Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Хәмдүнә Тимергалиева: Хәния турында гайбәт тараткан хатынны судка бирергә кирәк - гәйбәтчеләргә сабак булсын!

Татарстанның халык артисткасы Хәмдүнә Тимергалиева, мәрхүм җырчы Хәния Фәрхи турында таралган ялган мәгълүматны ишеткәч, ярсуыннан халыкка мөрәҗәгать итәргә булды. "Интертат" электрон газетасы аша ул гайбәт таратучыларны җавапка тартырга өнди.

news_top_970_100
Хәмдүнә Тимергалиева: Хәния турында гайбәт тараткан хатынны судка бирергә кирәк - гәйбәтчеләргә сабак булсын!

Искәртеп үтәбез, ватсапта мәрхүм җырчы Хәния Фәрхи турында ялган мәгълүматлы аудиоязма таралды. Билгесез ханым Хәния Фәрхи турында "чын дөреслекне" белүе, аның ничек вафат булганы, иренең, кызларының үзләрен ничек тотканы хакында сөйли. Бу ханымга тагын берничә хатын-кыз өстәлде - һәммәсе, аудиоязма таратып, мәшһүр җырчы турында ялган сүз сөйли. Әлеге уңайдан җырчының кызы Алия Гәрәева фикерен белдерде. Татарстанның халык артисткасы Хәмдүнә Тимергалиеваның да әйтер сүзе бар. 

- Ул хәбәрне ишеткәч, бөтенләй җан әрнеде, шул хәтле буламени! Бөтенләй булмаганны язганнар, җаным әрнеде! – дип ярсып сөйли башлады Хәмдүнә апа.

- Хәмдүнә апа, ул гайбәткә хәзер башкалары да өстәлде. Алай гына түгел, болай да булган әле ул дип, ватсапта әллә нинди хәбәрләр тараталар!

- Хәния асылынып үлгән икән дигән хәбәр – ялган! Хастаханәдә ул көнне минем дусларның сеңелләре дежур булган. Ул машинадан үз аягы белән төшкән, хастахангә кергән, аны кушеткага яткырганнар, шунда 15-20 минут эчендә үлеп тә киткән ул.

Искәртеп үтәбез, “Интертат” электрон газетасы корреспонденты 27 июль көнне көндезге 12 тулып 14 минутта Хәния Фәрхи белән телефоннан сөйләште, интервью алды. Ә берничә сәгатьтән мәшһүр җырчының вафаты турында хәбәр килеп иреште. Аның хастаханәдә үлгәнен кызы Алия Гәрәева да әйтте.

- Хәмдүнә апа, гайбәт тараткан кешеләргә нәрсә әйтер идегез?

- Коръән ашына җыелып, Ходай тарафыннан җир йөзенә җибәрелгән матур җырчыбызның, алиһә, фәрештә шикелле булган Хәниянең үлемен “чәйнәп” утырудан да зур гөнаһ юк! Адәм рәтле кеше беркайчан да гайбәт белән шөгыльләнми.

Тик торганнан күрә алмаучылар бар. Гайбәт сату надан, кара йөрәкле, тар күңелле булудан килә.

- Популяр кеше һәрвакытта да халык теленә керә инде...

- Бу дөрес булмаган хәбәргә җаным бик әрнеде. Майлап салсаң, эт тә яламастай кеше Хәния турында шундый ялган тарата! (Менә мин ничек әйттем, шулай дип яз, яме. Майлап салсаң, эт тә яламастай кеше дип яз!).

Хәния балаларына җан җылысын биреп үстерде. Хәниягә кул күтәреп суга торган балалар үстермәде, ул гаиләсе, балалары өчен җанын ярып биреп яшәгән кеше. Ә Габделхәй концерт вакытында Хәниягә күлмәкләренә, түфлиләренә кадәр киертеп чыгара иде. Алар шулчаклы әйбәт тордылар, бер-берсен бик яратып тордылар алар. Аның балалары шул хәтле итәгатьле, тәүфикълы, матур булып үстеләр. Мин бит алар белән аралашкан кеше. Хәния миңа бертуган сеңлем шикелле иде. Очраша алмаган вакытларда без сәгатьләр буе телефоннан аралаша торган идек.

Хәния кебек булырга кирәк әле! Габделхәй кебек булырга кирәк әле!

Хәнияне халык та бик яратты бит. Кая гына барса да, аны туганы кебек каршы алалар иде. Ул бөтен сәхнәне берүзе тутыра иде. Кайвакыт утыз артист та сәхнәне тутыра алмый, ә ул тутыра иде. 

“Мине нинди генә пычрак гайбәткә батырмадылар”

- Хәмдүнә апа, популяр кешеләрнең исән вакытта да гайбәткә дучар булуларына, инде үлгәннән соң да аларга гайбәттән тынгы юк икәненә мисал инде бу.

