Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Курчак кадәр генә инде» – Данир Сабиров Салават Фәтхетдиновның әнисенең хәлен белгән

news_top_970_100
«Курчак кадәр генә инде» – Данир Сабиров Салават Фәтхетдиновның әнисенең хәлен белгән
Фото: © Данир Сабировның социаль челтәрдәге сәхифәсеннән

«Башкортстанның Тәтешле районына концерт куярга килгәч, Аксәет авылына Салават Фәтхетдиновның әнисе янына кунакка керми калган юк, бу инде традициягә әверелде. Быел да Тәкълимә апа белән күрешү насыйп булды. Кызганычка, «вакыт безне кызганмый». Әмма, ни булуга карамастан, легенданың әнисе мине «таныдым» диде», – дип язган артист төрле елларда төшкән фотоларны куеп.

Юмористның язылучылары әбигә ничә яшь булуы, кем белән яшәве белән кызыксынган. «Урын өстендә яткан кешене фотога төшерергә ярамый» , – дип язучы да бар. Шулай ук Тәкълимә апаның нык ябыгуын «курчак кадәр генә калган» дип белдергәннәр.

Салават Фәтхетдиновның әнисенә озын гомер, ә караучыларга «Аллаһы ярдәм бирсен» дип теләгәннәр.

Фото: © Данир Сабировның социаль челтәрдәге сәхифәсеннән

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100