news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Рөстәм Нәбиев гаиләсендә зур кайгы

news_top
Рөстәм Нәбиев гаиләсендә зур кайгы
социаль челтәрләр

Башкортстан блогеры, паралимпияче Рөстәм Нәбиев гаиләсе ишеген кайгы шакыган – аның әтисе вафат. Бу хакта ул үзенең «Набиевы тут» телеграм каналында хәбәр итә. «Әтием башка юк инде», – дип язып куйган ул. 

Телеграм каналны карап баручылар блогерның тирән кайгысын уртаклашалар. Рөстәмнең әтисеме, әллә инде тормыш иптәше Индираныкымы икәнлеген аңламаучылар, шулай үк вакытсыз үлеменең сәбәбен сораучылар да күп. Андыйларга блогерларның социаль челтәрләр буенча ярдәмчесе Регина: 

«Рөстәмнең әтисе бүген вафат булды. Туганнары һәм якыннарының кайгысын уртаклашабыз. Хәзерге вакытта үлем сәбәбе белән кызыксыну - әдәпсезлек. Вакыты җиткәч, үзләре барысын да сөйләрләр. Аңлавыгыз өчен рәхмәт», – дип җавап биргән.

  • Рөстәм Нәбиевнең хатыны Индира: «Аяксыз калгач, Рөстәм мине куды, ә мин китмәдем..

  • Рөстәм Нәбиев әнисен кем үтергәнен әйтте

     

 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар