Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Төсле төшләр күрми идем, юньлегә түгел бу»: ике кодагый бер-бер артлы янган

Мамадыш районы Ишки авылында бер-бер артлы чыккан 2 янгын кодагыйлар Рәсүлә Хуҗиеваны –мунчасыз, Саҗидә Гафурованы йортсыз калдырган. «Интертат» Рәсүлә апаның – кызы, ә Саҗидә апаның килене булган Инзилә Гафурова белән сөйләште.

news_top_970_100
«Төсле төшләр күрми идем, юньлегә түгел бу»: ике кодагый бер-бер артлы янган
Инзилә Гафурова җибәргән фотолар

«Кисәткән кебек, әтиегез төшемә керде»

Рәсүлә апа белән тормыш иптәше Мансур абый әлеге нигездә икесе генә гомер итә. Узган ел, тәмләп керерлек булсын дип, яңа мунча җиткергән булганнар. Уллары Ленар белән Мансур абый, һәр кадагын үз куллары белән кагып, бөтен күңелләрен биреп төзегәннәр аны. 

27 февраль көнне көндезге сәгать 1ләрдә хуҗалар мунчаларының дөрләп янганын абайлап ала.

Тулыр-тулмас 1 сәгать эчендә бөтен хезмәтебез көлгә әйләнде, – ди Рәсүлә апаның кызы Инзилә. – Ут мунчаның веранда ягында башланган. Андагы розеткада кыска ялганыш булган, дип баралар. Аннары верандадан мунчаның эченә, вагонкаларга күчкән. Мунчаны дөрләп янып яткан мәлендә генә күреп алганнар.

Әле ярый янгын көндез булды. Әгәр авыл халкы йоклаган вакытта чыкса, әниләрнең йортлары да, ихаталары да калмас иде. Безнең авыл халкы бәла-каза килгәндә бик зур бердәмлек күрсәтә ул. Тиз арада бөтен авыл җыелып, янгын сүндерүчеләр килгәнче үк сүндереп тә бетергәннәр. Ялкын лапасларга да, йортка да күчеп өлгермәгән, – ди Инзилә.

 

Фото: © Инзилә Гафурова җибәргән фотолар

Кисәткән кебек, бу көнне Рәсүлә апаның төшенә күптән вафат булган беренче ире кергән.

Әтиебезнең  арабыздан киткәненә 18 ел инде. Мансур абый – әнинең икенче тормыш иптәше. 27се мәрхүм әтиебезнең туган көне иде. Әни иртән генә: «Әтиегез туган көнендә төшемә керде. Мунчада юынып утырганын күрдем. Аннары тәмәке төпчеген идәнгә ташлады да, мунчабызда ут чыкты», – диде. Әти үзенә күрә «сак булыгыз» дип аңлатмакчы булгандыр. 

«Сездә тагын янгын»

Иң мөһиме – үзегез исән-сау, торырга йортыгыз, тавык-чебешкә каралты-курагыз бар, – дип, әнине тынычландырып, китеп барган идек. Икенче көнне көндезге сәгать 3ләрдә: «Сездә тагын янгын», – дип шалтыраталар. Бу юлы инде кайнанам Саҗидә әнинең йорты яна.

Әле ярый әни белән Наилә апаның (кызы) Казанга киткән вакытлары туры килгән иде. Соңгы елларда Саҗидә әнинең күзләре күрми башлады. Наилә апа, эшеннән китеп, аның янына торырга кайтты. Дөрес, гомер иткән йорты булгач, Саҗидә әнине монда җитәкләп йөртергә кирәкми. Кеше ярдәменнән башка да урамга чыгып йөри ала, мунчага бара, тәлинкәсе, кашыгы кайда ятканын тәгаен белә. «Әни, син, күрмәгән килеш, ничек шулай җиңел йөрисең», – дип шакката идек үзенә.

2 атна элек, хастаханә юлында йөрисе булып, Наилә апа Саҗидә әнине алып шәһәргә киткән иде. Март ахырында кире кайтырга ниятләп тордылар. Нидер булачагын сизгән кебек, әни авылга ашкынды. «Кайчан кайтабыз, кызым», – дип, Наилә апаны аптыраткан. «Әни, әле 2 атна гына бит килгәнебезгә. Март ахырына кадәр түз инде», – дип әйттем, ди Наилә апа. Янгын чыгарга берничә көн кала, әни миңа да: «И, авылга кайтасым килә инде. Шәһәрдә тора алмыйм, һава җитми миңа монда», – дип шалтыратты. Олы кешеләр нидер тоемлыйдыр алар, миңа калса, чөнки Саҗидә әнигә дә бу бәла алдыннан сәер төш кергән. «Төрле-төрле төстәге чәчәкләр арасында шундый ук төсле күлмәк киеп утырам. Сукырайганнан бирле төсле төшләр күргәнем юк иде, әйбәткә түгел бу», – диде.

 

Фото: © Инзилә Гафурова җибәргән фотолар

Саҗидә әни өчен бу йорт – бөтен барлыгы, тормышының бөтен яме иде. Әткәй белән икесе үз куллары белән төзегәннәр алар аны. Гөрләтеп 11 баласын үстереп оясыннан очырган йорты бу аның, оныкларын тәрбияләгән йорт.

