«Илһам Шакиров беренче булып халыкка «Туган тел»не бастырып җырлатты»

15 февральдә Габдулла Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясендә Илһам Шакировның тууына 85 елны билгеләп үттеләр.

Концертта Татарстан җырчыларыннан тыш, Үзбәкстан, Кыргызстан, Казахстан, Кырым, Алтай, Башкортстан, Мари Эл, Чувашия һәм Удмуртия вәкилләре дә чыгыш ясады.

Анда Хәмдүнә Тимергалиева, Марсель Вәгыйзов, Рөстәм Закиров, Алинә Кәримова, Ярамир Низаметдинов, Илгиз Мөхетдинов, Илдар Рәхимов, Асылъяр, Филүс Каһиров, Салават Фәтхетдинов, «Казан егетләре», Алмаз Ахунов, «Бәрмәнчек» керәшен дәүләт фольклор ансамбле, «Әкият» Татар дәүләт курчак театры, Сәрвәр Кадыйров һәм Мөвилә Мөхтәримова (Кырым), Алишер Кәримов (Казахстан), Аксай Мөхәмбәт (Кыргызстан), Мансур Тошматов (Үзбәкстан), Сәгыйдулла Байегет (Башкортстан), Станислав Шакиров (Мари Эл), Чуваш дәүләт академия җыр һәм бию ансамбле, «Айкай» ансамбле (Удмуртия), Радик Тюлюш (Алтай), Татарстан дәүләт фольклор музыкасы ансамбле катнашты.

Чараны Фәнис Җиһанша һәм Зөлфия Вәлиева алып барды.

Филүс Каһиров: «Илһам абый бик шаян кеше иде»

Галиәсгар Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры артисты Фәнис Җиһанша Илһам Шакиров белән бәйле истәлекләрен сөйләде. «Илһам абый белән безнең танышлык аның юбилейларында эшләүдән башланды, шунда мин олуг шәхесебез белән аралашу бәхетенә ирештем. Гаҗәеп гади, җор телле, үзенең бөтен күргән михнәтләрен, авырлыкларын ниндидер бер мәзәк сөйләгән кебек сөйли иде ул. Мин шуңа шакката идем. Аларның бөтен иҗат төркеме белән Советлар Союзы буйлап хәзерге кебек комфортлы автобусларда түгел, ә машина арбаларында, ат арбаларында йөрүләре зур батырлык булган», — диде ул.

Шулай ук Илһам Шакиров белән шәхсән таныш булган Филүс Каһиров та үзенең истәлекләре белән бүлеште.

«Илһам абый бик шаян кеше иде. Безнең бераз чагылыш та бар, сәхнәдә без күбрәк җитди, ә сәхнә артында һәрвакыт шаярулы, көлкеле. Ул мәзәк сөйләргә ярата иде. Киңәш итеп бер-ике сүз әйткәне булды. «Җырны яратып эшкәртергә һәм сәхнәдә яратып җырларга кирәк. Җырны яратмасаң, җырлама да», — диде. Шундыйрак сөйләшүләр булды. Күбрәк мәзәк сөйли иде ул», — дип сөйләде Филүс Каһиров.

Ул концертта «Чулпан йолдыз», «Җәй айлары» җырларын башкарды.

«Чулпан йолдыз» җырын җырларга тәкъдим иттеләр, мин ризалашып теләк белдердем. Ул җырны күптәннән башкарасы килә иде, бүген бу җыр минем тарафтан беренче тапкыр яңгырый», - диде Филүс Каһиров. - Безнең концерт программасында ел саен Илһам Шакиров репертуарыннан өч-дүрт җыр була. Максатым шул: җырларны сәхнәләштерергә һәм кабат тамашачыга җиткерергә. Җырларның башкаручыларын да, авторларын да әйтәм. Илһам Шакиров, Әлфия Авзалова, Хәйдәр Бигичев, Фәридә Кудашева, Илфак Смаков исемнәрен һәрвакыт яңгыратып торам».

