Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Куркыныч төшләр күрүдән котылып буламы?

Нинди генә булсалар да, куркыныч төшләр сәламәтлеккә зыян сала алмый.

news_top_970_100
Куркыныч төшләр күрүдән котылып буламы?
pixabay.com/ru

Пандемия вакытында куркыныч төшләр күрү, аларның эмоциональлеге арткан икән. Моннан ир-атларга караганда хатын-кызлар күбрәк зарлана. Куркыныч төшләрдән ничек котылырга? Бу сорауга психология фәннәре кандидаты, психоаналитик, сомнолог, югары категорияле психолог, доцент Алексей Мелехинга сылтама белән «АиФ» басмасы яза.

Куркыныч төшләрнең иң популяр сюжеты — кайдадыр ябылып, бикләнеп калу. Бу аэропортта, лифтта, караңгы бүлмәдә булырга мөмкин. Кеше үзен чолгап алган чынбарлыктан котыла алмый. Куркыныч төшләрнең икенче төрлесе — күп кеше арасында калу: моннан котылып булмау хисе барлыкка килә. Шулай ук ахыры аяныч бетә торган ялгышлар турында да төшләр еш керә.

Нинди генә булсалар да, куркыныч төшләр сәламәтлеккә зыян сала алмый. Фактта бу бары тик психиканың эшләве генә. Әмма мәхшәрләр атна дәвамында берничә тапкыр керә икән, йокысызлык, борчылу һәм башка иммунологик үзгәрешләр барлыкка киләчәк.

Куркыныч төшләрдән котылу артык авыр түгел. Башта көн режимын дөрес итеп бүләргә өйрәнергә кирәк. Бер үк вакытта йокларга ятарга тырышыгыз, йоклар алдыннан күп ашамагыз, кофе һәм алкоголь эчмәгез. 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100