news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Салават Фәтхетдиновның әнисе вафат булган

news_top
Салават Фәтхетдиновның әнисе вафат булган
Фото: "Татар-информ" архивы

Татарстанның халык артисты, Россиянең атказанган артисты Салават Фәтхетдиновның гаиләсенә зур кайгы килгән. Җырчының әнисе Тәкълимә апа вафат булган. Бу хакта Данир Сабиров социаль челтәрдәге сәхифәсендә хәбәр итә.

«Остазым Салават абыйның әнисе вафат булган, дигән хәбәр килеп иреште. Фәтхетдиновлар гаиләсенең авыр кайгысын уртаклашам.

Тәтешле якларында концертлар белән булганда, Тәкълимә апа янына кереп, бер чынаяак чәү эчү – үзе бер гореф-гадәт иде. Күңелле кеше иде. Соңгы елларда урын өстендә генә ятып торса да, сөйләшә, шаяртып та ала иде.

Авыр туфрагы җиңел булсын», – дип яза артист.

«Интертат» Салават Фәтхетдиновның һәм якыннарының кайгысын уртаклаша.

«Инәй белән тәгәрәп ятабыз»: Салават Фәтхетдинов әнисе белән кочаклашып ята

«Курчак кадәр генә инде» – Данир Сабиров Салават Фәтхетдиновның әнисенең хәлен белгән

Салават Фәтхетдинов: «Инәйнең хәлләре яхшы түгел»

Салават Фәтхетдиновның әнисе егерменче оныкчыгын күрү бәхетенә ирешкән

Салаватның энесе урын өстендәге әниләрен өч ел карый

«Ашауны гына онытмыйм» – Салават Фәтхетдиновның әнисе Данир Сабиров белән сөйләшә

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар