Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Рөстәм Нәбиевнең хатыны Индира: «Аяксыз калгач, Рөстәм мине куды, ә мин китмәдем...»

«Хастаханәдә яткан вакытта Рөстәм мине куды. Ә мин китмәдем. Иң авыр вакытларны аның белән бергә кичердек», — ди, казарма җимерелеп, ике аяксыз калган Рөстәм Нәбиевнең хатыны Индира Нәбиева.

news_top_970_100
Рөстәм Нәбиевнең хатыны Индира: «Аяксыз калгач, Рөстәм мине куды, ә мин китмәдем...»
Индира Нәбиеваның шәхси архивыннанн

Аяксыз калуга карамастан, үз-үзенә «мин яшәячәкмен» дип сүз биргән, көчле рухлы Башкортстан егете Рөстәм Нәбиевне белмәгән кеше юктыр. Аның турында массакүләм мәгълүмат чаралары бик еш яза.

  • 2015 елның 12 июлендә Омск шәһәрендә казарма җимерелеп, 24 солдат һәлак була, 19 кеше яралана. Гомерлеккә гарип калучылар арасында үзе теләп армиягә киткән Башкортстан егете Рөстәм Нәбиев тә була. Егет хәрабәләр астында җиде сәгать ятып, бик авыр тән җәрәхәтләре ала. Рөстәмне иң соңгылардан булып коткаралар. Авыр хәлдәге солдат Омски хастаханәсеннән Мәскәүгә озатыла. Кыска вакыт эчендә Рөстәмгә 16 катлаулы операция кичерергә туры килә. Кызганыч, яшь егетнең аякларын саклап кала алмыйлар.

Рөстәм үзе дә инстаграм сәхифәсендә уңышлары һәм шатлыклары белән даими уртаклашып тора. Һәрвакыт күз уңында. 

Ләкин бу язма Нәбиевләр гаиләсенең төп герое белән түгел. Без Рөстәмгә бу тормышка кире кайтырга булышкан, иң авыр чакларында терәк булган, аңа ике кыз бүләк иткән тормыш иптәше — Индира белән аралаштык.

Индира һәр сорауга бик уйлап кына җавап бирде. Шулай да, бу парның бер-берсенә карата булган хөрмәтен һәм гаилә җылысын тойдым. Тормыш иптәшенең җавапларыннан Рөстәмнең рәхәтләнеп, ихлас итеп көлгәне ишетелеп торды. Әңгәмәбезгә, ара-тирә, нәни кызчыклары Әминә дә кушылгалады.

«Рөстәм артымнан бик озак йөрде»

Индира, син үзең кайсы яклардан? 

Мин Башкортстанның Чакмагыш районы Рапат авылыннан. Без Рөстәм белән авылдашлар. Икәү уйнап үстек, бер мәктәптә укыдык. Кечкенәдән бер-беребезне яхшы беләбез.

Арагызда мәхәббәт уты кайчан кабынды?

Төгәл генә әйтә дә алмыйм. Мәктәптә укыганда ук без якыннан аралаша идек. Рөстәм дуслар гына булып калырга теләмәде. Минем арттан бик озак йөрде ул. Ә мин аны гел кире кагып килдем.

Нигә Рөстәм белән йөрисең килмәде?

Мин аны үземә артык якын җибәрә алмадым. Дус итеп кенә кабул иттем.

Рөстәм, мәктәпне тәмамлап, Уфа дәүләт нефть техник университетына укырга керде. Мин ул вакытта 10 сыйныфта укый идем. Араларыбыз ерагаю тәэсир итте — әкренләп боз эреде бит. Тырыша торгач, Рөстәм күңелемне яулап алды, очраша башладык. Биш еллап йөрдекме икән без? Минем хәтеремдә түгел. Безнең гаиләдә истәлекле даталарны төп-төгәл Рөстәм белә. Чөнки ул романтик.

Диплом алгач, Рөстәм үзе теләп армиягә китте. Мин аны көтәргә вәгъдәләр биреп, озатып калдым. Кызганыч, барысы да без уйлаганча бармады.

Син армиягә сау-сәламәт, типсә-тимер өзәрдәй егет озаткансың. Рөстәм коточкыч бәлага юлыккач, нәрсә хис иттең?

