news_header_bot
Язманы тыңлагыз

«Ашауны гына онытмыйм» – Салават Фәтхетдиновның әнисе Данир Сабиров белән сөйләшә

news_top
«Ашауны гына онытмыйм» – Салават Фәтхетдиновның әнисе Данир Сабиров белән сөйләшә
видеодан скриншот

Данир Сабиров Тәтешле якларына концерт белән килеп чыккач, гадәттәгечә, остазы Салават Фәтхетдиновның әнисе Тәкълимә апаның хәлен белешкән. Тәкълимә апа бүгенге көндә Тәтешле районы Аксәет авылында олы улы һәм килене тәрбиясендә гомер кичерә. Кызганыч, Тәкълимә апа бу юлы Данир Сабировны танып бетерә алмаган.

«Каян килдегез?» – дип сорый ул артисттан. Улы Рафил: «Әни, бу – Данир-болтун ич», – дип хәтеренә төшермәкче була.

«Барыбер исемә төшмәде», – ди Тәкълимә апа.

«Ярар, кирәгем шуның хәтле генә», – дип шаяртып ала Данир.

«Хәзер күп кешене онытам шул, балакаем, ашауны гына онытмыйм», – дип көлдереп ала җор телле Тәкълимә апа кунакларны.

«Әле яшеңне онытмыйсың, Тәкълимә апа. Узган ел яшеңне искә төшерә алмаган идең», – дигәч: «92 яшь», – дип, җөпләп куя ул. 

 «Шалтырата, кайтып йөри», – дип, Тәкълимә апа Салават улының да хәлләрен сөйләп алган Казан кунакларына.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар