Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Елыйсым килә» – Рөстәм Нәбиев кулларында 6961 метр биеклеккә күтәрелгән

news_top_970_100
«Елыйсым килә» – Рөстәм Нәбиев кулларында 6961 метр биеклеккә күтәрелгән
социаль челтәрләр

Уфа блогеры Рөстәм Нәбиев кулларында 6961 метр биеклектәге Аконкагуа тавына күтәрелгән. Бу – Рөстәм яулаган алтынчы тау. 

«22 гыйнвар көнне, 20:36 сәгатьтә, мин – Рөстәм Нәбиев, кулларымда Көньяк Американың иң биек ноктасына күтәрелдем. Тугыз көн, Иоанн Чечнев белән икебез генә.  

Өченче лагерьдан тауның түбәсен штурмлау һәм кире төшү өчен 25 сәгать вакыт китте. 

25 сәгать ашамыйча, йокламыйча, артка борылып карамыйча, куелган максатыбызга таба бардык. Миңа терәк булган һәркемгә рәхмәт. Без булдырдык! Барысының да җиңү белән тәмамлануына шатмын. Калганын соңрак сөйләрмен. Хәзер минем эчемдә тулысынча бушлык. Аңлатып булмый торган халәт, елыйсым, бөтен хисләремне чыгарасым килә. Сез моның ни дәрәҗәдә авыр булуын күз алдына да китерә алмыйсыз», – дип яза Рөстәм Телеграм каналында. 

«Син – кулларында таулар яулаучы бердәнбер кеше! Горурланабыз»;

«Кызыңның 3 яшьлегенә нинди бүләк ясадың! Хәзер өеңә, кызларың янына ашык инде»;

«Догаларыбыз кабул булды. Хәзер исән-сау гына кайтып җитегез инде. Иоаннга аерым рәхмәт. Ул – чын дус һәм терәк»; 
«Балакаем, шатлыктан күземнән яшьләр тама»;

«Акылга сыймаслык! Аңлатып булмаслык көч һәм ышанычка ия булган уникаль кеше. Зур хәрефтән кеше. Рөстәм – сез герой! Менә тормышта кемнән үрнәк алырга кирәк»;

«Сез тарихка керәчәксез. Бу бит – кеше мөмкинлекләреннән өстенрәк җиңү! Сез физик һәм психологик законнарны җиңдегез. Үзегезне җиңдегез һәм яңа этапка аяк бастыгыз. Моның өчен күп көчегез китте, шуңа да сезгә хәзер бик авыр. Вакытлар узгач, бу җиңүегезне аңлый башларсыз. Шунда горурлык та, шатлык та, җиңеллек тә, бәхет тә килер», – дип, бик күп матур теләкләр язалар Рөстәмгә. 

«Чиксез горурланам, яратканым. Мин һәрвакыт синең  белән булдым. Көтәбез сине. Түбәсендә шундый штиль булган беренче таудыр бу», – дип язып калдырган Рөстәмгә тормыш иптәше Индира да. 

Комментарийлар (1)
Калган символлар:
  • 25 гыйнвар 2023
    Исемсез
    Молодец исән сау
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100