Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Рөстәм Нәбиевнең әтисен җирләгәннәр: «Бу сүзләрне күз яшьләре аша язам...»

news_top_970_100
Рөстәм Нәбиевнең әтисен җирләгәннәр: «Бу сүзләрне күз яшьләре аша язам...»
социаль челтәрләр

Популяр блогер, паралимпияче Рөстәм Нәбиевнең әтисе вафат дип язган идек. Илгиз әфәндене бүген Чакмагышта җир куенына иңдергәннәр. Зираттан кайткач, барлык якыннары белән җыелып ашын да уздырганнар. Рөстәм үзенең телеграм каналына әтисен соңгы юлга озаткан күренешләрне урнаштырган.

«Әтиебезне мәңгелек йортына озаттык. Кайгыбызны уртаклашкан, җылы сүзләрен кызганмаган, безгә терәк булган һәр кешегә чиксез рәхмәт.

Әтине җибәрү бик кыен. Вакыт-вакыт бик үк әйбәт аралашмасак та, ул минем өчен һәрвакыт әтием булып калды. Мин аны яраттым. Тик үзенә генә бу турыда әйткәнем булмады, шунысы бик үкенечле. Шул горурлык комачау итте. Мин ул сүзләрне әйткән булсам, бәлки аңа җиңелрәк булыр иде. Соңгы елларда дус-тату яшәвебезгә шатланам. Алина да минем белән дуслашканнан соң әтинең тынычлануын сөйли, элек юк әйбергә дә кызып китә торган булган. 

Үзенең оныкларына бабай булырга өлгерде. Белсәгез иде кызларның аны ничек яратканын. Ул һәрвакыт үзе булды, ясалмалана белми иде. 

Күңелемдә бушлык. Барысы да бик тиз һәм көтмәгәндә килеп чыкты. Бу сүзләрне дә күз яшьләре аша язам. 

Соңгы вакытта чын гаилә кебек яшәдек, шуңа да тормышыннан канәгать булып киткәндер дип өметләнәм», – дигән ул. 

Рөстәмнең тормыш иптәше Индира да: «Икенче әтиемне югалттым. Уйламаганда-көтмәгәндә йөрәк өянәге белән китеп барды. Бик эшчән иде, бернәрсәгә дә зарланганын ишеткәнем булмады. Эшез утырмады. Әле кичә генә бергәләп утырып чәйләр эчтек, безне елмаеп озатып калды. Әти, рәхмәт сиңа Рөстәм өчен, тыныч йокла», – дип язган ул. 

Блогерның телеграм каналын укып баручылар әтисенең әле шушы көннәрдә генә оныкларына куанып, гөр китереп тормыш көтеп йөрүе, ә бүген инде кара гүргә керүе, кеше гомеренең бер мизгел булуы турында сөйләшкәннәр. Рөстәмгә Аллаһы Тәгалә артык күп сынаулар җибәрә дип язучылар да бар. 

«Әниең, әбиең, бабаң, хәзер инде әтиең дә… Рөстәм, сабыр бул…»;

«И, Аллам, Рөстәм. Синең башыңа нигә бу кадәр кайгылар, сынаулар. Барысын да җиңеп чыгарга Ходай сиңа көч һәм сабырлык бирсен»;

«Кайгыгызны уртаклашырга рөхсәт итегез. Әйтелмичә калган сүзләр өчен үзегезне битәрләмәгез. Сез икегез дә бер-берегезне яраттыгыз һәм кадерләдегез, шул иң мөһиме»;

«Әтиең нинди матур, сөйкемле абый иде. Иске йортыгызны сүтеп, Чакмагышка алып китә дип әйткән идең. Видеоларда да сокланып туймаслык. Синең гаиләңә Ходай сабырлык бирсен, әтиегезнең урыны җәннәт түрләрендә булсын», – дип комментарийлар калдырганнар. 

Рөстәм Нәбиев бер әңгәмәсендә әнисенең үлемендә гаепле булган әтисен кичерүен сөйләде. Соңгы елларда әтисе һәм аның яңа хатыны белән Рөстәмнең гаиләсе бик җылы мөнәсәбәтләрдә иде. Илгиз абый Рөстәм фаҗигагә юлыккач та, аның янына барып, улын Мәскәүгә күчерүләрен оештырган. Үги әнисе Алина да Рөстәмнең иң авыр вакытларында беренче таянычы һәм ярдәмчесе булган.

  • Рөстәм Нәбиев машинасын ничек йөртә? - видео
  • Рөстәм Нәбиевнең хатыны Индира: «Аяксыз калгач, Рөстәм мине куды, ә мин китмәдем...»

     

    Фото: © социаль челтәрләр

     

    Фото: © социаль челтәрләр

     

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100