәтле итеп әзерләргә тырышам. Бәхетне дә күрдем, тормышның ачысын-төчесен дә җитәрлек татыдым.

Тормыш мине еламаска өйрәтте. Заманында минем уңышларымнан көнләшкән, аяк чалырга теләгән кешеләр күп булды. Әлеге басмада үземне нахакка рәнҗеткән кешеләрнең исемнәрен күрсәтергә теләгән идем. Әмма аларның күбесе гүр иясе инде. Шуңа күрә үлгән кешеләрнең рухын рәнҗетергә кирәкми. Матур күренеш булмаячак. Үткәндә калсын алар. Мин — җырчы, тамашачы күңелендә матур булып сакланып калырга телим. Ничек бар, шундый итеп истә калдырсыннар. Аллаһы Тәгалә тамашачы мәхәббәтеннән генә аермасын, — ди ул әлеге әңгәмәсендә.

Хәмдүнә Тимергалиева яңа заман эстрадасы, «йолдыз»лар турында

Замана үзгәрә, шуның белән эстрада да алга атлый. Хәзерге вакытта тамашачы заманча, дәртле җырларга өстенлек бирә. Сугыш чорында берәүнең дә шырдый-бырдый җырлар тыңлыйсы килмәгән, кешеләрне хәсрәт баскан. Ул вакытта халык җырларына ихтыяҗ зур булган. Мин җырлый башлаганда «Идел», «Сагыну», «Кайту» җырлары бик популяр иде. Баянга кушылып җырлауны халык түземсезлек белән көтеп ала иде. Бүгенге көндә баянга гына кушылып җырлап кара син! Хәзер тормышлар мул, бөтен нәрсә дә бар. Аллаһыга мең шөкер. Тик адәм баласы рәхәткә чыдый алмый. Җырлар гына түгел, кешеләр дә үзгәрә. Безнең чор кешеләре тыйнак, төпле тәрбия алган буын. Хәзер тормыш кыйммәтләре бөтенләй башка төрле. Шунысын әйтә алам: теләсә нинди, мәгънәсез җырлар башкаручыларның гомере озын булмаячак. Бер көнлек җырчылар тиз сүнә, барысы да вакытлыча гына. Халыкны алдап булмый, — ди җырчы.

«Җыр — акча эшләү кәсебе түгел»

«Күпләр җырны акча эшләү кәсебенә әверелдерде. Тик, кагыйдә буларак, андыйларның сәхнәдәге гомере кыска була — күп дигәндә, 5-6 ел. Ягъни, бүген бар, иртәгә юк… Менә мин инде 48 ел сәхнәдә. Бу кадәр озак сәхнәдән төшмәү өчен, бик яхшы репертуар кирәк. Беренчедән, халык җырларын, фольклорны яхшы белү сорала. Аннары күренекле җырчыларның репертуарыннан да хәбәрдар булу мөһим. Ике җыр җырлап, йолдыз булып йөреп булмый, — диде Татарстанның халык артисты Хәмдүнә Тимергалиева «Татарстан Яңа гасыр» телеканалында бара торган «Ком сәгате» тапшыруында.

«Минем акчасыз чыгышларым да шактый. Бергә гомер иткән, күргән-белгән дусларым, танышларым бар. Алар „Хәмдүнә, җырла инде“, — дип килгән вакытта ничек инде акча сорап торыйм. Без бит җырны, сәхнәне, халыкны яраткан өчен җырлыйбыз».

Баянчылар турында

«Баянчылар күп, ә менә уйный белүчеләре аз. Хәзерге баянчыларның күбесе артка төшеп утыра да, алар белән рәхәт итеп җырлап та булмый. Хәер, соңгы вакытта яшьләр арасында берничә сәләтле баянчы күренә башлады», — диде Татарстанның халык артисты Хәмдүнә Тимергалиева «Татарстан Яңа гасыр» телеканалында бара торган «Ком сәгате» тапшыруында.

«Хәтерләсәгез, „Галигә барам әле“ дигән җырны мин танылган баянчы Рөстәм Вәлиев белән җырлый идем. Ул үлгәч, күңелем төште. Бу җырны башка беркем белән дә башкара алмыйм. Рөстәм Вәлиев минем нәрсә әйтәсемне күз карашыннан белеп тора иде, сәхнәдә үзара бары тик шулай гына аралаштык. Ул баянда уйнаганда, барча күзәнәкләр җырлый торган иде. Гомумән, Рөстәм Вәлиев сәхнәдәге җырчыны үзе артыннан уч төбендәге кебек итеп алып бара белә иде», — ди җырчы.

Илһам абый Шакиров турындагы истәлекләре

Мәшһүр җырчы һәм укытучысы турында бу сүзләрне Хәмдүнә апа быел 15 февральдә Габдулла Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясендә Илһам Шакировның тууына 85 елны билгеләп үткәндә әйтә:

Илһам Шакиров төркемендә яшь җырчы булып эшләдем. Илһам абыйда эшләгәндә, чын мәгънәсендә җырларга өйрәндем, җырның нәрсә икәнен аңладым. Көн дә сәхнә артында Илһам абыйны тыңлый идем. Минем җырчы булып формалашуымда Илһам абыйның роле зур, — ди ул.

