Шәмәхә икмәк пешерүче Фәрит Заһидуллин: «Вакыт дәвалый, диюләре хак түгел»
Ул рәссам да, икмәк пешерүче дә. Биектау эшмәкәре Фәрит Заһидуллин турында миңа «шәмәхә оннан икмәк җитештерә». диделәр. Икмәге дә шәмәхә килеп чыга икән. Фәрит әфәнденең сабырлыгына да сокландым. 3 ел элек ул тормыш иптәшен җирләгән. Әле дә бу кайгыдан айнып бетә алмыйм, ди ул...

Шәхси эшмәкәр Фәрит Заһидуллинны «Интертат»та чыккан бер язма героебыз аша таптык. Онкология, диабет, диатез кебек авырулардан профилактика өчен кулланыла торган шәмәхә төстәге бодай үстерүче фермер Рафис Аксаков аша белдек эшмәкәр турында.
Фәрит әфәнде Заһидуллин тумышы белән Биектау районының Мәмдәл авылыннан. Әлеге көндә Урманчы җирлегендә яши.
Фәрит әфәнде, кайчан икмәк пешерә башладыгыз?
Беренче икмәгемне 2012 елда пешереп карадым. Аннан соң 2014 елда тикшерүләрне үтеп, ипи брендымны рәсмиләштердем һәм чүпрәсез икмәк җитештерүгә ныклап керештем. Ул рәсми реестрда 1нче санлы булып тора. Һәм менә инде озак кына еллар Казан агропаркында сәүдә итәм. Сыйфатлы икмәк җитештерүнең төп миссиясе – халыкка сәламәтлек бүләк итү.
Икмәккә онны тикшерелгән урыннардан аласызмы?
Үзебезнең Биектау районыннан берничә сыналган крестьян-фермер хуҗалыгы белән эшлим.. Алардан бодайны, арышны сатып алам һәм, өстәвенә, лабораторияләрдә тикшертәм. Аннан инде онны үзем ясыйм. Ә ак икмәк өчен онны Чабаксар элеваторыннан барып алам. Мин бу өлкәдә арадашчыларсыз эшлим.
- Файдалы эксклюзив: Татарстанда шәмәхә бодайдан икмәк пешерәчәкләр
- Онкологиядән булыша торган бодай үстерүче фермер Рафис Аксаков: «Бизнес – ул зур уен»
Шәмәхә төстәге икмәк җитештерә башлагансыз икән...
Хәзер авыл хуҗалыгы институты белән ветеринария академиясе берләшә бит инде. Андагы белгечләр мине күптән белә. Алар Арчадан Рәфис Аксаков белән таныштырырга булдылар. Шәмәхә төстәге «Надира» һәм сары «Хәзинә» дигән оннарны биреп җибәрделәр. Ул бит инде ашлыкны органик яктан дөрес итеп үстергән, шуңа икмәк тә сыйфатлы чыга. Шәмәхә төстәге икмәкнең беренче партиясен пешеп чыкты. Әйбәт кенә булды. Әлбәттә, аны иң башта белгечләр авыз итеп карады. Фән, агрономия һәм мин кушылдык та, шундый яхшы тандем килеп чыкты. Ходай Тәгалә шулай китереп чыгаргандыр.
Шәмәхә төстәге икмәкне тикшерүгә дә бирдем. Хәзер сертификацияләрен үткәреп бетерәсе бар.
Халык шәмәхә төстәге икмәкне күреп, шикләнмәсме соң?
Бик кызыклы сорау. Күргән халык, буяулар кушылмаганмы, дип тә шикләнә. Ләкин бу икмәк бик файдалы бит, сәламәтлекне ныгыта, диләр. Бүген сары төстәге «Хәзинә» оныннан 4 икмәкне агропаркка сатуга җибәрдем. Мин сары төстәгесен «гәрәбәле» дип атадым. Тәүге тапкыр кулланучы карамагына тәкъдим ителде алар.
Бу гади генә булмаган икмәкнең бәясе нинди?