- Менә минем үземнең бер кешегә начарлык эшләгәнем юк. Сәхнәдә җырлап тордым, ә мине күпме гайбәткә батырдылар. Минем турыда нинди генә гайбәт чыгармадылар, алар бит берсе дә дөрес түгел. Миңа энекәшем Илһам Шәриф килеп торды. Шул вакытта “Хәмдүнә яшь егет белән тора икән” дип “чәйнәделәр”. Ул минем энекәшем дип һәр җирдә отчет биреп йөри алмыйм бит.

- Ул гайбәтчеләргә җавап бирә идегезме соң?

- Ул вакытта бит хәзерге замандагы шикелле интернетлар юк иде. Мин җавабымны җырлап кына бирдем. Җитмешкә җитеп киләм, Аллаһының биргәненә шөкер, мине пычракка батырырга теләгән, мине “чәйнәгән” кешеләрнең бүген берсе дә сәхнәдә юк. Гайбәт белән башыннан пычракка тутырган "алама" Хәмдүнә әле бүген дә, Аллаһка шөкер, халыкка хезмәт итеп, җырлап йөри!

- Хәмдүнә апа, гайбәттән котылу өчен артистларга нәрсә эшләргә кирәк соң?

- Теленә тилчә чыксын ул хатынның! Нәрсә эшләргә? Ул хатынны эзләп табып, бөтен кешегә сабак булсын өчен җавапка тартырга кирәк! Бөтен журналистлар, артистлар белән судка бирергә кирәк ул хатынны.

Артистлар арасында Хәния турында беркем дә начар сүз әйтергә мөмкин түгел. Чөнки Хәния авызында мәңге гайбәт йөртмәде, аның авызыннан беркайчан да артистлар турында да, дуслары турында да гайбәт ишетмәссең. Артистлар арасында ул берүзе иде шундый.

Җырчылар һәрвакыт халык алдында, игътибар үзәгендә. Берәр таныш булмаган хатын эчеп-исереп ятсын әле, аны күрмичә дә китәләр. Чөнки ул билгеле кеше түгел.

- Үзегез сайлаган язмыш бит, Хәмдүнә апа. Сез сәхнәдә, халык алдында икән, сез әзер булырга тиеш.

- Әйе, үзебез сайлаган язмыш, шуңа күрә без әзер булдык та инде, җаныкаем. Мин физик яктан, рухи яктан көчле кеше. Әгәр миңа сөйләгән кадәр начарлыкны берәр йомшак күңелле кешегә сөйләсәләр, ул кеше акылдан язарга мөмкин.

Мин игътибар итмәскә өйрәндем. Аннан соң миндә шундый гадәт бар: йөземә китереп әйткән вакытта да минем кешегә җавап биргәнем юк. Мин көнендә сөзәргә үгез түгел. “Иртәгә уйлармын” дигән тактикам бар минем.


“Элвин Грейдан көнләшеп, аның турында күпме гайбәт тараталар”

- Хәмдүнә апа, гайбәтләре күп сөйләнгән яшь артистларга нинди киңәш бирер идегез?

- Берсенә дә игътибар итмәскә кирәк яшьләргә. Әле соңгы вакытта Элвин Грей чыкты, ул беркемгә бернинди начарлык эшләмәгән, үз юнәлешендә бик белеп эшли, 12 яшьтән үк җырлый башлаган. Шул халык җыеп эшли генә башлаган иде, менә тотындылар аның өстенә теләсә сөйләргә. Әле тегендә барып 7 мең халык җыя, тегендә барып 8 мең халык җыя, монда Пирамидаларны, Спорт сарайларын тутырып концерт куя - шуннан көнләшеп, соңгы вакытта аның өстенә күпме гайбәт тарата башладылар. Ә ул бала шулхәтле чиста, культуралы малай.

Яшьләргә - җырчыларга, сәнгать өлкәсендә, фән өлкәсендә, медицина өлкәсендә, кайсы өлкәдә булса да, уңышлы эшли башлаган кешеләргә шуны әйтәсем килә: татар халкында “Эт өрә тора, бүре йөри тора” дигән мәкаль бар. Бүре булып яшәсеннәр! Бернәрсә ишетмичә, гайбәттән өстен булырга кирәк.

“Сәхнәгә очраклы килеп эләккән артистлар үзләре турында гайбәт тарата”

- Хәмдүнә апа, хәзер күп кенә яшь артистлар үзләре турында үзләре дә гайбәт тарата, бу рәвешле алар танылабыз дип уйлый. Сез андый очракларны беләсезме?

- Беләм. Беренче бүлектә сәхнәгә чәчәк китерәләр, тәнәфес вакытында шул чәчәкләрне яңадан танышларына таратып, икенче бүлектә сәхнәгә чәчәк менгергән артистларны да беләм мин. Моны ярым-йорты талантлы, сәхнәгә очраклы килеп эләккән кешеләр эшли. Ходай Тәгаләдән талант, акыл, зиһен бирелгән артистлар моны беркайчан да эшләми. Чын мәгънәсендә талантлы кешеләр тәмам сәнгать белән генә шөгыльләнә. Авторларын өйрәнә, җырның тарихын өйрәнә, ничек күлмәк тектерим, ничек халыкка чыгып җырлыйм дип уйлый алар. Аларның гайбәткә урыны калмый.

- Монда бит әле сәнгать турында гына сүз бармый. Монда сүз күбрәк популярлык казану, акча эшләү максаты турында бара. Гайбәт белән популярлык казанып буламы?

- Талантсыз кешеләр, сәхнәдә чыгып, җырлап, халык тарафыннан кабул ителми икән, алар икенче ысулны эзли башлый. Үзләре турында гайбәт чыгаралар, аны пиар дип атыйлар. Аны талантлы кеше эшләми, һаман да шул булдыксыз, сәхнәгә вакытлыча килеп эләккән кешеләр эшли.

Хәзер бер-ике җыр җырлады исә, “йолдыз” диләр. Нинди йолдыз ул?! Әнә, йолдыз атыла да китә, сүнә. Мин 49 ел җырлыйм, миңа йолдыз дисәләр, кимсенәм хәзер. Ни өченме? Мин әйтәм, мин йолдыз түгел, мин җырчы гына.

Кайвакыт ара-тирә интернетны караштырам. Безнең артистлар һәр көнне үзләре турында сүз чыгарлар. Ул нәрсәгә карап косарлык! Җырчы булгансың икән, популярлыкны җырлап ал, халык белән бергә бул.

“Безнең халык җүләр түгел, талантларны таный”

- Хәмдүнә апа, бу гайбәтләргә ышанып, халык та алдана бит инде, үз-үзенә йолдызлар ясый. Халыкка сез нәрсә әйтер идегез? Ул үзенә кумир итеп нинди артистларны сайларга тиеш соң?

- Шушы гайбәтләрдән арынган Хәния инде бу. Хәнияне халык таныды. Безнең халык җүләр түгел, гади булса да, чын сәнгатьне, талантлы кешеләрне таный. Уйлап карагыз: мин эшләгән дәвердә миңа күпме пычрак өйделәр, нәрсә генә булмады. Ләкин татар халкына башымны иеп рәхмәт әйтәм - алар мине сайлап алдылар. Бүген сәхнәгә чыгам, мин күренүгә халык дәррәү килеп каршы ала.

Әмма мин шунысын аңламыйм - шушы ярым-йорты, талантсыз кешеләр нишләптер безнең җитәкчеләр алдында атмосфера барлыкка китерә. Шушы нәрсәне мин бүгенге көнгә кадәр аңлый алмыйм. Югарыдагы җитәкче кешеләр бит утны-суны кичкән була, бөтен дөньяның авырлыгын күтәреп, зур урыннарга күтәрелә. Безнең күп җитәкчеләребез янында, ничек кенә сәер булмасын, очсыз, талантсыз атмосфера тудырып йөрүчеләр була.

Мин генә булырга тиеш сәхнәдә, бүтән кеше булырга тиеш түгел дигән артистларыбыз да юк түгел, бар.

- Хәмдүнә апа, сез сәхнәдәге шушы дөреслекләрне китап итеп язам дигән идегез бервакыт.

- Беләсеңме, эшләгән вакытта иң зур керем белән эшләгән кеше мин. Тулай торакта бер ятагым бар иде, эшләгән хезмәт хакымны күтәрмиләр иде, биш сум илле тиенгә эшләп йөрдем мин. 1987 елны Мәскәүдән комиссия килде, худсовет үткәрде. Шунда җырлап күрсәткәч, минем ставкамны күтәрделәр, шуңа кадәр 20 елдан артык хезмәт хакымны ала алмый яшәдем. Эшләү дәверендә миңа хезмәт хакымны бирмәделәр, мин шуңа бик каты рәнҗеп яшәдем. Татар халкына рәхмәт әйтәсем килә: гастрольләргә баргач, хуҗалар минем җырымны яратып, миңа итен, бәрәңгесен, бөтен нәрсәсен биреп кайтаралар иде, шушының белән яшәп килдем.

- Хәмдүнә апа, бик зур рәхмәт. Без моны язарбыз.

- Язарга кирәк. Хәниягә сүз тидергән кеше ул адәм актыгы. Җир йөзе аны ничек күтәреп йөртәдер. Аны эзләп табып судка бастырырыга кирәк. Җавабын бирсен. Бөтен гайбәтчеләргә бу удар булачак.



Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100