Сез аның нинди бурадан ясалганын белсәгез икән. Миңа калса, андый нык, юан бүрәнәле имән буралар гомумән юктыр хәзер. Балалары күп булгач, бу өйнең беркайчан да буш торганы булмады. Соңгы елларда бик күп көч куеп, тышлап, өстәмә өлешләр ясап, барыбыз да сыярлык итеп яңарткан идек без аны. Пластик тәрәзәләр куйдырган идек. Наилә апа әлеге йортны матурлауга, гөл кебек итеп тотуга аеруча зур көч куйды. Ул әлеге хәсрәттән нык авырып китте. Әнинең дә бу борчулардан сәламәтлеге мактанырлык түгел.

Янгынның нәрсәдән чыкканын белдегезме?

Без, янгын аш бүлмәсендәге суыткычның шнурыннан башланып киткән, дип уйлыйбыз. Аннан чаршауларга, элеп куелган киемнәргә үрләгән.

Ул көнне җил бик көчле булды. Тиз арада аш бүлмәсеннән залга таралды.

Өйдән берни дә алып чыгып булмады. Кием-салым, җиһазлар янып көл булды. Безнең Саҗидә әни – бик запас белән яши торган кеше. Йорттагы гомере буе җыйган табак-савытларын, өр-яңа мендәр-юрганнарын бик жәлли. Савыт-сабасын ашлар уздырганда башкаларга да биреп тора иде. Күптән әзерләп куелган үлемтек әйберләре дә янды…

 

Фото: © Инзилә Гафурова җибәргән фотолар

Янгын сүндерүчеләр озак килдеме?

Янгын сүндерүчеләр тиз килде, дип әйтмәс идем. Бер машина бөтенләй яртылаш кына тулы килеш килде, аннары аны икенчесе алыштырды. Өй инде бөтенләй янып беткәндә генә берничә машина булдылар. Аларны да аңлап була, ерак ара бит. Аларның кайсы Тәкәнештән, кайсы – Олыяздан, кайсы Мамадыштан килә. Тик алар төнге 2гә кадәр, яңадан кабынып китмәсен дип, саклап тордылар, зур рәхмәт аларга. Берсе дә кайтып китмәде.

 

Фото: © Инзилә Гафурова җибәргән фотолар

Авыл җирлеге башлыгы Рифат Хафизов шәхсән үзе трактор белән бүрәнәләрне этеп төшереп торды, ә авыл егетләре шланглардан су сиптерделәр. Инде сүнгән кебек була да, ут җил белән яңадан кабынып китә. Шуңа күрә, күчә күрмәсен дип, лапас-мунчаларны авылдашлар нык саклады. 

Бу көннәрдә өй тирәсен җыештыру эшләрен башлаячакбыз. Саҗидә әнинең Чаллыда яшәүче туганы, янгын калдыкларын түгәр өчен, 3 «КамАЗ» машинасы җибәрергә вәгъдә бирде. Авыл җирлеге дә техника белән ярдәм итәчәк.

 

Фото: © Инзилә Гафурова җибәргән фотолар

«Мунчада яшәячәкмен»

Саҗидә әни шәһәрдә яши ала торган кеше түгел. «Мин, кайтып, мунчада булса да  торачакмын», – ди безгә. Мунчаны да бик күп чыгымнар чыгарып төзекләндергән идек. Булса да, мунча – мунча бит инде ул. Картлык көннәрен уңайлы шартларда уздырырлык кечкенә генә булса да бер йорт салып бирәсе иде әнигә җәй эчендә.

Иртәгә иминият фондыннан белгечләр киләчәк. Йортны ел саен иминиятләштерә идек, әни бу мәсьәләдә каты торды, пенсия акчасыннан билгеле бер сумманы шушы максатларга дип алып куя иде. Артык зур сумма чыкмаса да, нигезен эшләргә булса да җитәр, дип торабыз. 

Авылдашлар искиткеч зур ярдәм күрсәттеләр. Януыбыз хакында Интернет челтәренә куйгач, бөтен Татарстаннан ярдәм җибәрә башладылар. Төрле-төрле якларда таралып яшәүче туганнарыбыз да бик күп. Бөтенесе дә кулларыннан килгәнчә булышырга тырышты.

 

Фото: © Инзилә Гафурова җибәргән фотолар

Саҗидә әни – бик акыллы, ачык күңелле хатын-кыз. Мин – аның килене. Килен белән кайнана арасында еш кына аңлашылмаучанлыклар була. Ә мин менә ничә еллар яшәп, аның үземә карата бер авыр сүз әйткәнен дә хәтерләмим. Мин генә түгел, башка киленнәре дә шушы сүзне кабатлаячак... Бик зирәк, һәрвакыт дөрес киңәшләр бирә торган кеше, минем өчен иң әйбәт әнкәй ул.

Саҗидә әни авылдашларына карата һәрвакыт яхшы мөгамәләдә булды. Кем генә ярдәм сорап килсә дә, берсен дә кире бормады. Шуңа да авылыбыз халкы да әнинең кайгысына битараф калмагандыр, дибез. Пенсионер әбиләргә кадәр 1000әр сум акча китереп бирделәр. Барысына да рәхмәтләребез чиксез, – диде Инзилә.

Укучыларыбыз арасында да бәла килгән гаиләләргә ярдәм күрсәтергә теләүчеләр булмый калмас. Акчаны түбәндәге номерларга җибәрергә мөмкин.

Мунчасы янган Рәсүлә Хуҗиева: 8-953-490-95-73 (улы Хуҗиев Линар Илдарович, Тинькофф)

Йортсыз калган Саҗидә Гафурова: 8-987-417-78-58 (кызы Вафина Наилә Кавиевна)

 

Фото: © Инзилә Гафурова җибәргән фотолар

 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100