Рөстәм Закиров «Агыла да болыт, агыла» җырын җырлады. Ул 1993 елда шушы җырны җырлап, Гран-при алуы турында әйтте. Ә Илһам абый ул вакытта жюри рәисе булган.

Илһам Шакировның якташы Алинә Кәримова Хәмдүнә Тимергалиева репертуарыннан «Чияле тау» җырын башкарды. Әлеге җырга хокукларны башта Хәмдүнә апа бирмәгән. «Бераз вакыт узганнан соң, «Җырла, сеңлем, сиңа бу җыр килешә», — дип рөхсәтен бирде», — диде Алинә Кәримова.

«Кечкенәдән Илһам абый җырларын тыңлап үстем. Үзем дә Сарман кызы буларак, аның белән бик горурланам. Тормыш иптәшем Азат белән үзебезнең концертларыбызда Илһам абый һәм Әлфия апаның мәхәббәт җырларына тезмә җырлыйбыз», — диде ул.

Хәмдүнә Тимергалиева: «Егетләр, елаттыгыз мине»

Хәмдүнә апа да Илһам абый турында истәлекләрен сөйләде. «Илһам Шакиров төркемендә яшь җырчы булып эшләдем. Илһам абыйда эшләгәндә, чын мәгънәсендә җырларга өйрәндем, җырның нәрсә икәнен аңладым. Көн дә сәхнә артында Илһам абыйны тыңлый идем. Минем җырчы булып формалашуымда Илһам абыйның роле зур», — диде ул.

Хәмдүнә Тимергалиева яшь җырчыларны игътибар белән тыңлап, аларга үз фикерен белдереп торды. Татарстанга беренче тапкыр килгән казах җырчысы Алишер Кәримовка «Әле генә син җырладыңмы? Матур җырладың, үзең дә бик матур», — дип мактау сүзләре яудырды.

Илгиз Мөхетдинов, Ярамир Низаметдинов һәм Илдар Рәхимов «Динар тавы» җырын башкарып сәхнә артына чыкканда, Хәмдүнә апа аларны да мактау сүзләре белән каршы алды, «Егетләр, елаттыгыз мине», — диде ул.

Хәмдүнә Тимергалиеваны елаткан җырчы егетләр исә үз кичерешләре белән бүлеште. «Остазларның шундый җылы сүзләре күңелдә өмет уята. Хәмдүнә апага безне килеп тыңлаганы,уңай бәяләгәне өчен рәхмәт. Без аның җырларында үстек, тәрбияләндек. Хәмдүнә ханым шулай дигәч, Аллага шөкер, димәк, без дөрес юлда, — диештеләр алар.

Ярамир Низаметдинов (тумышы белән Курганнан) Илһам Шакиров белән бик аз гына таныш булып калуы турында сөйләде.

«Кызганыч, ул Илһам абыйның авырган вакыты иде инде, шуңа күрә без аның белән ике-өч тапкыр гына очраша алдык. Аның хәлләрен сораганда, ул үзенең тормышыннан берничә вакыйга турында сөйләп киткән иде, менә шулар минем күңелдә мәңгегә калды. Үземне бөек җырчыбыз белән исән вакытында күрешеп, аның кулын кыса алганга бәхетле дип саныйм», — диде Ярамир.

Мансур Ташматов: «Кечкенә малай чагымда, сәхнәгә менеп, аңа чәчәкләр тапшыра идем»

Үзбәкстанның халык артисты Мансур Ташматов бу концертта беренче тапкыр татарча җырлады. «Җиде тел беләм, үзбәк теле татарчага охшаса да, миңа җиңел бирелмәде. Үзем өчен татар телендә өч төрле "а" авазын ачтым. Сүзләрен аңлыйм, ләкин әйтелешендә төрле нюанслар бар икән», — диде ул.

«Илһам Шакиров белән очрашканым да булды, мин, кечкенә малай чагымда, сәхнәгә менеп, аңа чәчәкләр тапшыра идем. Бездә аны хәзер дә бик яраталар. Ул Үзбәкстанда айлар буе концертлар куя иде. Без аны үзебезнеке дип саный идек», — диде Мансур Ташматов.

Концертта Әлфия Авзалованы да искә алып, «Әкият» Татар дәүләт курчак театры «Әлфия» спектакленнән өзек күрсәтте.

Сәйдәш Гарифуллин: «Беренче булып халыкка «Туган тел»не бастырып җырлатты»

Шулай ук концерт көнне музыкаль марафон да тәмамланды. Илһам Шакировның вафатыннан соң, җырчының Татар дәүләт филармониясенә тапшырылган роялендә бер ай дәвамында Илһам Шакиров башкарган җырларның көйләре яңгырады.

Музыкант Сәйдәш Гарифуллин да әлеге рояльдә уйнады. Ул - Илһам Шакиров белән бергә эшләгән һәм аның белән яхшы таныш булган кеше.

«Без аның белән композитор Зиннур Гыйбадуллин, баянчы Ирек Галимов һәм мин - бергә эшләдек. 1968-1969 елларда гастрольләрдә йөрдек. 1969да елда «Идел» ансамбле оештырылды. Мин анда пианист булдым. Бүген бирегә аның роялендә уйнарга килдем», — диде ул.

"Илһам Шакиров үзе һәм аның репертуары искиткеч. Тавышының матурлыгын әйтмим дә. Ул вакытта җырларга көйләрне күренекле композиторларыбыз Җәүдәт Фәйзи, Александр Ключерёв, Хөснулла Вәлиуллин, Рөстәм Яхин иҗатыннан сайлап ала иделәр. Илһам үзе дә соңрак кына шаярып, юри генә бер-ике көй язган иде.

Репертуар дигәндә, күренекле шагыйрьләр белән эш итте. Ул гел татарча гына сөйләште, безнең бригадада руслар да булды, алар да татарча аңлый башлый иде. Илһам Шакиров беренче булып халыкка «Туган тел»не бастырып җырлатты. Халык торып басып җырларга курка, имеш, милләтчелек дип. Шундый иде заманалар. Илһам абый кебек шәхес артистлар арасында булганы юк. Ул Тукай һәйкәле артындагы йортта яшәде, гел Камал театрына йөри иде. Илһам абыйга һәйкәлне шунда куярга тәкъдим иткән идек инде. Каршыдагы Салих Сәйдәшевка карап торсын, янында Тукай булсын».

Илсөяр Шиһапова: «Концерт төрки дөньясын бер сәхнәгә җыйды»

Концерт тәмамлангач, тамашачылар «Бик әйбәт концерт булды», — дигән сүзләр белән чыкты. Читтән килгән җырчыларны да ошатканнар.

«Илһам абыйны онытмаулары әйбәт, шулай булырга тиеш. Ул бөтен илне айкаган, шуңа бүген аның концертлар белән йөргән җирләреннән җырчылар чакырганнар, бу дөрес эштер дип уйлыйм», — диде Галиәсгар Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры артисты Әсхәт Хисмәтов.

Галим, сәясәтче, академик Индус Таһиров та концерттан соң болай диде: «Искиткеч яхшы оештырганнар, монда төрки дөньяда Илһам Шакировның роле чагыла. Ни рәвештә аны ихтирам итәләр, ни рәвештә аның эшен дәвам итәләр — менә алар бөтенесе дә яхшы күренде. Шуның өчен бу чараны оештыручыларга иң зур рәхмәтләрнең берсе».

«Илһам абый — үзенең бөтен иҗаты белән гомер буена татарларны берләштерү, төрки халыкларны бердәм итү фикере белән янып яшәгән шәхес. Шуңа күрә бу концертта бер сәхнәгә төрки халыкларыбыз җыелды», — диде әлеге концертның сценарий авторы, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, Казан дәүләт мәдәният институты доценты Илсөяр Шиһапова. - Бүгенге концерт — моң бәйрәме. Илһам абый кебек легендар шәхеснең дөньяга килгән көне — безнең өчен бәйрәм».