news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Рөстәм Нәбиев әтисенең үлеме сәбәбен әйтте

news_top
Рөстәм Нәбиев әтисенең үлеме сәбәбен әйтте
социаль челтәрләр

Башкортстан блогеры Рөстәм Нәбиевнең гаиләсенә кайгы килүе - аның әтисе вафат булуы турында язган идек. Блогер кичкә таба телеграм каналын укып баручылар белән элемтәгә кергән һәм әтисенең вакытыннан алда гүргә керүенең сәбәбен әйткән. Рөстәмнең якын кешесе йөрәк белән китеп барган. 

Рөстәм телеграм каналына әтисенең соңгы видеосын да урнаштырган. 

«Безнең соңгы очрашуыбыз. Гафу ит, әти, әйтелмәгән сүзләр бик күп калды. Бик күп нәрсәләрне күрергә өлгермәдең. Елыйм…» - дип яза ул.

Рөстәм Нәбиев бер әңгәмәсендә әнисенең үлемендә гаепле булган әтисен кичерүен сөйләгән иде. Соңгы вакытта әти белән ул бик якын аралашты. 

Барлык дуслары да Нәбиевләр гаиләсенең кайгысын уртаклаша. 

 

 

 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар