Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Рөстәм Нәбиев Эльбруска күтәрелә: «Тауга карыйм да, тән чемердәп куя»

Блогер хис-кичерешләре турында язган.

news_top_970_100
Рөстәм Нәбиев Эльбруска күтәрелә: «Тауга карыйм да, тән чемердәп куя»
Рөстәм Нәбиевның Инстаграм аккаунтыннан

Блогер Рөстәм Нәбиев кабат Эльбруска күтәрелә, анда булган хәлләр турында ул үзенең Instagram сәхифәсендә яза.

«Без плацкарт вагоннарын хәтерләткән зәңгәр вагоннарда яшибез. Ике яклап ике катлы карават, уртада өстәл бар. Ут һәм җылыткыч. Әйберләрне киптерергә дә, үзебезгә җылынырга да була. Ул төнлә салкын булганда кирәк. Без вагонда дүртәү яшибез. Минем белән экспедиция җитәкчесе Иоанн һәм «Россия 24» телеканалы репортерлары Аня һәм Саша. Алар минем Эльбрус һәм Гималайга менүем турында фильм төшерә.

Беренче төн әйбәт узды. Бераз баш авыртты, әмма мондый биеклек өчен ул гадәти күренеш. Бик авыртканда түзеп тормыйбыз, дару эчәбез.

Мин территориядә кулда гына йөрим, беркем дә күтәреп йөртми. Монда инвалидлар өчен бернинди шартлар юк, әлбәттә, барысын да үземә эшләргә туры килә. Мин үзем — ул минем гомерлек девиз.

Бөтен җиргә кулда йөрим, монда коляскада үтеп булмый: ташлар һәм кар. Әйбәт ашыйбыз, үзебезнең пешекче һәм аш бүлмәсе бар. Фатыйма — бик тәмле пешерүче ягымлы хатын», — дип яза ул.

Аның сүзләренчә, август аенда тауда бар нәрсә дә эри, сулар ага, карлы «ботка» барлыкка килә, шуңа бик күп көч кирәк. «Куллар көчне, организм биеклекне хәтерли. Миңа начар дип әйтә алмыйм, минем әзерләнү юкка булмады. Аллага шөкер, куллар көчле, аларга гына өмет» — дип яза Рөстәм.

Ул тауга менгәндә күпләр аптырап караган, үз күзләренә ышанмаган: ничек инде кеше кулында Эльбруска күтәрелә?! Ул тауга менгәндә бик күп ихлас кешеләрне очраткан. «Алар, туктап, миңа көч, сабырлык, уңышлар теләде, фотога төште, дуслары һәм балаларына күрсәтү өчен видео төшерде» — дип яза ул.

Бу юлы Рөстәм Нәбиев алдында авыррак бурыч тора (ул бер тапкыр Эльбруска күтәрелгән иде). «Без шунда ук ике тау башына күтәрелергә телибез. Мин бу сынауга әзер, курыкмыйм. Кайвакыт тауга карыйм да, тән чемердәп куя. Мин бик зур ымсыну алдында торам, аның тарту көче минем өчен сер булып кала. Хисләр дулкыныда мин ул тәэсирне аңлап өлгермим. Шуның өчен сүзсез генә карап торам», — дип яза блогер.

Бу юлы ул инде бер тапкыр күтәрелгән кеше буларак зур ышаныч белән килгән: нәрсә көтәсен белә. Белеп тору куркыта да, ул физик яктан авыр булачагын төгәл аңлый. «Мин үземә һәм мөмкинлекләремә ышанам. Минем артта бик көчле армия, алар миңа ышана», — дип яза ул.

Рөстәм Нәбиев 9 августтан 10 август төненә Эльбрус түбәсенә менеп җитәргә тели.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100