Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Көектә яшәүчеләр тайгак юллардан зарлана: «Балам таеп егылып, машина астына килеп кергән»

news_top_970_100
Көектә яшәүчеләр тайгак юллардан зарлана: «Балам таеп егылып, машина астына килеп кергән»
Фото: © видеодан скриншот

Казан янындагы Көек бистәсе халкы юлларны, тротуарларны чистартмауларына зарлана. Питрәч районына кергән һәм Казанга бик якын урнашкан әлеге бистәнең тротуарын бер баланың әтисе видеога төшергән һәм бистәдә яшәүчеләр төркеменә җибәргән. Ул шушы юлда баласының таеп егылуын һәм травмпунктка эләгүен яза. Аның сүзләренчә, мәктәптән кайтып баручы бала машина астына таеп кергән.

«Менә чистартылмаган, тайгак сукмак. Буе белән шундый. Балам шушыннан лицейдан өйгә кайтканда таеп егылган һәм машина астына килеп кергән. Хәзер ул травмпункта. Җитди нәтиҗәләрдән Алла саклап калды. Бу тротуардан көн саен безнең йөзләгән балабыз йөри. Нәтиҗәләр куркынычрак та була ала», – дигән сүзләр белән җибәргән ул видеосын.

Бу хәбәрне Көек халкы күтәреп алды, темага Казанда яшәүчеләр дә кушылды.

«Әйе, анда бик куркыныч, юлда тая, ичмасам ком сипсеннәр иде»;

«Кызганычка, бу хәл авылда гына түгел, өченче башкалабызда да»;

«Әле анда машиналар да тротуардан йөри»;

«Минем балам да мәктәптән кайтканда башка юлда таеп егылып, калак сөяген сындырды»;

«Питрәч прокуратурасы көтә»;

«Бу хакта, һичшиксез, район башлыгына языгыз. Эндәшми калмагыз. Кешеләрне саклау турында уйласыннар. Әйе, тротуар тайгак, кыш көне аның кайда икәнлеге күренми»;

«Аны чистарттылар, ләкин былтыргы кебек үк. Башлык аптека белән поликлиника ачылышына килгән иде бит, ул килер алдыннан чистартылды»;

«ЮХИДИ идарәсенә язарга кирәк. Юридик затлар өчен штраф 300 мең сумнан башлана. Юллар куркынычсыз булсын өчен, ЮХИДИ һәм Администрация җавап бирә. Юл һәм тротуарлар чистартылган булырга тиеш. Аларны карап торуның ГОСТлары бар», – кебек фикерләрен белдерә бистә халкы.

Бистәдә яшәүчеләр видео авторына идарәче компаниягә мөрәҗәгать итәргә, ә кайберләре бозланган юлны Көек халкына үзләренә чистартырга тәкъдим итә. Бу фикергә дә каршы төшүчеләр бар. «Без чистарткан юлда кеше таеп егылса, суд шикаятьләре юлны чистарткан кешегә күчереләчәк. План үтәүләре турында журнал тутыручы фирмалар бар. Һәр кеше үз эшен эшләргә тиеш», – дигән фикер җиткерә кайберәүләр.

Бу фикер алышудан соң, Көек бистәсе төркемендә прокуратураның тикшерү башлавы турында хәбәр чыкты. Аннары шушы урынга ком сибүләрен дә яздылар.

Комментарийлар (1)
Калган символлар:
  • 10 гыйнвар 2024
    Исемсез
    Коек поликлиникасына барыр очен мэктэп, балалар бакчасы яныннан узарга кирэк(лабиринт). Коек мэчете тирэсеннэн турыдан юл ясагыз, зинхар очен
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100