news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Салават Фәтхетдиновның әнисе егерменче оныкчыгын күрү бәхетенә ирешкән

news_top

Салават Фәтхетдиновның әнисе Тәкълимә апа үзенең егерменче оныкчыгын күрү бәхетенә ирешкән. Җырчының туганнан-туган энесе Айдар Фәтхетдиновның кызы туды дип язган идек. Айдар белән тормыш иптәше кызчыклары Айгизәне Башкортстанның Тәтешле районы Аксәет авылына зур инәйләре янына алып кайтып күрсәткән.

«Зур инәебезнең егерменче оныкчыгы. Исән-сау булыйк барыбыз да» , - дип яза Айдар социаль челтәрләрдә әбиләре белән төшкән фотоны урнаштырып. 

«Менә бит бәхетле әби, күпме оныклар, оныкчыклар күргән», «И, Аллакаем, бер айлык Айгизә, 91 яшьлек әбисе. Шушы оныгының баласын күрү иң зур бәхет бит. Исән-сау, гомерле булсыннар», «Әбигә исәнлек, ә оныкчыгына бәхетле, шатлыклы гомер», - дип яза Айдарның виртуаль дуслары.

Салават Фәтхетдиновның урын өстендәге әнисен инде унбиш ел буе төпчек улы Рафил Фәтхетдинов карый дип язган идек. 

Фото: © Айдар Фәтхетдиновның социаль челтәрдәге сәхифәсеннән

 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар