Онкологиядән булыша торган бодай үстерүче фермер: «Диабетиклар да мөрәҗәгать итә башлады»
«Интертат» онкология, диабет, диатез кебек авырулардан профилактика өчен кулланыла торган шәмәхә бодай үстерүче хуҗалыкта булып кайтты. Дистәләгән төр алмагач үстерүче җир җанлы Аксаковлар турында – әлеге язмада.
Татарстанда онкология, диабет, диатез кебек авырулардан профилактика өчен кулланыла торган шәмәхә төстәге бодай барын белә идегезме? «Надира» дигән бодай сортын Арча районында үстерәләр. Ул – Татарстан авыл хуҗалыгы фәнни-тикшеренү институты галимнәре тарафыннан уйлап табылган һәм хәзерге көндә актив үстерелә торган төр.
«Авыл хуҗалыгы институтында махсус уйлап чыгарылган сорт бу. Аның организмда кечкенә генә яман шеш төре күренә башласа, шуңа үсәргә ирек бирми торган үзенчәлеге бар. Аны диатезлы балалар да, диабетлы кешеләр дә ашый ала. Аларга бодай онын ашарга ярамый. Нәкъ менә геннары үзгәртелгән бодай булу сәбәпле, диабетлы кешеләргә «Надира» сорты файдалы гына. Шуңа күрә диабетиклар да күпләп ала башлады. Казаннан махсус кайтып алалар бу ботканы», – дип сөйләп китте Рәфия апа Аксакова.
Рәфия белән Рафис Аксаковлар – Арча районы Яңа Кенәр авылының мактаулы кешеләре. Рәфия апа 30 елдан артык педиатр булып эшли. Рафис абый – гомерен агроном һөнәренә, гомумән, авыл хуҗалыгына багышлаган кеше. Җир һәм хайваннар яраткан кеше начар була алмый, диләр. Мин моңа, авыл хуҗалыгына бөтен җаннары белән мөкиббән киткән кешеләр белән ешрак аралашкач, ныграк та ышана башладым.
Аксаковларның үз фермер хуҗалыклары эшләп тора. Рафис абый, авыл хуҗалыгы институтын бетереп, 20 ел туган колхозында агроном булып эшли. Аннары 10 ел авыл хуҗалыгы химиясендә хезмәт итә. Оешмалар таралгач, 2003 елда шәхси хуҗалык оештырып җибәрә һәм хәзер дә шул хуҗалык өчен янып-көеп йөри.
Гадәттә, «фермер» дигәч, эре терлек асраучылар күз алдына килә. Ә Рафис абый агроном һөнәренә тугры калып, җир эшен сайлаган. Бәрәңге дә, кишер дә үстерә ул. Соңгы елларда ныклап орлыкчылык эшенә керешкән.
Мин бит – чиста агроном, шуңа күрә үз һөнәрем миңа кадерлерәк. Нигә агроном булдыммы? Мәктәптә укыганда, берәү дә үзенең нәрсә теләгәнен төгәл белми. Русча әйтсәк, «спонтанно» килеп чыккан әйбер. Теләдем һәм шуның белән шул. Мин мәктәпне алтын медальгә бетердем, институтны да кызыл дипломга тәмамладым. Аспирантурага кереп укып карадым. Ошамады. Практик эшләү миңа күбрәк ошады.
Һәм мин яратып эшлим. Әгәр үз эшеңне яратмыйсың икән, анда бер елдан да артык эшли алмыйсың. Күпме авыр булса да, тырышасың, чабасың, булдырасың. Аннары, «Аллага шөкер, булдырдым бит бу эшне!» дип, үзеңә җан тынычлыгы аласың, – ди Рафис абый.
Алма исе
Без көзнең матур чагына эләктек. Басуда эшләр гөрләп тора. Булган бөтен байлыкны җыеп алып, җирләрне эшкәртеп куярга ашыгалар иде. «Быел уңышлар әйбәт булды, Аллага шөкер. Һава шартлары да уңыш өчен уңай булды», – дип сөйләгән иде Рафис абый. Ул чакта кече уллары Рафил басуда люцерна орлыгы суктыра иде.
Кече уллары Рафил, авыл хуҗалыгы институтын тәмамлап, әти-әнисе янына – фермер хуҗалыгында эшләргә кайткан. «Басуда күпчелек улым эшли, ул безнең янда калды инде. Казанда авыл хуҗалыгы институтын бетереп кайтты. Авылда төпләнеп калуын телим, ничек теләмәскә инде? Мин оештыру, техника ремонтлау эшләре белән шөгыльләнәм. 60ның теге ягында бит инде», – ди Рафис абый.
Ояда тавык чебиләр чыгарган. Песиләр аякка ияреп йөри. «Безнең монда мини зоопарк», – ди Рәфия апа.
Ә ишегаллары алма исе белән тулган. Өйгә керә торган ишек янында унлап чиләк тулы алмалар. Төрле сорттагы, төрле зурлыклары кып-кызыл алмалар җирдә дә тәгәрәп яталар. Өйне тирә-яклап алмагачлар уратып алган. И андагы алма исе! «Алманың ничә төре бар монда?» – дим. «Күп», – диләр. «Ничә алмагачыгыз бар?» – дим. Икәүләп көлеп, бертавыштан: «Авыр сорау, күп инде», – диләр.
Ирем агроном-галим бит. Ул гел шундый нәрсәләр белән кызыксына. Алып кайта да утырта, алып кайта да утырта, – ди Рәфия апа.
Рафис абый алмагач бакчасы буйлап алып китте. «Монсы – шул сорт, монсы – икенче сорт», – дип, һәрберсен аңлатып сөйләп бара. «Менә монысы Рәмис улыма атап утырткан алмагач», – диде Рафис абый, уртанчы уллары Рәмиснең бүлмәсе карап торган алмагачка күрсәтеп.
«Нишләтеп бетерәсез бу хәтле алманы?» – дим кызыксынып. Фотолардан карап та, агачның сыгылып торуын, җирдә дә, халык телендәгечә, алма төшәр дә урын калмавын күреп була.
Рафис абый: «Быел бик күп булды, бик әйбәт булды. Елына карап була алмалар. Без бу өйгә 2003 елда күчендек. 20 еллык алмагачлар да, яшь алмагачлар да бар».
Рәфия апа: «Как ясыйбыз, киптерәбез. Бик вакларын үгезләргә, сыерларга бирәбез».
Рафис абый: «Көнаралаш пирог пешерәбез».
Рәфия апа (көлә): «Шарлотка. Әйе, аны бик күп пешерәбез. Җайлы гына, тиз генә. Алмаларны максималь әрәм итмәскә тырышабыз. Ел саен алай булмый бит ул. Быел күп булды».
Әнә слива өлгереп килә. Матур бит, үзеңнеке булгач, рәхәт тә. Үзеңнең натураль әйбергә җитми инде. Әнә баланнар өлгереп килә. Без икебез дә авыл җанлы кешеләр булдык инде. Икебез дә шәһәрне бик яратмыйбыз.
«Үзеңә ышанырга кирәк»
Ишегалларында зур-зур техникалар тора.
– Менә яңа сука алып кайттым әле. Өч трактор, ике комбайныбыз бар, – Рафис абый мине үзе артыннан ияртте. – Без «органическое земледелие» белән шөгыльләнәбез. Ул бернинди агу, ашлама кулланмыйча, туфракның үзенең биологик потенциалын кулланып, яшелчә, ашлык, бәрәңге үстерү була. Алар «органик продукт» дип атала һәм кешегә ашарга файдалы дип санала.
Органик продукт җитештерү өчен махсус сертификат булу да кирәк. Сертификат белән генә, мәсәлән, борчакны ярма ясап, сатуга чыгарабыз. Быел шул эшкә дә тотындым әле, – дип сөйләп китте Рафис абый.
Авылда орлыкчылык белән шөгыльләнүчеләр – Аксаковлар гына. Башкалар терлек асрый, печән әзерли. Кемнеңдер 10,5 гектар, кемнеңдер 10шар гектар җирләре бар икән.
Фермерлык эше белән шөгыльләнүчеләргә хөкүмәт ярдәме бармы?
Дәүләт тарафыннан бирелүче субсидияләр елдан-ел кими. Әле моңарчы «погектарно» дигән әйбер бар иде. Әгәр билгеле шартларны үтәсәң, анда туфрак анализы, орлыкларың тиешенчә кондицияле, репродукцияле булса, башка күп критерийлар үтәлсә, 7-8 ел элек гектарына 950 сум бирәләр иде. Узган ел шул 145 сумга калды. Әкренләп, бу түләү бөтенләй бетәргә мөмкин. Ул сумма белән бернәрсә дә эшләп булмый. Елга бер тапкыр яз көне бирелә ул, әле анысы да тиешле шартлар үтәлсә генә.
Грантлар да эләкмиме?
«Хөкүмәт ярдәме» дигән әйбер шул күбрәк грантлар белән бара. Башлап җибәрүчеләр, хайван асраучылар бик әйбәт грантлар алалар. Программалары да күп.
«Беларусь» һәм «пресс-подборщик»ны «60ка 40» программасы белән алдым. Ягъни сумманың 40 процентын кире кайтардылар. Анысы әйбәт булды, Аллага шөкер. Хәзер ул программалар да бик авырлык белән бара. Егетләр яңа техника алалар, ә министрлыкта акча юк. Шуңа күрә ул акчалар сүздә кала күбесенчә. Шуңа күрә үзеңә ышанырга инде, Энҗе, үзеңә ышансаң, була.
Онкологиядән профилактика өчен яңача бодай сорты
Менә шушы фермер хуҗалыгында бөтен дөньяга шаулаган бодайның шәмәхә төстәге «Надира» сортын үстереп, сатуга чыгаралар. Бер корылмаларында өч төрле ярма һәм он чыгара торган аппарат тора. Үзләренең басуларында үзләре үстергән химикатсыз ашлыкны шул аппарат аша чыгаралар.
Рәфия апа, педиатр буларак, «Надира» сортының файдасы турында сөйләде. Алда әйтеп үткәнчә, диатез, диабетлардан профилактика буларак та кулланып була икән бу сортны.
Диатезлы балалар бөтенләй бодай онын ашый алмый. Ә бу сорт бодайны ашый ала. Авыл җирендә педиатр дип тормыйлар, «табиб» диләр дә эндәшәләр. Менә хәзер диабетиклар да мөрәҗәгать итә башладылар. Казаннан махсус кайтып алалар бу ботканы.
«Надира»ның организмда кечкенә генә яман шеш төре күренә башласа, шуңа үсәргә ирек бирми торган үзенчәлеге бар, – ди Рәфия апа.
«Сөткә караганда, ит шулпасында пешерсәң, тәмлерәк. Мин суда пешерәм дә, аннары үзем ясаган тушенка кушам. Бик тәмле чыга», – дип тә аңлатты Рәфия апа.
Татарстан авыл хуҗалыгы фәнни-тикшеренү институты сайтында бу сортның 2021 елда уйлап табылганы язылган. «Соңгы елларда бөртеклеләр селекциясендә антоцианнары һәм башка биологик актив компонентлары күп булган төрле төстәге ашлык сортларын булдыру дөнья тенденциясенә әйләнде.
