Әбри Хәбриев «Ә син?» тапшыруына Руслан Кираметдиновны чакырган. Тапшыру азагында җырчыга «серле десерт» тәкъдим ителгән. Руслан 2 сорауга җавап бирергә яки өсте капланган десертны ашарга тиеш була.
Җырчы билгесез десерттан шикләнә, шуңа үзен нык кызарткан сорауга җавап бирергә була. Җитмәсә, тапшыруны алып баручы «десерт урынына суалчан, корт, бүтәкә, кызыл борыч һәм теләсә нинди әйбер булырга мөмкин» дип куркытып тора.
«Берәр корттыр әле анда» – дип көлә Руслан.
Җырчы уйланып, аптырап утырганнан соң, сорауга җавап бирергә була.
– Хәзерге вакытта очрашып йөргән, күңелеңә хуш килгән хатын-кыз бармы?
– Бар.
– Социаль челтәрдә Чаллы радиосында эшләүче кыз белән фотолар күренә. Сезнең арада нинди мөнәсәбәтләр?
– Фотоларны күргәч, халык та кызыксына. Безнең дусларча мөнәсәбәтләр. Ничек җавап бирергә белмим (җырчы рәхәтләнеп көлә).
– Ничек бар, шулай җавап бир, – ди Әбри.
– Юк инде, нормально. Мөнәсәбәтләр эш буенча гына. Гомердә кызарганым юк иде, кызарып утырам. Ул да бу тапшыруны карый инде.
– Бернинди якынлык, хисләр юкмы?
«Хисләр килә дә, китә ул», – дип җырлап җибәрә Руслан.
Аннары алар серле десертны ачып карый. Тапшыруның бу өлешендә Әбри Хәбриев белән Руслан Кираметдинов рәхәтләнеп көлешәләр.
– Тавык тәпие, тырнагын да кисмәгәннәр. Бәлешләргә салалар бит каз тәпиен, кайвакыт тавык тәпиен дә.
– Авыл тавыгы ул, маникюрга йөрми. Кайбер кеше аны тәмләп, ләззәтләнеп кимерә-кимерә ашый бит.
– Әллә ярый сорауга җавап биргәнмен, утырыр идем хәзер тавык тәпие кимереп.
«Бик матурлар, сөбханалла!» – Руслан Кираметдинов сөйгән ярын күрсәткән?!
Руслан Кираметдинов кочагына алып төшкән кыз өчен тавыш бирүне сораган.
Лилия Гатинага Руслан Кираметдиновны кулдан ычкындырмаска киңәш итәләр.