Камал театрында Салават Фәтхетдиновның 36нчы сезон концертлары бара. Җырчыга тамашачылары чәчәкләр генә түгел, үзенчәлекле бүләкләр бирүләрен дә дәвам итә. Бер тамашачысы Салават Зәкиевичка таҗ бүләк итеп, башына кигезеп куйган. Салават Фәтхетдинов мондый бүләктән үзе дә каушап куйды.
«Менә тагын бер проблема. Хәзер королева кирәк инде. Бу — музейда, бик матур иттереп, үз урынын алыр. Бүләк алганда шундый кыенсынам. Үземне Якубович сыман тоям. Әллә нәрсәләр бирәләр инде», – диде ул, үзенчә көлеп.