Руслан Кираметдинов социаль челтәрдәге сәхифәсендә «Күңел» радиосында алып баручы Лилия Гатина белән видео куйган.
Видеода күренгәнчә, Руслан «бәхет булсын минем кулымда» дип җырлый, ә Лилия аның артында, җырчыга таба кулларын сузып, бәхетле елмая.
Руслан Кираметдинов Лилия Гатинаны кочагына алып төшкән фотоны куеп, дөньяны шаулатып алган иде. Җырчыны яратучылар аларга матур теләкләр теләде, аздан гына өйләндереп куймадылар. Халык тынычланып та өлгермәде, Руслан Лилия Гатина өчен тавыш бирүне сорады. Ул Чаллыда уза торган «Сабантуй гүзәле» бәйгесендә катнашкан иде.
Руслан Кираметдиновның иҗатын һәм шәхси тормышын күзәтеп баручылар кабат тынычлыкларын югалтты:
«Синең бәхетле булуыңны көтәбез. Руслан, иҗатыңда уңышлар, бирешмә»;
«Бәхетле булуыгыз!»;
«Матур пар сез»;
«Биесеннәр, кулларын билләренә куеп сөешеп биесеннән, әмма кайберәүләрнеке кебек «соңгы бию» булмасын»;
«Лилия, адашым! Әйе, бәхет үзегезнең кулыгызда. Кулыгыздан ычкындырмагыз!»;
«Руслан – тәрбияле, төпле, ышанычлы бала. Бәхетле булыгыз!»;
«Күзләр тимәсен сезгә. Сез икегез дә супер! Бигрәк пар килгәнсез!»;
«Юньле булса, хатынының кадерен белер иде»;
«Руслан начар булса, ирен күпертеп, күкрәк ясатып, бизәнеп йөри алмас иде. Ярымшәрә дә йөри алмый, Русланны ул үзе санламаган инде», – кебек комментарийлар калдырганнар.