Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Казбек безнең копилкада» - Индира һәм Рөстәм Нәбиевләр чираттагы биеклекне яулаган

news_top_970_100
«Казбек безнең копилкада» - Индира һәм Рөстәм Нәбиевләр чираттагы биеклекне яулаган
Рөстәм Нәбиевнең социаль челтәрдәге сәхифәсеннән

Паралимпияче, танылган блогер Рөстәм Нәбиев тормыш иптәше Индира белән Казбек тавына менеп җитте. Аларның 5054 метр биеклеккә күтәрелергә җыенуы турында хәбәр иткән идек.

«Сәлам, дуслар, барысы да яхшы. Казбек безнең копилкада! Икебез дә тауны яуладык, ә мин чираттагы дөнья рекордын куйдым. Безнең өчен борчылып торган, безгә ышанган һәр кешегә зур рәхмәт», - дип яза Рөстәм үзенең телеграм каналында.

Синоптиклар һава торышын яхшы булачак дип фаразласа да, кисәк күтәрелгән көчле җил альпинистларга шактый комачаулыклар тудырган. «Монда һава торышы бик тиз үзгәрергә мөмкин. Казбек шуның белән данлыклы инде ул», - ди Рөстәм.

Рөстәм маршрутны тулысынча кулларында үтә.«Башка кешеләр 2,5 сәгать эчендә уза торган юлны үтәр өчен миңа 6 сәгать кирәк», - дип сөйләгән блогер.

Рөстәм белән Индира юлда үзләре кебек үк тауларга гашыйк бик күп кешеләр белән танышырга өлгергәннәр. Алар арасында Рөстәм герой буларак кабул ителә. Альпинистлар Рөстәмне алкышлар белән каршылыйлар, аңа сокланалар һәм үзләренә уңыш елмайсын өчен чын күңелдән кочаклыйлар. 

«Кемнәрдер мине күреп елады да, хәтта. Сине күргәннән соң артка чигенергә урын юк диделәр. Минем күңелем тула, кемгә дә булса илһам бирә алуым белән горурланам. Казахстан, Украина, Латвия, Польша, Грузия, АКШ, Франция һәм башка илләрдән килгән сәяхәтчеләр белән аралаштык. Тауларда кешенең кайдан килүе һәм нинди милләт вәкиле булуы мөһим түгел, биредә без барыбыз да дуслар», - дип сөйләгән блогер.

Рөстәм белән Индира инде кире кайту юлында. Өйгә кайтып җитү белән әлеге сәяхәтләре турында бәйнә-бәйнә сөйләргә ышандыралар.

Моңа кадәр Рөстәм Европаның иң югары ноктасы — Эльбрус һәм Непалдагы 8163 метр биеклектәге Манаслу тавын яулаган иде инде. Татар егете Рөстәмнең ике аяксыз килеш, кулларында әлеге тауларга менүен бөтен дөнья күзәтте.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100