Яшь буын җырчылар турында

Хәмдүнә апаның калган фикерләре «Ватаным Татарстан» газетасына биргән интервьюсыннан алынды.

Яшьләрдә өлкәннәргә хөрмәт юк дип кистереп әйтмәс идем. Үземнән чыгып әйтәм. Мин 51нче ел сәхнәдә, яшь буын артистлар миңа хөрмәт белән карый. Үзеңне ничек куясың бит. Ләкин дөресе шул: бөтен яшь артист миңа тартылып тора. Яраттыра белүнең сере гади: аларны яратырга кирәк. Борын астыңда юешең кипмәгән дип кимсетергә ярамый. Беребез дә җиде класс бетереп тумадык бит. Җыр ул шундый сәнгать: аны көне-төне өйрәнергә, үзеңне шуңа багышларга кирәк. Менә 71 яшемдә дә өйрәнәм бит әле. Көн дә өйрәнергә кирәк.

Дин, иман, намаз турында: «Иман — калебемдә, Аллаһы Тәгалә — йөрәгемдә»

Без — тәрбияле нәсел. Үзем халык алдында булдым, гомерем җырлап үтте. Минем 51 ел буе җырлаган җырым — үзе намаз кебек ул. Әткәй — догалы кеше, мин исә вакыты җитмичә утырмыйм. Аны җиренә җиткереп, күңелең белән бирелеп эшләргә кирәк. Кеше алдында яулык бәйләп, «показуха» белән шөгыльләнүчеләрне җенем сөйми. Иман — калебемдә, Аллаһы Тәгалә — йөрәгемдә.

Ялгызлык, гаилә турында

Сәхнәнең шәхси тормышка бернинди катнашы юк. Барысы да кешенең үзеннән тора. Гомеремне сәхнәгә багышладым, гаилә корырга вакыт булмады, дип сөйләүне, гомумән, кабул итмим. Ул дөрес сүз түгел. Менә мин ялгыз. Ләкин ул сәхнәгә бәйле ялгызлык түгел. Тормышымда шулай килеп чыкты. Аны мин генә чишәм, минем генә эшем ул. Анда бер кешенең дә эше юк!

«Хәерче булып туганмын, хәерче булып үләчәкмен»

Ни өчен әйтәм шул сүзләрне, чөнки Россиянең мин чыгыш ясамаган бер шәһәре дә калмады дип әйтер идем, Владивосток, Камчатка, Мурманскида булмадым. Татарлар яшәгән авылларны, шәһәрләрне җәяүләп үттем дисәң дә, ялгыш булмас. Эшләгән дәверемдә каршылыклар күп булды, эш хакын түләмәделәр. Бер концерттан 6 сум 50 тиен ала идем. Бу — бер айга ашарга да җитми торган бик түбән хезмәт хакы. Шуңа күрә, хәерче булып яшәдем, дидем.

Ярый әле кайбер авылларда мине хөрмәт иткән, иҗатымны яраткан колхоз рәисләре бар иде. Шулар итен, башка ризыкларын төяп җибәргәнгә, теге алты сумга сәхнә киемнәре тектерә идем. Берсе бигрәк тә исемдә калган: Кукмара районының Керкәвеч авылында Ясәви абый бар иде. Шул абый авылда клуб төзеткән һәм, Хәмдүнә килеп концерт куймыйча, клубка бүтән артистларны кертмим, дигән. Киров өлкәсеннән кайтып барганны белеп, юлда каршы алды һәм икенче көнне концерт куйдык. Менә шушындый төпле җитәкчеләр ярдәме белән хәзерге тормышка ирешкәнмендер, Хәмдүнә буларак танылганмындыр мин. Хәзерге тормышта исә Ельцин үзгәрешләреннән соң артистларның тормышы бераз үзгәрде. Үзеңә эшләү мөмкинлеге барлыкка килде. Мин дә шул вакытта бераз хәл алдым.

Милләт, тел турында: «Ана телемне бирмим, ул — изге»

Мин — татар кешесе. Явыз Иван Казан ханлыгын басып алгач, минем нәсел чукынмас өчен Башкортстан якларына күчеп киткән. Мин Казанга килмәдем, мин Ватаныма кайттым. Бу — документаль факт. Бу сорауга шуны гына әйтәм: бер кеше дә туганда татар яисә башкорт булырга дип гариза язмый. Әгәр ана теле дип татар телен саный икән, ул татар булып языла. Ана теле — башкорт теле икән, башкорт булып языла. Шул гына.

Беләсезме, башкорт белән татар арасын карьера артыннан куучылар бутый. Шигырь язып шагыйрь булып китә алмаган, җыр җырлап җырчы була алмаган ярым-йортылар ике халыкны бер-берсенә капма-каршы китерә. Минем үземә атам дисеннәр шушында, ана телемне бирмим. Ул — изге.

