Тракторчы ханым: Биш балам да трактор кабинасында үсте
Хатын-кыз – нәзакәтле зат, иренең эштән кайтышын өйдә генә көтеп утырырга тиеш дигән фикер күптән актуальлеген югалтты. Хатын-кыз үзе акча эшли, үзе бала үстерә, иренә назлы хатын булырга да өлгерә. Актаныш районы Татар Суыксу авылында яшәүче “тракторчы Илгизә” - Илгизә ханым Габдерәшитова – шуның ачык мисалы. Ул бер генә көн дә "хатын-кыз эшендә" эшләмәгән, хезмәт кенәгәсендә бары бер вазифа – механизатор. Шул ук вакытта үзенең төп бурычын үтәп, биш балага гомер бүләк иткән герой ана ул.