news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Руслан Кираметдинов кочагына алып төшкән кыз өчен тавыш бирүне сораган

news_top
Руслан Кираметдинов кочагына алып төшкән кыз өчен тавыш бирүне сораган
"Татар-информ" архивы

Руслан Кираметдинов социаль челтәрдәге сәхифәсендә «Күңел» радиосында алып баручы Лилия Гатина өчен тавыш бирүне сораган. Ул Чаллыда уза торган «Сабантуй гүзәле» бәйгесендә катнаша икән. Гүзәл туташ өчен 2-13 июньгә кадәр көнгә берничә тапкыр тавыш бирергә мөмкин. Бу хакта җырчы язылучыларының исенә төшереп тора.

Руслан Кираметдинов Лилия Гатинаны кочагына алып төшкән фотоны куеп, дөньяны шаулатып алган иде. Җырчыны яратучылар аларга матур теләкләр теләде, аздан гына өйләндереп куймадылар…

Әйтергә кирәк, халык Русланның да күңелен күрергә тырыша, Лилияне дә җиңүче итәргә тели. Җырчының язылучылары актив тавыш бирә, башкаларны да тавыш бирергә чакыралар, башка милләт кешеләренә дә тавыш бирдертүләре турында бүлешәләр. Тавыш бирү системасын аңлап бетермәүчеләргә шунда ук ярдәм итүчеләр дә бар. Җырчының сәхифәсе бу көннәрдә «гөж» килеп тора.

Комментарийлар (1)
Калган символлар:
  • 19 май 2024
    Исемсез
    Матур Кыз,сэлэтле узе))),лэкин чэчэкле кулмэктэн курэсе килэ,ачык тостэге укымадан тегелгэн)
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар