Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

"Июньнең беренче яртысында әзерләнгән печән - кышын сөт арттыру өчен иң яхшысы"

Татарстанның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрының инженерлык һәм техник сәясәт буенча урынбасары Тәлгать Таһирҗанов “Татар-информ”га терлек азыгы әзерләү темплары, комплексларның әзерлеге һәм азык әзерләүгә куелган төп таләпләр турында сөйләде.

news_top_970_100
"Июньнең беренче яртысында әзерләнгән печән - кышын  сөт арттыру өчен иң яхшысы"
Тәлгать Галимҗанович, республиканың авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәре терлек азыгы әзерләү эшенә кереште. Хуҗалыклардагы сенаж базларының әзерлеге, терлек азыгы әзерләү техникасы ни дәрәҗәдә?

– Сыйфатлы терлек азыгы әзерләү – терлекчелекнең иң беренче бурычы. Терлек азыгы әзерләү кампаниясе – хуҗалыкның техник паркы һәм персоналларның квалификациясен сыный торган чор. Бу – берничә генә атна, әмма шул санаулы көннәр малларның сәламәтлеге өчен дә, аларның продуктивлыгы өчен дә, гомумән, хуҗалыкның бер еллык кереме өчен кирәк. Нәкъ менә терлек азыгы булмау сәбәпле, Кама Тамагы районының яңа оешкан “Нармонка” агрофирмасы филиаллары гыйнвар аеннан башлап, төрле районнардан 3 мең тонна сенаж сатып алырга мәҗбүр булды. Бу аларның казнасын 5,3 млн сумга киметте.

1 июньгә кадәр махсус комиссия хуҗалыкларның терлек азыгы әзерләү комплексларының әзерлеген тикшерде. Терлек азыгы әзерләү техникасы, төйгечләү чаралары, сенаж-силос базларының әзерлеге каралды.

Актаныш, Арча, Әтнә, Балтач, Зәй, Сарман районнарын аерым телгә алырга кирәк. Биредә барысы да тәртиптә, югары дәрәҗәдә.

Ә менә Апас, Әлмәт, Югары Ослан, Питрәч, Чирмешән, Менделеевск районнары ремонт эшләренә соңлап тотынды.


– Беренче чиратта нинди үләннәрне терлек азыгы итеп әзерләргә кирәк?

– Технологиягә бәйле рәвештә, кузаклы культуралар бөреләнү, бөртекле культуралар башаклану фазасында җыелырга тиеш. Күпьеллык үләннәрнең беренче катын чабып алу – югары кыйммәтле санала. Оптималь үсеш стадиясендә җыелган печән 18 кило, ә 10 көнгә соңгарып әзерләнгәне нибары 2 генә кило сөт бирә ала. Сенажга чабылган үләннең озынлыгы да төп фактордан санала, ул 2 см булырга тиеш.



– Терлек азыгы әзерләү чорында аграрийлар нинди кыенлыклар кичерә?

– Төп проблема - югары профильле чапкычларның булмавы. Әйтик, “МакДон”,”ЕS-1” кебек заманча чапкычлар җитешми. Шулай ук ротор һәм сегментлы-бармаклы трактор чапкычларын да тулы куәтенә кулланырга кирәк.

Терлек азыгы әзерләү өчен республикада 700 азык җыючы комбайн, 430 үзйөрешле чапкыч, 740 ургыч, 1100 тырмалы әйләндергеч, 1700 пресслаучы-җыючы техника, 5 мең трактор прицебы, 4 меңнән артык йөк машинасы бар.


– Сенаж һәм коры печән әзерләүдә нинди шартлар үтәлергә тиеш?

– Печән итү өчен, чабылган үләнне тигез итеп киптерергә, яфракларның эластиклыгы бетү өчен, вакытында тырмалап әйләндерергә кирәк. Технологиягә бәйле рәвештә, 45-55 % дымлылыктагы массаны тотрыксыз җыярга кирәк. Әгәр аны сенаж итәсез икән, базга салына, ә печән ясау өчен киптерергә һәм аннан соң гына прессларга кирәк.

– Төргәкле печән һәм сенаж әзерләү өчен, республикада техника саны җитәрлек түгелме?

– Бездә ПРФ-180, ПРФ-145 маркалы төргәкле пресс-җыйгычлар киң кулланыла. Европада мондый пресслар инде юк диярлек. Алар үләнне ваклап, махсус сеткага тутыра торган пресс-җыйгычлар куллана. Аның тыгызлыгы 350 кг/м куб тан башлана, авырлыгы 600-800 килограммга кадәр җитә. Мондый җайланма бәйләмнең уртасын көпшәк, ә кырыйларын тыгыз итә. Ул файдалы матдәләрне малларның алдына килеп җиткәнче саклау мөмкинлеге бирә. Киләчәктә Татарстан терлекчеләрен дә шундый җайланмалар белән тәэмин итү җаен карарга кирәк. Мондый техника алучы хуҗалыклар да юк түгел. Лаеш районының “Просто молоко Агро” ҖЧҖ Пермь заводында эшләнгән универсаль пресс-җайланма алды. Ул печән дә, төргәкле сенаж да әзерли ала. Мондый техниканы Россиядә бердәнбер Пермь заводы җитештерә.



– Димәк, республикада төргәкле сенаж әзерләү тәҗрибәсе дә бар?

– Ике ысул сынала: сенажны базга салу һәм төргәккә төрү. 2000 еллар башында “төргәкле сенаж” әзерләү буенча 126 комплекс алынды. Бу технология күбрәк, тулы техника паркы ясый алмаган һәм сенаж салу өчен базлары булмаган гаилә фермалары өчен кулай. Чапкыч, әйләндергеч, пресслагыч җайланма печән дә, сенаж зерләү мөмкинлеге дә бирә.

– Базга салып сенаж әзерләү буенча нинди таләпләр бар?

– Төп шарт булып өч көндә салу һәм соңыннан тыгыз полиэтилен япма белән каплау тора. Пленка сенажга кислород кертмәү һәм үзлегеннән кызмау өчен кирәк. 40 % югарырык температурада аксым ойый. Сенаж базда углекислый газ бүлеп чыгара, бу – азыкның саклануы һәм табигый консервантка әйләнүе өчен төп шарт.

– Сенажны таптатуның аерым кагыйдәләре бармы?

– Сенаж яки силос тапканда машина-тракторлар тәгәрмәченә ияреп пычрак керергә тиеш түгел. Шуңа күрә аларга массаны базның кырыена гына бушатуны оештырырга кирәк. Сенажның сыйфатын тәэмин итүдә аны таптау, тыгызлау зур әһәмияткә ия. Масса тыгызрак булган саен кислород азрак кала һәм бу аның саклануында чагылыш таба. Моның өчен 20-30 см калынлыгындагы юка катламнар салырга, массаны базның киңлеге буенча җәяргә, һәр тонна силосны 2-2,5 минут таптатырга кирәк. Таптатучы техника бик әкрен, 3 км/ сәг тизлек белән генә, бер эздән өчәр тапкыр йөрергә тиеш. Авыр тракторларда икеләтелгән шина булмасын, бу һәр берәмлек мәйданга туры килгән чагыштырма басымны арттыра. Шиналардагы һава басымы 2 атм дан күбрәк булырга тиеш түгел.

– Хуҗалыкларга сыйфатлы сенаж әзерләү өчен нинди техникалар кулланырга тәкъдим итәр идегез?

– Бүген базарда махсус төйгечләүчеләрнең нинди генә төре, маркасы юк. Хәтта тимер юл вагоннары тәгәрмәчләренә көйләнгәннәре дә. Сенаж таптату өчен “Амкадор” һәм башка шуның ише алга-артка йөри торган, тар тәгәрмәчле “Ксерион” тракторлары куллану отышлы. Бүген республикада күпчелек “Кировец” тракторы кулланыла. Заманча техника сатып алырга мөмкинлек юк икән, сенажны алда әйткән күрсәтмәләр буенча таптату сорала.



– Үлән чаптыру процессында тагын кайсы якларга игътибар итәргә кирәк?

– Әзерләнгән терлек ризыгының сыйфаты яшел массаны чабудан гыйбарәт. Шуңа күрә кискечләрне вакытында үткенләп тору зарур. Терлек азыгы әзерләү комбайннары чапкычларының кискечләрен смена саен үткенләргә һәм кискеч белән кискечкә каршы брус арасында аралыклар ясарга кирәк. Бу – комбайнның эш куәтен арттыра, ягулыкны экономияли. Үтмәс кискечләр тиешле нормадан 30 % ка артыграк ягулык сарыф итә.
Трактор арбасы һәм прицепларны биегәйтергә кирәк. Бу – яшел массаның кырдан базга кадәр югалтуларсыз кайтуын тәэмин итә.

– Тәлгать Галимҗанович, инде терлек азыгы әзерләү чорының бер атнасы үтеп бара. Нәтиҗәләр ничек?

– Аксубай, Әлки, Биектау, Чүпрәле, Кукмара, Нурлат районнары инде күпьеллык үләннәрне чабу һәм терлек азыгы әзерләүгә кереште. Барлыгы 1,2 мең гектар мәйданда эшләр эшләнде. Бу мәгълүматлар 5 июньгә.

– Терлек азыгы әзерләүне кайчанга төгәлләү бурычы куелган һәм республика буенча күпме печән-сенаж салынырга тиеш?

– Июньнең 20 сенә кадәр, санаулы атна-ун көн эчендә, күпьеллык үләннәрнең беренче катын чабып алу бурычы тора. Республика буенча безгә 480 мең тонна печән, 3,6 млн тонна сенаж һәм 2,2 млн тонна силос әзерләргә кирәк.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100