Шәмәхә һәм сары төстәге икмәкләрнең бәясе – бер буханкасы 250 сумнан булачак. Бу – кибеттән 150 сумга сатып алдың да икенче көнне чыгарып бәрдең түгел. Бу туклыклы ипи, атна буена да җитүе ихтимал һәм отышлы да чыга әле. Мондый икмәкне, катып китмәсен өчен, дип, пакетны томалап бетермәү мөһим. Бу икмәктә ферментация бара бит, димәк, ризык суларга тиеш.
Икмәк пешерүгә керешеп кенә килгәндә 4 плитә генә куллангансыз дигән сүзләр дөресме?
Бер караганда, вакыты туры килдеме шулай… Кече фермерлыкны, эшмәкәрлекне үстерергә кирәк, дип, Фәрит Хәйруллович үзе йөргән чаклар (авт. – ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин). Үзем иҗат әһеле, рәссам-бизәүче идем. Чыннан да нибары 4 плитәдә икмәк пешереп эш башланылган иде. Акча эшлим, дип эш башласаң – беркайчан да килеп чыкмый. Төн йокламыйча икмәк пешергәннәр хәтердә. Бу – бер хикмәт инде. Мин башлаган чакта ИПлар да юк иде. Ә хәзер район төркемендә көн саен эшмәкәрлеккә укытабыз, дип язалар.
Ә мин ничек башлап җибәрдем? Минем финанс, эшмәкәрлек тармагындагы сүзләрне әйтергә тел дә әйләнми иде. Һәр кешенең гомерендә: «Мин әлеге көндә тормышымда ниләргә ирешә алдым соң?» – дигән уйларга баткан мизгеле була. Минем дә шундый чак булды. Рәссамнарга да әллә ни ихтирам булмаган чорга җиттек тә, мин инде бер бинаны арендага алып, картиналарымны элеп куйдым. Нәкъ шул вакытта сәүдәгә әкренләп кереп киттем. Әлбәттә авыр чаклар да булды.
Эшегездән табыш мәсьәләсе ничек?
Табыш, дигәннән, мин керемнәрне дә, чыгымнарны да санамыйм бит.
«Үкереп елаганыңны да үзең генә беләсең...»
Һәр эшкә тотынганда, кешегә гаиләсе таяныч булуы да мөһим. Тормыш иптәшегез Сәвия Хафизовна – озак еллар мәктәп директоры булган шәхес. Ул да сезгә терәк булгандыр...
Инде 3 ел тол ирмен. Авыр, әле дә нык авыр. Вакыт дәвалый, диюләре хак түгел. Ул һәрвакыт миңа терәк-таяныч булды. Хатын-кызның һәр эшне башлаганда тормыш иптәшенә карата «кирәк» яки «кирәк түгел» дигән сүзләре дә бар бит әле. Бер-беребез белән аңлашып яшәдек. Бергә 46 ел гомер иттек, бер уйлаганда, кеше гомере бит бу! Әле дә бу кайгыдан айнып бетә алмыйм, һаман да төшкә керә, җаным. Үкереп елаганыңны да үзең генә беләсең...
Балаларым эшчәнлегемдә ярдәм итеп тора. Улым – бик сәләтле инженер-механик, онык та ярдәмләшә. Кызым үзем янымда. Бергәләшеп эш иткәч, көнкүреш тә, бизнес алып бару да күпкә җиңел.
Мин Район Советы депутаты булып торам. Авылдагы 75 өлкән кешегә, бәйрәмнәр уңаеннан, ярдәм итеп, күчтәнәчләр әзерлибез.
Авыл, дидегез. Авылыгызда икмәгегезне алучылар күпме?
Авыл халкына арзан кирәк бит. Агропарк – минем икмәкләрне алу мөмкинлеге булган бердәнбер урын. Авыл кешесе уй-фикерле булса, ул шәһәргә чыгып китә, я булмаса, авылда да акча эшли, дип саныйм.
Тагы нинди өстисе фикерләрегез бар?
Фикер, дигәннән, минем карават янындагы тумбочкада гел карандаш белән ак кәгазь ята. Яңа уйларым миңа гел йокы белән уяну арасында килә. Киләчәктә дә халык саулыгы өчен файдалы һәм шифалы икмәк җитештерүне дәвам итү насыйп булсын!