Башта мин шок халәтендә булдым. Бу хәлләрнең нәкъ менә безнең белән булуына ышанасым килмәде. Ахырга кадәр бәлки аларның казармасы түгелдер, Рөстәм алар арасында булмагандыр, дип уйладым.

Без Рөстәмнең әти-әнисе белән Омски шәһәренә очтык. Мин ул вакытта Башкорт дәүләт аграр университетының соңгы курсында укый идем. Каникулымны Рөстәмнең янәшәсендә үткәрдем. Иң авыр вакытларны аның белән бергә кичердек. Сентябрь якынлашканда: «Академик ял алып, синең яныңа киләм. Киләсе елга укып бетерермен», — дидем. Рөстәм рөхсәт итмәде. 

Рөстәмнең бу тормышка кире кайтуында синең роль зур булгандыр.

Үзе шулай дигән була инде ул. Мондый зур авырлыкларны җиңү, иң беренче чиратта, кешенең характерыннан тора, әлбәттә. Ләкин янәшәңдә яраткан кешең булу икеләтә көч өсти. Мин аның өчен ниндидер бер өмет, маяк булып торганмындыр.  

Индира, киләчәк тормышыңны Рөстәм белән бәйләр алдыннан, ничек яшәрбез дип уйладыңмы?

Андый уйлар башка килгәләде. Кыен булачагы көн кебек ачык иде. Ләкин иң мөһиме — ул исән калды. Ничек тә булса яшәрбез әле, дип уйладым. Аллаһга шөкер, без бүген кайбер тулысынча сау-сәламәт гаиләләргә караганда да активрак тормыш рәвеше алып барабыз. Тормышыбыз бик күпләрдән яхшырак. Шуңа куанып бетә алмыйм. Барысына да мәхәббәтебез сәбәпче булды. 

Рөстәм үзе аерылышыйк димәдеме?

Хастаханәдә яткан вакытта Рөстәм мине куды. «Минем белән авыр булачак сиңа. Китәргә уйласаң, хәзер үк кит», — диде. «Яратсаң, миңа башка андый сүзләр әйтмә», — дип җавап кайтардым.

Рөстәм, хастаханәләрдә озак ятты. Ул бераз тернәкләнгәч, никах укыттык. 2017 елның 3 июнендә туй ясадык. 

«Рөстәм минем ярдәмгә мохтаҗ түгел»

Индира, синең белән элемтәгә керү бик авыр булды. Тормышыгыз тыгыздыр? 

Бергә-бергә эшләргә тырышсак та, бөтен нәрсәгә дә өлгереп җитеп булмый шул. 

Рөстәм өйдәге нинди эшләргә булыша?

Ул, кушсаң, бөтен эшне дә эшли. Кулыннан бөтен нәрсә килә. Савытларны да ялт иттереп юып куя. Мин җитешмәгәндә, идәнне дә сөртеп ала. Ашарга пешерергә ярата.  

Иртән торуга безгә бик тәмле итеп йомыркадан омлет ясый. Бергәләп иртәнге аш әзерлибез. Өйләрне җыештыра. Барлык гөлләрне дә ул тәрбияли. Хатын-кыз бәхете дигән гөлебезне бик яратып үстерә. Минем туган көнгә орхидея бүләк иткәннәр иде. Менә анысын гына үзем карыйм.

Физик яктан авыр буламы сезгә?

Алай зарлана алмыйм. Рөстәм минем ярдәмгә мохтаҗ түгел, аны күтәреп йөртәсе юк. Кызларыбызны караша, машина белән бөтен кирәк җиребезгә алып бара. Шунысына бигрәк тә сөенәм. Ярый әле балалар белән автобус көтеп, туңып тормыйбыз, дим.

Ә машинаны Рөстәм ничек йөртә?

Безнең машина кул белән идарә итә торган. Газ белән тормоз икесе бер рычагка урнаштырылган. Бик гади генә: алга — газ, артка — тормоз. 

Машинага Рөстәм багажниктан керә. Шунда менеп, коляскасын күтәреп алып куйганнан соң, йөртүче урынына күчеп утыра. Кире шул ук принцип белән чыга. 

Үземә дә рульгә утырырга кирәк дип уйлыйм. Рөстәм берәр җиргә киткәндә, такси көтеп торасы булмас иде.

