Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Татарстанда көчле буран: Казанда 10 баллы бөкеләр, юлларда автобуслар батып калган

news_top_970_100
Татарстанда көчле буран: Казанда 10 баллы бөкеләр, юлларда автобуслар батып калган

Һава шартлары начараю сәбәпле, Татарстанда күпсанлы тыгыннар барлыкка килде. Казанда 9 баллы бөкеләр, бик кирәк булмаса, юлга чыкмау хәерле. Аэропортта рейслар күчерелә.

Казан ишегалларыннан чыгуы – үзе бер бәла. Бу видеода Зорге урамында төшерелгән, кешеләр бер-берсенә ярдәм итеп, машиналарны этеп чыгарыша.

Бу – Аксубай кешесе төшергән видео. Юлда ул ничек барадыр – әмма берни дә күренми. Каршыга машина чыкмасын да, юлдан төшеп китмәсен, дип кенә теләп була.

Ә менә бу кеше юлдан төшеп киткән… «В Татарстане поймут» төркемендә Алексеевск белән Чистай арасындагы юлдан төшеп киткән җиңел автомобильне өстерәп чыгарган видеоны куйганнар. Бу – аяктан егарлык җил искәндә.

Иртән Көектән (Салмачы ягыннан) Казанга чыга торган юлда автобуслар батып калган. Аларны өстерәтеп чыгарыр өчен трактор чакырганнар, шунда каршы якка хәрәкәт итә торган автомобильләр, каршы полосага чыгып, хәлне тагын да катлауландырган. Бу видеоны төшерүче шуларны әшәке итеп аты-юлы белән сүгә (видеода ул урынын кисеп аттык).

М-5 трассасы һәм М-7 кичә үк ябылды. М-12 трассасында Канаштан алып Шәлегә кадәр юл ябылган. Коткаручылар снегоходларда юлда туктап калган автомобильләр янына барып, кешеләргә ярдәм итә. Бу видеода – юл читендә батып калган кеше үз автомобилен төшергән.

Юлда гадәттән тыш хәл килеп чыккан очракта, Юл хәрәкәте дәүләт иминлегенең дежур бүлегенә 8(843)5333888, яки Транспорт министрлыгының диспетчерларына 8(843)2919191 шалтыратырга кирәк.

Буран тиз генә бетә дип уйласагыз – ялгышасыз. Буран бөтен республиканы бик шәпләп чорнап алган, икенче дулкыны да көтелә әле.

Сездә ничек?

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100