Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Чынга аша торган төшләр күрүчеләр: «Төшемә әни кереп кисәтә»

Кешеләр еш кына чынга аша торган төшләр күрә. Кемдер аларны юрый, аңлата да белә. Икенчеләр исә, тормыштагы хәлләргә карап кына төшләрен искә ала. Төшләре чынга ашкан кешеләр белән сөйләштек.

news_top_970_100

Кешеләр нинди генә төшләр күрми! Берәүләрнеке күпмедер вакыттан соң чынга ашса, калганнарныкы берәр фантастик фильм сценариенә охшаш була. Берәүләр моңа аңлатма табарга тырышып, юрасалар, икенчеләр исә искә дә алмый. Нинди генә төш юрый торган китаплар юк!

Чынга аша торган төшләрне психиканың әйтеп җибәрүе (подсказка) дип тә атыйлар. Зигмунд Фрейд исә, төшләр сәеррәк булган саен, аның тирәнрәк мәгънәгә ия булуына ышанган. «Эчке оракул кебек, алар кайсы якка таба качарга кирәген дә әйтә», – ди ул.

Кеше үзенә чынга аша торган төшләрнең кайчан керүен әйтә алмый. Белгечләр исә, мондый төшләрне дә «сүтеп» була алуын билгели, ягъни аларны аңлатып була, диләр алар. Хәтта ки, бу төшнең кайчан чынга ашасын да әйтеп була икән.

Йокыны 3 этапка бүләләр: башы, уртасы һәм ахыры. Юраучылар фикеренчә, төш йокының беренче фазасында керә икән, димәк, ул 1 ел эчендә чынга ашачак. Икенче фазасы төн уртасына туры килә. Бу вакыттагы төшләр 6 ай эчендә чын булып куя. Ә инде таң алды төше 1 ай дигәндә каршыгызга килеп басарга мөмкин икән. Менә-менә таң атам дип торганда күргән төш 2 атнадан да кимрәк вакытта чынга аша.

«Төшләремне файдага кулланырга өйрәнәсем килә»

Төшләре чынга ашкан кешеләр белән сөйләштек. Мәскәүдә яшәүче Чулпан:

Мин сюжетлы, бай эчтәлекле төшләр күрәм. Иртән торганда төшемне бөтен нечкәлекләре белән хәтерлим, гадәттә. Вакыт-вакыт, төшләремнең чынга аша торганнары да очрый. Тик аның чынга аша торган төш булуын аңламыйм, андый сиземләү юк миндә. Тормышымда барган хәлләргә карап кына төшемдә күргәнем искә төшә.

Узган елның ноябрь ахырында күргән төшем чынга ашты. Төштә күп итеп су күрдем. Краннан да, стена буйлап та күп итеп су акты, обойлар да ертылып төште судан. Шулхәтле су күп иде, әйтеп бетергесез. Ул көнне иртән торып эшкә киттем. Шунда сәгать 11дә шалтыратып, безгә күршеләребезгә су агызуыбыз турында әйттеләр. Без 9нчы катта торабыз. 2нче катка кадәр су аккан бездән. Зыян күргән күршеләребез фото җибәрә башладылар. Нәкъ төшемдәге сыман иде. Төшләремнең аерым бер системасы юк. Кайвакытта бик еш керә чынга аша торганнары. Бүгенгесе чынга ашар, дип уйлап та булмый, чөнки мин көн саен төшләр күрәм, һәм алар барысы да вакыйгаларга бик бай була, – ди ул.

Чулпан үзенең сыйныфташының авырлы булуын да төшеннән күреп белгән. Тагын шундый бер очрак булган әле.

Иптәш кызым 9 ел кияүдә булып та, балага уза алмады. Ире белән аерылыштылар да, дус кызым элек йөргән егетен очратып, кавышып та куйдылар. Шул дустымны ап-ак ромашкалы аланда җылы җилләргә битен куеп назланып торганын күрдем. Иртән торгач ук, башыма иң беренче килгән уй – ул авырлы. Авылга кунакка кайткач, мине кунакка чакырды. Шунда сөйләшеп утырганда, син авырлы түгелме соң, дип сорадым үзеннән. Чынлап та шулай булып чыкты, – ди ул.

