Хәмдүнә Тимергалиева: Бик нык авырдым, күземне ачуга яңа көнгә сөенәм

22 декабрь көнне “Пирамида” концертлар залында зурдан кубып "Татар җыры" фестивале узды, 2018 елга йомгак ясалды. “Интертат” сәхнә артында җырчылар белән аралашты, аларның хис-кичерешләре турында сорашты. Анда һәрвакыттагыча кызу тормыш бара: кемдер киенә, фотосүрәткә төшә, кемдер җырын кабатлый, кемдер үзенең чыгышын көтеп утыра... 

Шунысын әйтергә кирәк: сәхнәдә һәр артист тышкы кыяфәте, тавышы, үз-үзен тотышы һәм эчке дөньясы белән аерылып тора. Кайберәүләр тормышта – бер төрле, сәхнәдә бөтенләй икенче кеше. Татар шоу-бизнесының чын йөзе, эксклюзив кадрлар һәм актуаль яңалыклар нәкъ менә сәхнә артында билгеле була.

Сәхнә артында иң беренче халык артисты, күңеле белән һаман яшь Хәмдүнә Тимергалиевага белән очраштык. Ничә карасаң да, шат күңелле, җор сүзле ул. Быел җырчы “Татар радиосының махсус бүләге”нә лаек булды.

- Хәмдүнә апа, тормышыгызда нинди яңалыклар бар? – дип сорадык җырчыдан.

- Тормышым һәрвакыт яңалыкларга бай. Сәламәтлек булганда, үз аягымда йөргәндә эшләргә тырышам. Тамашачыларым: “Хәмдүнә, башка җырлама”, дигәнче (көлә). Гастрольләрдән кайтып та кергәнем юк. Башкорстанда абыйларым тора, буш вакытта алар янына ашыгам. Ата чегән булдым, гел юлда мин.

Үземнең тормыш һәм иҗат юлы хакында автобиографик китап язам. Шактый катлаулы эш икән, кайчан әзер булачагын әле әйтә алмыйм. Үзем турында бик күп начар һәм нахак сүзләр, гайбәтләр ишетергә туры килде. Шуларга нокта куярга телим, чынбарлык кына булачак. Укучылар өчен кызыклы һәм гыйбрәтле итеп әзерләргә тырышам. Бәхетне дә күрдем, тормышның ачысын-төчесен дә җитәрлек татыдым. Тормыш мине еламаска өйрәтте. Заманында минем уңышларымнан көнләшкән, аяк чалырга теләгән кешеләр күп булды. Әлеге басмада үземне нахакка рәнҗеткән кешеләрнең исемнәрен күрсәтергә теләгән идем. Әмма аларның күбесе гүр иясе инде. Шуңа күрә үлгән кешеләрнең рухын рәнҗетергә кирәкми. Матур күренеш булмаячак. Үткәндә калсын алар. Мин – җырчы, тамашачы күңелендә матур булып сакланып калырга телим. Ничек бар, шундый итеп истә калдырсыннар. Аллаһы Тәгалә тамашачы мәхәббәтеннән генә аермасын.

- Татар эстрадасы бик зур үзгәрешләр кичерә. Буын алышына, соңгы арада һәркем “йолдыз” булырга тели.

-Зур сәхнәгә аяк басуыма 50 елдан артык вакыт узып киткән. Бүгенге эстраданы, җырчыларның чыгышларын һәрдаим күзәтеп барам. Кем арбасына утырсаң, шуның җырын җырлыйсың – диләр бит. Бу очракта да шулай килеп чыга. Замана үзгәрә, шуның белән эстрада да алга атлый. Хәзерге вакытта тамашачы заманча, дәртле җырларга өстенлек бирә. Сугыш чорында берәүнең дә шырдый-бырдый җырлар тыңлыйсы килмәгән, кешеләрне хәсрәт басты. Ул вакытта халык җырларына ихтыяж зур булган. Мин җырлый башлаганда “Идел”, “Сагыну”, “Кайту” җырлары бик популяр иде. Баянга кушылып җырлауны халык түземсезлек белән көтеп ала иде. Бүгенге көндә баянга гына кушылып җырлап кара син. Хәзер тормышлар мул, бөтен нәрсә дә бар. Аллаһыга мең шөкер. Тик адәм баласы рәхәткә чыдый алмый. Җырлар гына түгел, кешеләр дә үзгәрә. Безнең чор кешеләре тыйнак, төпле тәрбия алган буын. Хәзер тормыш кыйммәтләре бөтенләй башка төрле. Шунысын әйтә алам: теләсә нинди, мәгънәсез җырлар башкаручыларның гомере озын булмаячак. Бер көнлек җырчылар тиз сүнә, барысы да вакытлыча гына. Халыкны алдап булмый.

- Яңа ел җитә бит, Кыш бабайдан нәрсә сорар идегез?

- Бүгенге көндә миңа бары тик сәламәтлек кенә кирәк. Өч айдан артык бик нык авырып алдым, шуңа күрә һәр иртә исәнлек сорыйм. Күземне ачуга яңа көнгә сөенәм. Бүген дә әле кәефем юк, картаябыз бугай (көлә). Аякларым йөргәненә, күзләрем күргәненә, Аллаһыга шөкер. Таза-сау булган очракта барысын да эшләргә була. Мин байлык артыннан куа торган кеше түгел, булганы җитә. Гомер буе кимсетеп, бер тиен акча түләми эшләттеләр. Бушка җырлаган чакларым күп булды. Беркайчан да кешедән сорамадым, сынатмадым. Мекенләнеп яшәмәдем. Миңа яшәргә тамашачы көч бирә, аларның мәхәббәтен тоеп яшәүдән дә зур бәхет юктыр ул.