Салаватның 36нчы сезон концертыннан: «Тагын 36 ел җырласам, 100 яшьтә булам икән»
Салават Фәтхетдиновның традицион август концертлары дәвам итә. 2 өстәмә көн белән, ул Камал театрында рәттән 20 көн концерт куячак. «Интертат» хәбәрчесе Салават концертыннан репортаж тәкъдим тә.
«Матур, дип әйтәләр инде, күреп кайтыгыз, дип әйтәләр» – Камал театры ишек төбендәге чиратта апалар үзара шулай дип сөйләшә. Ара-тирә дөрес түгел автобуска утырып шәһәрнең икенче читенә киткән дус кызларын да сүгеп алалар. «Күреп кайтасы килгән» кешеләрдән торган чират баскычларга сузылды – боларга чиратларын уздырырга туры килә, и сүктеләр бичара дусларын.
Камал театры ишек төбендә, Салават концертын күрәсе килгәнгә, беренче тапкыр мин дә басып торам. Ул концерт куя башланганда мин тумаган да булганмын әле. Мин туганда, ул 12 сезон концерт куйган булган инде.
Чираттагы кешеләрнең Салаватка ел да килгәннәре күбрәк. Гаиләләре, дус-туганнары, компанияләре белән киләләр икән Салаватка. Салават концерты Сабантуй кебек – туганнар, дус-ишләргә, классташларга, авылдашларга очрашырга бер сәбәп.
«Үтте яшьлегем бәрәңге күмеп, чөгендер утап, чүпрәк җыеп, шешә тапшырып, күкәй сатып»
Беренче тапкыр булгач, башка елларда ни булганын белмим, шуңа күрә чагыштырып язарга җирлек тә юк. Ничек бар, шулай итеп кенә язармын инде.
Салават үзе дә сәхнәгә чыгу белән саннар белән сөйләп китте. «Миңа быел 64 яшь һәм быел 36нчы сезон. Тагын 36 ел җырласам, миңа 100 яшь була икән. Альфредка 99 була. Фирзәр килә алмас инде, 103 яшендә килеп йөрүе авыррак булыр», – дип шаяртып башлады концертны.
Иң беренчеләрдән булып, «Казанда торсаң иде» җырын башкарды. Җырлап җибәрүе булды, балконның беренче рәтендә утырган хатын-кыз торып басып бии башлады. Анда Салават та онытылды, җыры да онытылды – бөтен кешенең күзе шул хатынга төбәлде. Озак бии алмады инде ул, утырттылар аны, тик бераздан кулларын кысып рәхмәтләрен дә әйттеләр. Нәрсә өчен кысканнарын беләсегез килсә, алга таба укыгыз.
Салават исә, узган сезоннарына йомгак ясагандай, «Килә ява», «Салкын чәй», «Уфтанма»ның кушымталарын җырлап алды. Анысы ни өчен кирәк булгандыр инде – азактан аларны, «Килә ява»дан кала барыбер бөтен килеш җырлады. «Сез сорасагыз, җырлыйм», – дип, рәхәтләндереп җырлады. Анда беркем дә «җырлама» дип кычкырмады, әлбәттә.
Концертта режиссер кулы тигәне сизелә. Сюжет та бар, сценарий да бар, мәгънәле дә, юморы да җитәрлек, видеоформат та үзенчәлекле итеп төшерелгән. Концертта рәттән берничә тема күтәрелде. Аларны Салават әллә ничә еллар буе матбугат конференцияләрендә сөйләп килә иде инде. Алар – авыллар, татар теле, тәрбия һәм башкалар. Салават үзе генә кайвакыт сюжетка туры килмәгәнрәк сүзләр әйтеп куйган кебек тоелып китте минем үземә.
Тамашачыга Салават авылын тәкъдим иттеләр. Без, имештер, авылга кунакка килгәнбез. Анда йортлар да бар – Салаватның үзенеке, алыштыргысыз баянчылары Альфред Якшимбетов белән Илфат Шәеховныкы һәм узган 35нче сезонда мактап-сыйлап лаеклы ялга озатылган, Салаватның алыштыргысыз алып баручысы Ядкәр Хәбибуллинныкы.
Авылда һәр урам җырчы исемнәре белән аталган, ди. Мәсәлән, Рифат Зарипов урамы, Альфред Якшимбетов урамы, Әбри Хәбриев урамы, Равил Шәрәфиев урамы һәм башкалар. Данир Сабиров урамы да бар, ди. Анда «теща»лар белән яшәүчеләргә калын стеналы йортлар төзелгән, ди.
Авыл күренешләре матур да, кызыклы да итеп төшерелгән, дип карап утырдым. Мотоциклда йөриләр, печән чабалар, утын яралар, самавырдан чәйләр дә эчәләр анда.
Аннары концертта тагын бер кеше онлайн гына катнаша – Әбри Хәбриев. Артист төрле образларда Салават авылына экскурсия ясады. Мәсәлән, авылда сүгенүханә һәм көфер почмагы бар икән. Соңгысында аракылар, шипрлар җыелып тора икән. Әбринең шулай образларын алыштырып, журналист кебек репортаж ясавында рус актеры Антон Лапенконың «Внутри Лапенко» сериалы кайтавазлары яңгырады кебек. Бер образы тач шул иде – парик, күзлек, тавышны үзгәртеп сөйләүләре дә. Бәлки, татар апалары «Внутри Лапенко»ны белмидер дә инде, яшьләр бу охшашлыкны күргәндер дип уйлыйм.
Әбри Хәбриев мәгънәле темаларның берсе булган авыл турында шундый сүзләр әйтте:
«Әгәр дә татар эстрадасында теркәлгән 1 меңнән артык җырчы, Язучылар берлегендә теркәлгән 500дән язучының бөтенесен куып авылларына таратсак, авыллар яшәр, авыллар үлмәс, дип фикер йөртеп була. Аның ачык мисалы – яшәсен Салават авылы, яшәсен авылларына кайткан артистлар».
Шулай да Салават авыл романтикасын яшьлек хатирәләре белән сызгалап ташлады. Авылга мәдхия укыган роликлардан соң: «Мин авылны әллә ни сагынмыйм», – дип куйды.
Авылны яратабыз, авылны зурлыйбыз, авылны сагынабыз да, рәхәтләнеп, Казаныбызда яшибез. Мин авылны әллә ни сагынмыйм. Чөнки мин үскән вакыттагы авылның сагынырлык бер әйбере дә юк. Өченче класстан туңкайтып куйдылар – 1 гектар чөгендер, 1 гектар бәрәңге, 1 гектар борчак... Үтте яшьлегем бәрәңге күмеп, чөгендер утап, чүпрәк җыеп, шешә тапшырып, күкәй сатып. Миңа бүгенгесе кадерле, – диде ул. Бу урында халык шау-гөр килеп кул чапты. Залның яртысы – шул бәрәңге күмеп үскән буын инде. Авыл темасы хөрмәтеннән Салават халык җыры «Зөләйха»ны башкарды.
Ике буын каршылыгы, яки «Синең алып баруың җырлавыңа караганда яхшырак»
Салават белән бергә баянчылары Альфред Якшимбетов белән Илфат Шәехов, скрипкачы кыз Алинә, бэк-вокалистлар Гөлназ белән Лилия чыгыш ясады. Шулай ук, Рәзил Исмәгыйлев белән Алинә Давыдова да җырлап алды.
Алып баручылары – яшь егет Алмаз Бәдретдинов һәм узган сезонда пенсиягә озатылып та, анда китеп үк бетә алмаган Ядкәр Хәбибуллин. Баксаң, Ядкәр абый ялгыш кына алып баручы булып киткән кеше икән. «Моннан нәкъ 35 ел элек абзаң татар эстрадасына җырчы булып килеп кергән иде, кереп кенә китеп булмады», – диде ул. Салаватның беренче концертына алып баручы килмәгән дә, бу эш Ядкәр Хәбибуллинга йөкләнгән икән. «Синең алып баруың җырлавыңа караганда яхшырак», – дип алдый-алдый торгач, шушы көнгә килеп җиттем инде», – диде ул.