Сәхнә тормышы турында

Нинди генә хәл килеп чыкмасын, халык безнең кухняны белергә тиеш түгел. Безнең миссия — мәдәни хезмәт күрсәтү. Халык артистның бәрәңге ашаганын да белергә тиеш түгел. Без серле булып калырга тиешбез.

Хәмдүнә Тимергалиеваның иң яраткан җырлары

Минем өчен иң кадерле берничә җыр бар. Болар — «Җомга», «Борай көе», «Чияле тау», «Галигә барам әле». Шушыларга эзләми-сорамый килеп кагылсалар, җанымны телгәләгән шикелле була. Мин бит әле исән, җырлыйм. Җиренә җиткереп җырласалар — бер хәл, ваталар, кыралар, кул-аякларын өзгәләп ташлап, гариплиләр кебек тоела.

Соңгы вакытта «Галигә барам әле» җырын үзем дә башкармый торам. Чөнки аны баянчы Рөстәм Вәлиевтән башка күз алдына да китереп булмый…

Чын җырчылар турында

Ике ел элек «Мәйдан» журналындагы интервьюсында:

Һәрбер тырышкан кеше чын җырчы була алмый. Беренчедән, бу сәләтнең тумыштан бирелүе зарур. Тумыштан бирелү өстенә, вокал белем, нота белү, яхшы укытучыларда уку мәслихәт. Җырлау әле ул бер әйбер, ә менә тавыш кую, гомумән, икенче нәрсә. Яхшы җырчы да тавыш куя алмаска мөмкин, ә мин җырлаганда тавыш куя белүем белән өстенлекле. Җырчы булу тормышта ныклы рухлы булырга ярдәм итте.

«Бәхет — җанга рәхәт булу белән бәйле»

Бәхетне кеше төрлечә аңлый… Кайберәүләр, имеш, ирле, парлы булуны бәхет диләр, бу бик үк дөрес сүз түгел. Бер түбә астында гомер буе парлы булып яшәүчеләр арасында да, икесе ике якта ялгыз йоклап, эт белән мәче кебек, бер-берсенә салкын мөнәсәбәттә гомер кичерүчеләр җитәрлек.

Бәхетне тотып карап булмый, ул күңелгә, җанга рәхәт булу белән бәйле. Шушы минутларда мин сезнең белән бик бәхетле, бер сүз белән әйткәндә, миңа рәхәт!

Гайбәт һәм ялган турында

Хәмдүнә Тимергалиева Хәния Фәрхи турында таралган ялганны ишеткәч, бу турыда «Интертат»та үзенең фикерен белдерә.

Тик торганнан күрә алмаучылар бар. Гайбәт сату надан, кара йөрәкле, тар күңелле булудан килә. Менә минем үземнең бер кешегә начарлык эшләгәнем юк. Сәхнәдә җырлап тордым, ә мине күпме гайбәткә батырдылар. Минем турыда нинди генә гайбәт чыгармадылар, алар бит берсе дә дөрес түгел. Миңа энекәшем Илһам Шәриф килеп торды. Шул вакытта «Хәмдүнә яшь егет белән тора икән», — дип «чәйнәделәр». Ул минем энекәшем дип һәр җирдә хисап биреп йөри алмыйм бит.

Ул хатынны эзләп табып, бөтен кешегә сабак булсын өчен җавапка тартырга кирәк! Бөтен журналистлар, артистлар белән судка бирергә кирәк ул хатынны. 

«Татар халкы Җир шартлап ярылганда гына бетәргә мөмкин»

Татарстанның халык артисты Хәмдүнә Тимергалиева татар халкының үсеш стратегиясе инде тулысынча чынга ашырылган дип саный:

Чынга ашырылмаса, аны бүген сөйләп тормаслар иде. Бик матур очрашу. Беләсезме, миңа халкыбызның бердәмлеге ошады. Мин бит монда килгән халыкның күбесен беләм. Бөтен регионнарда гастрольләрдә йөрдем. Шушы стратегия татар халкының яшәешен камилләштерер дип уйлыйм.

Татар халкы беркайчан да бетмәячәк, шуны бел. Аның өчен кайгырырга кирәкми. Гомер-гомергә килгән ул. Татар халкы Җир шартлап ярылганда гына бетәргә мөмкин, — ди танылган җырчы Хәмдүнә апа Тимергалиева.


Хәмдүнә Тимергалиева — танылган җырчы, Татарстанның халык артисты, иң популяр татар җырчыларының берсе.

Тимергалиева Хәмдүнә Сәетгали кызы 1949 елның 24 маенда Башкортстанның Борай районы Котлыяр авылында дөньяга килгән.

1976-1987 елларда Казанда Татар дәүләт филармониясендә җырчы булып эшли. Аның репертуарында 1000ләп җыр бар, шулардан 200е татар халык җырлары.


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100