Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Шайтаннан килгән төшләрдән имин булыр өчен нишләргә?

news_top_970_100
Шайтаннан килгән төшләрдән имин булыр өчен нишләргә?
Фото: © "Татар-информ"

Тимергали хәзрәт Юлдашев телеграм-каналында шайтаннан килгән төшләрдән имин булыр өчен нишләргә икәне аңлатыла.

«Мондый вакытларда: Әгуузү («з» хәрефе сакау итеп укыла) билләәһи минәш-шәйтаанир-раҗиим» сүзләрен («Куылган шәйтанның явызлыгыннан Аллаһка сыенам») әйтеп, сул якка карап, 3 тапкыр төкерергә; «Ихлас», «Фәләкъ», «Нәс», «Әл Бәкара/Сыер» сүрәсенең 255нче аятен («Аятел-Көрси») укырга кирәк.

Мондый куркыныч төшләрдән имин булыр өчен, йоклар алдыннан: тәһарәт алырга; югарыда әйтелгән сүрәләрне укып йокларга яту хәерле булыр.

Расүлебез салләллаһу галәйһи вә сәлләм кулларын күтәреп (дога кылгандагы кебек), бу сүрәләрне укый һәм учларына өреп, тәненең кулы җиткән һәр урынын ышкып чыга торган булган. Һәркемгә дә бәрәкәтле, имин, хәерле эш атналары теләп калам», – диелә хәбәрдә.

Бу темага:

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100