Чулпан безгә үзенең тагын бер чынга ашкан төше турында сөйләде. «Белмим, монысына ышанырсызмы, юкмы», –дип, аның кеше ышанмаслык икәнен алдан әйтеп тә куйды. Монысында ул үзе катнашмаган, читтән генә карап торган кебек булган.

Ике кеше кәгазьгә кул куя. Кулларын гына күрсәм дә, аларның берсенең Байден, икенчесенең Путин булуын аңлыйм. Араларында бер клоун чабулап йөри, монысын белмим. Икенче көнне иртән иремә сөйләгәндә дә, төшемә әллә ниләр керде дип, шаккатып көлдек. Күпме вакыт үткәндер, белмим, соңыннан бар кешегә дә билгеле хәлләр башланды. Шушы төшем турында берничә ай үткәч кенә искә төште.

Бу төшләр бит инде миңа болай гына керми. Кисәтү кебек кайберсе, тик алдан аңламыйм, төшләремне «чишә» белмим. Шушы якны ничек тә булса үстерәсем килә, аны файдага кулланырга өйрәнер идем, – ди ул.

«Төшемә әнием кереп, мине кисәтә»

Казанда яшәүче Әлфия апаның да төшләре чынга аша. Сөйләгәннәреннән шундый нәтиҗә ясап була, ул күбрәк милек, нигез белән бәйле төшләр күрә икән.

Абыем еш кына «салырга» ярата минем. Инде үзе дә бабай булуга карамастан, менә шундый хәлләр булып ала. Шул чакта төшемдә гел инде күптән гүр иясе булган ата-анамны күрәм. «Абыеңа ярдәм кирәк», – ди алар миңа.

Бу төшемне күптән күргән идем инде. Авылда икән мин. Берзаман дөньяны кап-кара болыт каплады, кинәт кенә нык салкынайтып җибәрде. Әнине дә күрдем, салкын диеп, оек киеп утыра иде. Бу – көзнең кышка кереп барган мәле. Кинәт кенә салкынайтып җибәрде дә, авылдагы йортта батареялар шартлаган иде. Йортка күз-колак булып торучы күршеләрем шалтыратып хәбәр бирде, – ди ул.

Әлфия апаның икенче төше дә нигез белән бәйле булып чыкты. Төшенә күршеләренең йортлары керә.

Ут күршеләребез белән бик дус без. Әниләре вафат иде. Йортка җәй көне кызлары гына кайтып йөри иде инде. Төш күрәм. Күршеләр җирендә 4 ят баш күрдем. Җәнҗал, талаш. Уянып киткәч, күршегә шалтыраттым. «Йортыгызны сатарга җыенмыйсыздыр бит», – дип төшемне сөйләп бирдем. «Әни дә юк, монда кайтып йөрисем килми», – дип, сеңлесе сатмакчы булган икән. Күршем риза булмаган. Шуннан, ничектер уртак сүзгә килеп, өйне сатмадылар. Әле һаман да күршеләр булып яшибез җәйләрен.

Кайнатам белән кайнанам вафат булгач та, бер кызлары мыштым гына йортны сатмакчы иде. Ә алар 3 бертуган. Кайнанам төшемә керде шунда. Өй алды бакчасы рәшәткәсенә таянган җаным, әкрен генә өйгә таба атлап бара, керә генә алмый. Бик яхшы кеше иде ул. Төшемә кереп, безне шулай кисәтеп куйды, – ди ул.

Әлфия ханым үзләре авылындагы бер әби турында сөйләде. Бу хәлләр моннан күп еллар элек бер авылда була. Авылларында бер кыз юкка чыга. Башта ул туганнарына кунакка баруын әйтеп китсә дә, очраклы рәвештә генә кызның анда булмавы ачыклана. Әнисе борчыла башлый. Авылларында югалган әйберләрне табарга булыша торган бер карчык була. Ул кызның бер әйберен баш астына куеп йоклый да төш күрә. Кызның исән-сау кире әйләнеп кайтачагын да әйтеп бирә. Кая булып, нишләп йөргәнен дә бөтен нечкәлекләренә кадәр сөйләп бирә: кыз хастаханәдән баладан котылып йөргән була.

Шомлы төшләр күргәч, Әлфия апа дога кыла икән. Җанын шулай тынычландыра.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100