Бу икенең рольләре яшьлек белән картлык каршылыгыннан гыйбарәт иде. Алмаз Ядкәр абыйдан үрнәк алырга, тәҗрибә тупларга теләп йөрсә, Ядкәр абый исә «молодиться» итәргә теләп, Алмазның ихласлыгын чынга алмый. «Хайп», «хейт», «охват», «зажжем» кебек заманча сүзләр белән сөйләшкән була, «яшьләргә акча гына кирәк» дигән стереотип фикер йөртә. Алмазның «сезгә килешми» дигәнен дә чынга алмый.
Монда Алмаз авызыннан алда язып үткән мәгънәле темаларның берсе яңгырый: «Нишләп безнең сәхнә кешеләре, яшьләргә үрнәк буласы урынга, яшьләрне уздырырга тырыша икән? Сез нинди булсагыз, без дә шундый», – ди ул яшьләргә урын бирергә, һич кенә дә олыгаюын аңларга теләмәгән Ядкәр абыйга. Монысы – Ядкәр абыйга гына түгел, бөтен артистларга юлланган сүзләр инде.
Шулай да үз гаебен аңлап ала Ядкәр абый. «Без шул чорда танылдык та, чөнки безнең остазларыбыз зыялы кешеләр иде», – дип искә ала ул Әлфия апа, Илһам абыйларны. Аннары экранда Наил Дунаев, Әлфия Авзалова, Илһам Шакиров, Туфан Миңнуллин, Роберт Миңнуллин һәм башкаларның төпле фикерләре яңгырый.
Салават Фәтхетдинов Роберт Миңнуллинны аерым да искә алып, «әниләребезнең исәннәрен дә, киткәннәрен дә шушы җыр дәвамында гына искә төшереп алсак та зыян булмас» дип, «Әнкәйнең догаларын» башкарды. «Миңа 64, әнигә 94. Мин әле дә бала», – дип, үз әнисен дә искә алды артист.
Ә җырчы булып китә алмаган Ядкәр абый барыбер хыялын чынга ашырды – ул сәхнәдә Фирзәр Мортазин белән бергә «Өзелгәнсең сиреньнән» җырын башкарды. Әлбәттә, бу чыгышны да Салават комментарийсыз калдырмады: «Ике француз. Болай карашып җырлашсагыз, сезне Париждагы Олимпиаданың ябылышына чакырырлар, мөгаен», – диде ул, көр көлеп.
«Кайсыбер хатыннарның авызы иске «Жигули»ның ишеге сыман – 1-2 тапкыр типмәсәң, ябылмый»
Салават командасына Ядкәр Хәбибуллинның улы Нияз килгән, ул синтезаторда уйный. Салават кайбер әйтәсе килгән сүзләрен Нияз аша әйткәләде. Нияз өйләнмәгән икән, хатын эзли. Салават тормыш тәҗрибәсе белән уртаклашты.
Нияз депрессиядә, озак еллар яратышып яшәгән балыгы үлгән. Ул балыкны «Ниязның хатыны» дип йөртә торган идек. Энем, әгәр дә балык яратасың икән, бер сүз юк. Әгәр дә балык сыман сөйләшмичә яши торган хатын эзләсәң, ялгышасың. Андый хатын әле тумаган, әле аны ясамаганнар. Андый хатын юк. Кайсыбер хатыннарның авызы иске «Жигули»ның ишеге сыман – 1-2 тапкыр типмәсәң, ябылмый. Язып бар, мин бит сиңа сөйлим, – диде Салават Зәкиевич, Ниязга ишарәләп.
Җырчы кызлар да кияүдә түгел икән. «Гөлназга 26 яшь, кияүдә түгел. «Ник чыкмыйсың?» – дип, 1-2 тапкыр сорадым. «И Салават абый, Альфред абый белән Илфат абыйның гастрольләрдә кыланганнарын күреп, бөтен ирләргә булган гайрәтем чикте», – ди. Син аларга карама, син миңа кара», – дип әйтеп куйды Салават.
Гомумән, концертта хатын-ир, өйләнү-кавышу турында сүзләр күп булды. Салават халыкка Нияз аркылы тагын бер киңәшен бирде: «Бөтенесен дә хатыныңа сөйләмә. Хатын барын да белергә тиеш түгел. Кайсы ирнең хатыны мужигының кайда йөргәнен көн саен белә? Мужигы үлгән хатын», – дип көлдертте ул халыкны. Бер көләрсең, бер еларсың..
