Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Рөстәм Нәбиев якыннары турында: «Алар – мине аякка бастырган хатын-кызлар»

news_top_970_100
Рөстәм Нәбиев якыннары турында: «Алар – мине аякка бастырган хатын-кызлар»
Фото социаль челтәрдән

Башкортстан блогеры, ике кулында иң биек тауларны «яулаучы», армиядә вакытта казарма ишелеп ике аяксыз калган Рөстәм Нәбиев 2 якын кешесен туган көне белән котлаган һәм аларга Төркиягә юллама бүләк иткән.

«Мине үстергән апамның юбилеен билгеләп үттек. Ул – 29 ел элек миңа әнине алмаштырган кеше. Рида Тәлгатовнага 65 яшь тулды.

Шулай ук Алинәнең дә туган көне булды. Ул – минем әтинең хатыны, яшьли тол калды. Мин госпитальдә ятканда, ул мине 11 ай буе үз баласы кебек карады.

Алар икесе дә – төрле вакытта мине аякка бастырган хатын-кызлар, бу сүзләр туры мәгънәдә.

Аларга нәрсә бүләк итәргә дип, күп уйладык. Аннары, эмоцияләр – иң кирәкле бүләк булыр, дип уйладык, бигрәк тә хәзерге авыр вакытта.  Икесенә дә диңгезгә юллама бүләк иттек. Алар 30 мартта Төркиягә оча.

Ресторанда туганнар белән күңелле итеп утырдык. Җанлы очрашулар бик кирәк, бигрәк тә шундый сәбәп булганда.

Рида Тәлгатовна һәм Алинә Финатовна миңа күрсәткән яхшылыгыгыз өчен бик зур рәхмәт. Сезнең кешелеклелегез алдында баш иям. Яратабыз!» – дип язган блогер якыннары турында.

Рөстәм Нәбиев Эльбруска күтәрелә: «Тауга карыйм да, тән чемердәп куя».

«Казбек безнең копилкада» - Индира һәм Рөстәм Нәбиевләр чираттагы биеклекне яулаган.

«Елыйсым килә» – Рөстәм Нәбиев кулларында 6961 метр биеклеккә күтәрелгән.

 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100