Авылда Җиңү көне: үзара салым акчасына куелган обелиск, "Үлемсез полк" йөреше, бәйрәм митингы. Теләче районыннан репортаж
1945 елның 9 мае бездән ерагая, шулай да, Җиңүне якынайткан әби-бабаларыбызны искә алу, аларның рухын хөрмәтләү традициясе сүрелми. Теләче районының Шәтке авылында Җиңү көнендә урамга Үлемсез полк чыкты. Шул ук көнне авылда сугыш каһарманнарына обелиск куелды. Обелискны авыл халкы үзара салым акчасына куйдыртты.
Чарада мәктәп укучылары сугыш кырларында ятып калган һәм Җиңү белән кайткан сугышчыларга багышланган театральләштерелгән тамаша тәкъдим иттеләр. Кызлар-егетләр Җиңү турында җырлар белән чыгыш ясадылар, биюләрен башкардылар.
Алан һәм Күкчә авылында Бөек Ватан сугышы ветераннарын искә алдылар
Бәйрәм митингы Теләче районы Алан авылында да узды.Алан авыл җирлеге район үзәге Теләчедән 12 км читтә урнашкан. Авыл җирлегенә 4 авыл: Алан, Балыклы, Күкчә һәм Ключище авыллары керә. Авыл җирлегеннән Бөек Ватан сугышына 551 кеше киткән. Шуларның 327 әйләнеп кайтмаган.
- Ветераннарны хөрмәтләп, һәр елны бәйрәм чаралары оештырабыз. Алан - безнең үзәк авыл булып исәпләнә. Шуңа күрә митингны анда башлап җибәрдек, соңыннан Күкчә авылына төштек. Аллага Шөкер, ике сугыш ветераныбыз исән-сау. Берсе - Күкчә авылыннан Таисия Сабирҗанова, икенчесе - Аланнан Барый Галиев. Тыл ветераннары - 27 кеше. Фронтта да, тылда да бердәм көч куеп фашизмны юк итә алган халкыбызның батырлыгы онытылырга тиеш түгел. Җиңүгә үз өлешен керткән һәр авылдашыбыз олы хөрмәткә лаек, - диде Алан авыл җирлеге башлыгы Әхмәт Хаҗиев.