Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Салмачы һәм Көек халкыннан мәзәк акция: кешеләр кар чистарта торган техникага «табына»

news_top_970_100
Салмачы һәм Көек халкыннан мәзәк акция: кешеләр кар чистарта торган техникага «табына»

Салмачы һәм Көек халкының юл проблемалары күптән килә. Алар җәен дә, кышын да «бөке»ләрдән интегә, ә кышын әле аларның юлларын да чистартмыйлар. Юл проблемасына игътибар иттерергә теләп, төрле акцияләр дә узды инде – әйтик, шәрә килеш пычрак юлга ятып фотога төштеләр.

Юлсызлык куркыныч та тудыра – әйтик, бер бала, таеп, машина астына кергән иде, бәхеткә, зур зыян килмәде. Соңгы арада карлар явып, Көек урамнарында зур проблема чыкты.

Кышын юлларны чистартмауларына игътибар иттерергә теләп, мәзәк видео төшергәннәр. Видеодан аңлашылганча, алар бик озак кар чистартучылар килүен көткән. Аннары кар чистарта торган техника килеп чыккач, аңа «табынган» кыяфәт чыгарганнар. Бу ролик «В Татарстане поймут» төркемендә чыкты.

Укучыларның бу видеога фикерләре төрле булган. Көлүчеләр дә, гаепләүчеләр дә бар.

«Кулыгызга көрәк алсагыз, файдасы күбрәк булыр иде»;

«Бөтен шәһәр карга күмелеп ята. Метрога кергән юлларда кар тездән. Родина урамында тротуарлар юк»;

«Сектант-блогерлар, кыланмагыз»;

«Акылсызлар, техникага комачау гына итәләр».

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100