Табигый антиоксидантларның кеше организмына файдалы йогынтысы фәнни яктан расланган. Галимнәр дә антиоксидант эффективлыгы арткан ризыклар булдыруның аеруча мөһимлеген әйтә, бу – халык сәламәтлеген саклауга уңай йогынты ясый. Бу сортлар Татарстан «бренды» астында яңа сәламәт яшәү рәвеше продуктларының нигезе булырга мөмкин. Шулай ук шәмәхә чәкчәк реклама максатында кулланылырга мөмкин», – диелә сайтта. Авторлар: Н.Василова, Э.Багавиева, Дамир Асхадуллин, Данил Асхадуллин.
Онкология авыруларын кисәтү һәм иммунитетны арттыру өчен, «Надир»ның бодайдан ясалган ярмасын (бодай, булгур) ипи һәм макарон куллану тәкъдим ителә.
Бу сортны әлегә бер генә фермер – Аксаковлар гына үстерә.
«Авыл хуҗалыгына яңача караш булса, авыллар яшәячәк»
Арчаның менә шундый кешеләре бар. Җир һәм мал яраткан кеше начар була алмый, диләр. Авылдан авылга йөри торгач, моңа ныграк та инанам. Тыныч кына, һәр сүзен үлчәп сөйләшә торган Рафис абый белән көләч йөзле Рәфия апа да – шундыйлардан. Дүрт бала – өч малай һәм бер кыз үстергән Аксаковлар. Кызлары Миләүшә әнисе эзеннән педиатр булырга укый, уллары Рәмис программист, кече уллары Рафил үзләре янында. Олы уллары Фәниснең үзенең ике баласы бар.
«Шулай да, нигә авылда калдыгыз соң, Рафис абый?» – дим, кызыксынып. Никадәр генә баналь сорау булса да, иң ихлас җавап алып була торган сорау.
Үзем авылны яратам мин. Авылда җиңел түгел. Кемгә нәрсә ошый инде. Менә мин шәһәрнең дүрт стена арасында яши алмыйм. Әллә нинди «супер» шартлар булсын, безгә авыл кирәк. Әнә бакчага чыгып алмасын ашыйбыз, тәмле итеп.
Минем оныкка 5 яшь. Менә ул да авылда торырга ярата инде. Шәһәргә китәр вакыт киткәч: «Шәһәргә барасым килми, авылда «хочу», – ди. Әтисе орышкач: «Ну ярар, «придется» инде», – ди.
Фермер булып яшәп буламы?
Безнең авыл зур. Кечкенә авылларда бернинди перспектива юк. Колхозда юньле эше дә, акча да юк. Акчасы булмагач, яшьләр дә кызыксынмыйлар. Күп нәрсә шуның белән кала. Әгәр дә яшәргә акча җитми икән, никадәр генә фанатик булса да, ул уңайлырак тормыш шартлары эзли.
Авылларның киләчәге бармы соң, ничек уйлыйсыз?
Бу тәртиптә барса, киләчәге юк. Авыл хуҗалыгына яңача караш булмаса, авыллар бетә. Хәзер бөтен әйберне эреләндерү бара, холдинглар ачалар. Аларның 35-40 мең гектар җирләре була. Алар авылдагы кеше турында уйламый. Аларга иң мөһиме – ул керем. Кереме булса, ул авыл бармы, юкмы – аларга барыбер.
Ә авылда крестьян фермер инде ияләнгән үз хуҗалыгында эшләп, яшәп. Сыер тотканы – сөтен тапшыра, пенсия акчасына риза булып эшли.
Агрономия бетергән егетләрне беләм. Күрше авылда гына. Берсе агроном, берсе инженер. Берсе – 2, берсе 3 ел эшләделәр дә киттеләр шәһәргә. Чөнки хезмәт хакы канәгатьләндерми. Шәһәрдә яшәве дә рәхәт түгелдер. Бер эштә генә эшләгән кеше сирәк бит анда да. Берьюлы 3-4 эштә эшлиләр. Шулай да, минемчә, җитәкчелек тарафыннан авыл хуҗалыгына караш үзгәрсә, системалы эш алып барыла башласа, авылларыбыз әле яшәячәк, Алла боерса, – ди Рафис абый.