Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Бик матурлар, сөбханалла!» – Руслан Кираметдинов сөйгән ярын күрсәткән?!

news_top_970_100
«Бик матурлар, сөбханалла!» – Руслан Кираметдинов сөйгән ярын күрсәткән?!
Рамил Гали

Җырчы Руслан Кираметдинов Телеграм каналында серле фото белән уртаклашкан. Сурәтнең серлелеге шунда – ул бер чибәр кызның биленнән кочаклап төшкән. Җырчы фотоны, фотодагы кызның кем икәнлеген берничек тә шәрехләмәгән, ә бары тик, гадәтенчә, виртуаль дусларына: «Хәерле имин кичләр, дуслар», – дип кенә язып куйган.

Руслан элеккеге хатыны җырчы Ильмира Нәгыймова белән аерылышканнан соң, шәхси тормышына кагылырлык имеш-мимешләргә юл куймаган иде. Моңа кадәр... Әлеге фотодан соң инде, аны бик күпләр, ниһаять, «башлы-күзле булуы» белән тәбрикләгәннәр. «Ай, нинди матурлар!», «Бер-берсенә охшап торалар», «Күзләр тимәсен», «Сөбханалла!», «Маладис, Руслан», – дип сокланучылар, аның өчен ихлас шатланучылар байтак.

«Кем соң бу кыз?» – дип кызыксынучылар да шактый.

Руслан кочагындагы кызны танып алучылар да булган. «Бу бит – «Күңел» радиосында алып баручы Лилия Гатина», – дип язган берничә кеше.

«Бергәме-юкмы, без белмибез бит әле. Алар – дуслар һәм хезмәттәшләр», «Үзләре беләдер», «Әйтеп бетер инде, Руслан!» – дип түземсезләнгән Русланның кайбер Телеграм-дуслары.

Фото: Руслан Кираметдиновның Телеграм каналыннан

Комментарийлар (3)
Калган символлар:
  • 29 декабрь 2022
    Исемсез
    Руслан бэхетле булыгыз!!!шундый пар килгэнсез
  • 25 декабрь 2022
    Исемсез
    Молодец, бик пар килгэнсез
  • 24 декабрь 2022
    Исемсез
    Молодец Руслан бэхетле булыгыз
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100