«Хәзерге балаларның кыйбласы юк»
Салават Зәкиевич кайбер җырлары белән дә таныштырып барды. Мәсәлән, «Әле генә 17дә идек» дигән җырын Рифат Зариповтан талап алган икән. Рифатның үзен дә искә алды: «Әле уразада, биш вакыт намазда. Җилле көннәрне урамга чыкмый. Ураза тотып, бик каты ябыкты балакаем», – диде.
«Бер елганың ике ярында» җырын Вадим Захаровтан сорап алган. Аны да кызыклы итеп искә алды. «Ул хәтта сүгенә белми, шаккатам инде мин аңа», – дип, Вадимның юморлы егет булуы турында бер тарих та сөйләде.
Яңа җырлардан Айдар Тимербаев көенә «Мәктәп еллары» җырын башкарды. «Әле дә йөри күңел синең янда, мәктәп залларында адашып», – дип җырлады Салават балачак мәхәббәтләре турында. Җырны октябрят, пионер, комсомолларны искә алып, кызыл галстук һәм пилотка киеп башкардылар.
Мәктәп дигәннән, мәгънәле темаларның берсенә тәрбия һәм мәктәптәге укытуны да кертеп буладыр. Салават хәзерге укыту программасын да сүгеп алды. «Хәзерге балаларның берсенең дә кыйбласы юк. Октябрят булмасын, пионер булмасын, комсомол булмасын, башка әллә нинди исемнәр уйлап тапсыннар, ләкин нинди дә булса бер кыйбла булырга тиеш балаларыбызда. Йолдыз булмаса, өчпочмак булсын, татарга ярый бит», – диде ул.
«Өйдә булмаган тәртипне илдән сорарга ярамый»
Салават Фәтхетдинов шундый яшькә җиткән – ул хәзер киңәш бирә, тәҗрибә белән уртаклаша, кыскасы, нотык сөйли. Бер заман матбугат конференциясенә килеп тә, журналистларга «дәрес» биреп киткән иде ул. Концертта да шул фикерләре еш яңгырады. Гаепләп әйтмим, әлбәттә, татар эстрадасы легендасы булган кешенең бөтен нәрсәгә үз фикере дә булырга тиеш. Әнә шундый фикерләрнең – берсе тел һәм милләт турында.
Телне саклар өчен сәнәк, балта күтәреп урамга чыгарга кирәкми. Ул бик гади – өйдә татарча сөйләшергә кирәк. Башкорт башкортча сөйләшсен, татар татарча сөйләшсен. Өйдә булмаган тәртипне илдән сорарга ярамый.
Тел сакланыр өчен, үз милләтең белән пар табып яшәү дөресрәктер, дип уйлыйм. Чөнки уртак гаиләләрдә татар теле сакланмый. Әгәр дә башка милләт егете татар кызын ала икән, аның тамагы тук, өсте бөтен, өе җыештырылган, эше беткән була. Әгәр дә киресенчә, татар егете башка милләт кызын ала икән, «пиши пропало». Кичәге ашны ашап, доставка белән ашап гомере үтә инде теге мужикның. «Вечный ураза» обеспечен, – диде ул.
Татар халкын шулай берләштерүче, күзенә карап тотардай җырчысы бар әле. Юкка гына бер тамашачы сәхнәгә менеп, Салаватның башына таҗ кидертеп куймагандыр. Әле үзенчәлекле бүләк өчен ул хатынга тамашачылар кул кысып рәхмәт әйтте.
«Без – бик бәхетле халык. Беренчедән, без яшибез Россиядә. Европага карагыз да гыйбрәт алыгыз. Татарстанда яшәү – безгә Аллаһы Тәгалә тарафыннан бонус. Ә Казанда яшәү – бонус с кешбэком», – диде Салават һәм Роберт Рәкыйпов белән Роберт Андреев иҗат иткән «Мин яратам сине, Татарстан» җырын башкарды. Бу җыр башлану белән бөтен зал торып басты. Татар халкының, Татарстанның рәсми булмаган гимнына әйләнде «Мин яратам сине, Татарстан». Легендар Салаватның концертын шушы җыры белән тәмамлавы да бик урынлы булды.