Фатирыгызга Рөстәмгә җайлы булсын өчен нинди үзгәрешләр кертергә туры килде?

Фатирдагы кайбер җиһазларны Рөстәмгә яраклаштырырга туры килде. Мәсәлән, безнең аш бүлмәсенең савыт-саба юа торган урыны астында бушлык. Рөстәм коляска белән керә алсын өчен, анда киштәләр куймадык. Савытлар, чынаяклар куя торган бүлек тә аскы якта урнашкан. Юыну бүлмәсендә раковина астында киштәләр юк.  

Фатирга керү белән махсус шкаф ясаттык. Анда Рөстәмнең коляскалары тора. Урамнан кергәч, ул колясканы өйдә йөри торганына алыштыра. 

«Машинаны кредитка алдык»

Сез икегез дә инстаграм сәхифәсен бик актив алып барасыз. Фото-видеоларда заманча фатир, кыйммәтле машина игътибарны җәлеп итә. Сезнең гаиләгә матди яктан ярдәм күрсәтүчеләр бармы?

Безнең бөтен әйберебез дә үз көчебез белән эшләгән акчага алынган. Беркемнән дә акча сорап торганыбыз юк. Үзебез тырышабыз.

Рөстәмгә ай саен инвалидлык буенча һәм хәрби пенсия түләнә. Күп булмаса да, минем декрет акчаларым килеп тора. Икенче кызыбыз тугач, ана капиталы алдык. Болары дәүләт ярдәме булды. 

Моннан тыш, үзебез акча эшләүнең төрле юлларын табабыз. Мәсәлән, Рөстәм ике ел ярым Мәскәү өлкәсенең следж-хоккей командасында уйнады. 2018 елда алар Мәскәүдә узган паралимпия уеннарында икенче урынга лаек булдылар. Һәр уенчыга 3 млн сум күләмендә премия бирелде. Фатирыбызга ремонтны шул акчага ясаттык. Килешәсездер, анысы да күктән төшмәде. Үзе тырышып, бик күп көч түгеп килгән, лаеклы акча. 

Инстаграмдагы блокка даими реклама килеп тора. Аннан күпмедер керем алабыз. 

Узган ел Башкортстанда кеше хокуклары һәм гражданнар җәмгыяте институтларын үстерү буенча совет төзелде. Рөстәм рәсми рәвештә әлеге советта эшли, социаль мәсьәләләр белән шөгыльләнә. 

Без, барлык яшьләр кебек үк, тырышабыз. Үз көнебезне үзебез күрәбез. Шушы арада машинабызны яңарттык. Искесен саткан акчаны кушып, аны кредитка алдык. 

Үзең декреттан соң эшкә чыгачаксыңмы?

Мин Башкортсанның Росреестр буенча кадастрлык палатасында эшләгән идем. Яңадан эшкә чыгу турында уйламадым әле. Бәлки, Рөстәм белән уртак эшебезне башлап җибәрә алырбыз. 

Бизнесны кайсы өлкәдә ачар идегез?

Әлегә белмибез. Бу турыда укыйбыз, өйрәнәбез.  

Сез инстаграмны үзегез алып барасызмы?

Әйе. Постларны үзебез язабыз. Инстаграмга реклама ясау буенча тәкъдимнәр бик күп килә. Без үзебезнең аудиториягә туры килә торган, аларга кызыклы рекламаны гына сайлап куярга тырышабыз. Аудиториябезне яхшы беләбез. Мин реклама тәкъдимнәрен карап, тикшереп өлгерә алмыйм. Шуңа күрә ярдәмче-менеджер алдык. 

Хәзер постлар да еш куеп булмый. Күбрәк сторислар төшерәбез. Алар вакытны азрак ала.

«Ике үзсүзле бергә тормыш итеп ятабыз»

Сезнең гаилә бүген кайда яши?

Уфада яшибез. Монда күчкәнебезгә тиздән бер ел була инде. Башта Чакмагышта, әти-әниләр янәшәсендә тордык. 

Әти-әниләрегез еракта икән. Сезгә ярдәм итә алмыйлардыр.

Киресенчә, без үзебез алар янына еш кайтабыз. Кулыбыздан килгәнчә ярдәм итәргә тырышабыз. Алар безне тәрбияләп үстергәннәр, кеше иткәннәр. Хәзер аларны кайгыртырга безнең чират. 

Кызларыгызның яшь аермасы зур түгел. Бала караучыгыз бармы?

Юк. Минем икетуган энеләрем, Рөстәмнең сеңлесе килгәли. Рөстәмнең икетуган абыйсы гаиләсе белән күрше йортта яши. Бик кирәк булганда кызларны аларда калдырып торабыз. Күбрәк ситуациядән үзебез чыгарга тырышабыз. 

Без икебез дә спортзалга йөрибез. Иртән мин барып кайтам, ул вакытта Рөстәм балалар белән була. Кечкенә кызыбыз ашлар, пюрелар ашый, сөт эчә башлады. Тыныч күңел белән аны Рөстәмгә бер-ике сәгатькә калдырам. Кичке якта, киресенчә, ул шөгыльләнергә китә.

Рөстәм нинди әти? 

Ул бик җаваплы әти. Рөстәм әле без очраша башлаган вакытта ук кыз бала теләве турында әйтә иде. Шуңа күрә кызлар табуым аның өчен зур бәхет булды инде. 

Балалар үсә төшкәч, кайсыгыз кырысрак булыр икән?

Рөстәм йомшак күңелле. Хәзер үк мин тыйган әйберләрне олы кызыбызга рөхсәт итәргә мөмкин. Кыз бала булгач, бигрәк тә икенче төрле карый. Мин усалрак әни булырмын, мөгаен. 

Индира, сезнең социаль челтәрдәге аккаунтларыгызда Нәбиевларнең идеаль гаиләсен күзәтәбез. Ләкин гаиләдә савыт-саба шалтырамыйча тормый, диләр. Сезнең өйдә тавыш ни сәбәпле чыга?

Алай артык талашкан юк кебек. Көнкүреш мәсьәләләрендә генә каршылыклар булгалый, үпкәләшеп алабыз. Озакка бармый ул, сөйләшә башлыйбыз. 

 Ә нәрсәгә үпкәләшәсез?

Кинәт сораганда искә дә төшми бит әле ул…

Бездә, мәсәлән, ирем эштән кайтып, оекбашын идәндә салып калдыра. Минем ачуым чыга. 

Ә бездә киресенчә. Мин оекбашымны идәндә салып калдырсам, Рөстәмнең ачуы чыга. Ике бала белән бөтен җирне тәртиптә тотып булмый. Ә ул пөхтәлек, чисталык ярата. Мин киемне калдырып китсәм, нигә моны урынына алып куймадың дип әйтергә мөмкин. 

 Рөстәм үҗәт, көчле ир-егет. Үзсүзлелеге дә юк түгелдер?

Үзсүзлелеге бар. Ләкин ул үз фикерен, позициясен матур итеп аңлатып бирә белә. Каршы булсам да, мине сүземнән кире кайтарган чаклары була. 

Ә синең нинди тискәре сыйфатларың бар?

Мин үзем дә үзсүзле. Ике үзсүзле бергә тормыш итеп ятабыз менә. 

Син еш елыйсыңмы?

Күңелем нечкә. Тик мине елату бик авыр. Еларга яратмыйм. Юк кына әйберләргә борчылып, күз яше түгеп ятучылардан түгелмен.

«Ваннада фотога төшү оят түгел»

Индира, социаль челтәрләрдәге комментарийлардан күренгәнчә, сездән көнләшүчеләр бар. Шуларны укыгач, ачуыгыз чыгамы?

Андый комментарийлар хәзер артык тәэсир итми. Элегрәк, шәхсән минем, күз яшьләремә кадәр була иде. Хәзер ул кешеләргә карата иммунитетыбыз көчле. Без аларны диван тәнкыйтьчеләре дип атыйбыз. Начар комментарийларны бәхетле кеше язмый. Аларны язучы шуның белән туклана, шуннан тәм ала. Без хәзер андый ямьсез комментарийларны укып, үзебезгә начар энергия алмаска тырышабыз. 

Шунысын әйтергә кирәк, пычрак комментарийлар без инстаграмны алып бара башлаган чорда аеруча күп булды. Хәзер ул хәтле түгел.

Сезнең гаилә җырчылар белән актив аралаша. Артистлар белән ничек якынаеп киттегез? 

Бик күп җырчылар безнең инстаграм аккаунтына язылган. Алар Рөстәмне карап баралар. Аның белән горурланулары турында язалар. Шулай аралашабыз инде. 

Кунакка да йөрешәсез.

Безгә Данир Сабировның гаиләсе белән кунакка килгәне бар. Ирем Данирның концертында чыгыш та ясаган иде. Рөстәмнең үзенең дә аларда, Салават абыйда, Элвин Грейда кунакта булганы бар.

Артистлар үзләрен әллә кем итеп куя алар, дип сөйләргә яраталар. Юк. Алар да бөтенебез кебек үк гап-гади кешеләр. «Кыен вакытларыбызда син безгә үрнәк», — дип әйтәләр Рөстәмгә.

Кечкенәбез Әминә тугач, Гүзәл Уразова белән Илдар Хәкимов күчтәнәчләр, бүләкләр алып килделәр. Аларга зур рәхмәт инде. Гүзәл апа белән әле дә сөйләшеп торабыз. Гүзәлем, Миләүшә Сабирова, Әнвәр Нургалиевның хатыны Ирина белән аралашабыз.

Рөстәм шушы арада инстаграмга ваннада төшкән уртак фотоларыгызны урнаштырды. Бу фотосессия кемнең идеясе? Артык шәхси фотоларны интернет челтәренә кую сине оялтмыймы?

Бу фотосессия минем идея иде. Нигә оят булсын, интим фотосессия түгел бит ул. Мин анда купальниктан төштем. Ял итәргә баргач, бөтенесе дә диңгез буенда купальниктан төшкән фотоларын куя бит.

Минем ниндидер гадәти булмаган фотосессия ясыйсым килде. Тәнкыйтьләүчеләр күп булды, әлбәттә. Ләкин без инстаграмны кеше арттыру өчен алып бармыйбыз. Ул безгә кирәкми дә. Фотоларны да андый максат белән куймыйбыз. Безнең гаиләне күзәтеп, безнең өчен куанучы дусларыбыз күп. Шулар безгә бик җиткән. 

«Эльбруска менәм дигәч, барыбер менәр иде»

Индира, Рөстәмгә кияүгә чыгар алдыннан әти-әниләрең, туганнарың каршы булмадымы?

Юк, туганнардан бернинди сүз дә ишетмәдем. Әти-әниләр дә каршы килмәделәр. Үзең сайлагач дип, үз ихтыярыма куйдылар. Рөстәмнең төпле егет икәнен беләләр иде. Күз алларында үсте бит.

Рөстәм янәшәсендә үзеңне чын хатын-кыз итеп тоясыңмы? Әллә тормышны тартырга туры киләме?

Тормышны Рөстәм алып бара. Документ эшләре белән ул үзе йөри. Мин аларга, гомумән, катнашмыйм. Мин үз ролемне генә үтим. Өйне карыйм, балаларны кайгыртам. Без гаиләдә өч кыз үстек. Нәнәебез безгә һәрвакыт ир бәхете бирсен сезгә Ходаем, дип тели иде. Менә аның теләкләре чынга ашты, Аллаһка шөкер. 

Ирең Европадагы иң биек тауга - Эльбруска менде. Аны әлеге катлаулы экспедициядә катнашудан туктатырга тырышмадыңмы? 

Башта мин артык игътибар бирмәдем, җитди кабул итмәдем. Нинди биеклек икәнен дә белми идем. Соңыннан аңлаштык. Ул электән гел шундый сәяхәтләргә омтылды. Тауларга менү турында видеороликлар карый иде. Чынбарлыкка корылган фильмнарны ярата. Әле без очрашып йөргән вакытта ук тауга менү хыялы күңелендә яши иде аның.

Авыр экспедиция бит. Борчылгансыңдыр?

Борчылсам да, барма дип әйтмәдем. Мин Рөстәмне күптәннән беләм. Ул максат куйса, аны үтәр өчен бөтен көчен сарыф итәчәк. Менәм дигәч, барыбер менәр иде.  

Синең өчен бәхет нәрсә ул, Индира?

Балалар, әти-әниләр, үзеңнең исән булуың, туганнар белән аралашып яшәү. Тормышыңнан кәнәгать булу. Бөтен әйбер бар хәзер. Шөкер итәргә генә кирәк. Яшәү ул — үзе зур бәхет. 

 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100