Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Блогер «Көек диңгезе»ндә су керергә чакыра - Казан янындагы бистәне су баскан

news_top_970_100
Блогер «Көек диңгезе»ндә су керергә чакыра - Казан янындагы бистәне су баскан
"Татар-информ" архивы

Питрәч районы Көек бистәсен су баскан. Блогер Люция Алеева «Көек дигезендә» су керә һәм халыкны да җирле «курорт»та ял итәргә чакыра.  Блогер шул рәвешле бистә проблемаларына җитәкчелек һәм массакүләм мәгълүмат чаралары игътибарын юнәлтергә теләгән. Видеоролик социаль челтәрләрдә таралды. 

«Көек дигезенә рәхим итегез», - ди Люция һәм су коену костюмы, сланцы киеп, кояштан саклану кремын сылап, суга кереп китә. «Көек ел саен үзенең курортлары белән дан тота. Узган ел бу Көек ләме иде, быел исә, чып-чын диңгез барлыкка килгән. Бу «диңгез»  лицей һәм балалар бакчасына бара торган бердәнбер юлны күмеп киткән»», - дип язып куйган блогер. 

Бүген иртән Люция яңадан тикшерү уздырып кайткан. 

«11 апрель, сәгать 8.00. Диңгез әле беркая да китмәгән. 

Лицей һәм балалар бакчасына илтә торган бербәнбер юлны су басканнан соң, әти-әниләр үзләре бистә урамнары буйлап әйләнгеч юл салды. Мәктәпкә җәяү баручы балаларны машиналарга утыртып илттек. 

Диңгез эчендә кулларына көрәк тотып, төшеп калган машина номерларын эзләүчеләр күренә. «Бүген дүшәмбе бит, коммуналь хезмәтләр суны суыртып алырга тиеш», - дип сөйләшә халык. Әмма бу артык оптимистик рухтагы фараз. 

Даими бөкеләр, начар юллар, пычрактан интегүче Көек халкын инде берни белән дә куркытып булмый. 

Бу постымны да бөкедә утырганда язам. 2 сәгать дигәндә Көектән Салмачыга барып җитә алдым. Юлда барганда безнең бистә ягына таба килүче «Россия 1» һәм «ТНВ» телеканаллары машиналары күзгә чалынды», - дип сөйләгән Люция. 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100