Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Салават Фәтхетдинов Вадим Захаров турында: «Шаккатам инде мин аңа»

news_top_970_100
Салават Фәтхетдинов Вадим Захаров турында: «Шаккатам инде мин аңа»
Фото: «Татар-информ» архивы

Салават Фәтхетдинов традицион август концертларында Вадим Захаровның «Бер елганың ике ярында» җырын башкарды. Аның алдыннан Вадим Захаров турында шаяртып та алды.

Вадим – бик шәп кеше, ул минем иң якын дусларымның берсе. Мин аны «Татарстандагы иң зур җырчы» дип йөртәм. Ул 128 килограмм. Аның күңеле дә, йөрәге дә гәүдәсе сыман зур, киң. Ул бер тапкыр да бер кешегә дә үпкәләми. Ул хәтта сүгенә белми, шаккатам инде мин аңа. Ятларга була бит инде, өйрәнергә. Юк, – дип көлдертте Салават тамашачысын.

Фото: © Вадим Захаровның социаль челтәреннән

Ул Вадим Захаров белән бәйле кызыклы хәлне дә искә алды.

Миңа иң ошаганы – юморы шәп аның. Берсендә бер Сабантуйга бардык. Эссе көн инде. Минем шикәр белән проблема булгач, бераз кайсыбер әйберләрдән тыелырга туры килә. Шуңа күрә үзем белән шикәрсез морслар ясап алып барам, йә хатын ясап җибәрә. Шуны эчеп торам инде. Вадим әйтә: «Салават абый, 1-2 йотыйм әле», – ди. «Мин сиңа икенчене бирәм», – дип, яңаны бирдем.

Шуннан, шабыр тиргә батып, Филүс Каһиров килеп чыкты. Филүс бит ул кыш көне дә тирли.

Вадимга әйтә: «Вадим, бир әле, берне йотыйм әле», – ди. «Бирмим, нишләп сиңа бирим мин. Миңа аны Салават абый бирде, аның бүләге. Үзеннән сорап ал, монысын бирмим», – ди. Елмаймы да, көлми дә, «бирмим» ди. Филүс үпкәли башлады. «Беренче очрашу түгел бит, Вадим, бир инде», – ди. Морс кими дә кими, әз генә калып бара, Филүснең өмете өзелгәннән өзелә: «Кеше бул инде, Вадим, әйдә инде», – ди. Вадим: «Мә-мә-мә», – диде дә, морсны болай итте дә (чукындыру күрсәтә – ИТ) сузды. «Да пошел ты», – дип, тегесе чыгып ук китте. Әй Вадим рәхәтләнеп көлә-көлә эчеп бетерде шуны. Мин булсам, башкачарак әйтер идем, кычкырмады да, талашмады да. Пожалуйста, бирде бит, эч. Ул егет турында сөйләрлек, – дип сөйләде Салават Фәтхетдинов.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100