Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Рөстәм Миңнеханов татар җәмәгатьчелеге белән очрашуда: «Үзебездән башларга кирәк!»

Бүген, Габдулла Тукай туган көнендә, Казан Кирмәненең гавәми урыннарында Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов татар җәмәгатьчелеге белән очрашты. Очрашуда яңгыраган фикерләр, тәкъдимнәр, теләкләрне «Интертат» тәкъдим итә.

news_top_970_100
Рөстәм Миңнеханов татар җәмәгатьчелеге белән очрашуда: «Үзебездән башларга кирәк!»
Фото: © «Татар-информ», Владимир Васильев

Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов:

Габдулла Тукай – барлык төрки халыклар өчен күренекле шәхес. Әлбәттә, глобализация чорында телебезне, гореф-гадәтләребезне саклау – безнең өчен мөһим мәсьәлә. Ул җиңел түгел, әле генә карадык: нинди китаплар күпме тиражда, ничек укыйлар... (авт. – очрашу алдыннан Рәис күргәзмә белән танышты). Комиссия ничә ел эшли инде, Марат Готович?

ТР Рәисе каршындагы Татар телен һәм Татарстан Республикасында яшәүче халыклар вәкилләренең туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе рәисе Марат Әхмәтов 2020 елдан булуын әйтте.

Аның эш нәтиҗәләрен күрәбез, – дип дәвам итте Татарстан Рәисе. – Мәктәпләр, язучылар белән эш күренә, үзгәрешләр бар. Кыскасы, үзебездән башка телебез беркемгә кирәк түгел.

Бу мәсьәләдә Бөтендөнья татар конгрессы эшли. Күп кенә сәфәрләр, чаралар үткәрәбез, нәрсә генә эшләмибез, җырлап та, биеп тә бирәбез. Эшләгән эшебез хәйран, ләкин әле җитәрлек күләмдә түгел. Төп мәсьәлә – мәктәпләрдә генә түгел, телне гаиләдә үстерү, әни телендә сөйләшү. Чуваш икән – чуваш, татар икән – татар телендә. Әгәр телебезне кулланмасак, аны беркем дә өйрәнәчәк түгел. Һәммәгез бу юнәлештә эшне алып барасыз, бик зур рәхмәт. «Сез булдырдыгыз, сез булдырасыз» дисәм, «мин шундый булган, бүтәннәр бөтенләй эшләми әле» дип уйларга мөмкинсез... Минем тарафтан мактау сүзе сирәгрәк булыр. Мин сорыйм: күпме, нәрсә кирәк? Ул мәсьәләләрне сөйләшеп алу бик мөһим. Марат Готович, Сез дә, бәлки, комиссия турында әйтерсез? Зур эшләр башкарылды.

«Казанның тагын 1-2 районында чиста татар мәктәпләре булсын иде»

Марат Әхмәтов:

Комиссия оешканга хәйран гына еллар үткән булса да, боз кузгалды, дип әйтә алмыйм. Зур сөенечле нәтиҗәләр турында сөйләшергә бераз иртәрәк, чөнки милли мохитебездә елдан-ел килгән бушлык бар, туган телебезгә рухи ихтыяҗ кими бара. Ул бушлыкны без бергәләп тутырырга тырышырбыз, йөзләгән проектларны гамәлгә куябыз. Барчагызга рәхмәт!

Безнең мәктәпләрдә, балалар бакчаларында милләттәшләребезгә кирәк кадәр күләмдә туган телдә басма матбугат булуын максат итеп куйдык. Газета-журналларга язылуны, бакчаларга, мәктәпләргә кирәкле дәреслекләр әзерләү мәсьәләсе буенча да хәйран нәтиҗәле эшләр башкардык. Ул процесс дәвам итә. Шул ук вакытта башка милләтләр – чуваш, мордва, удмурт, марилар буенча да эшләрне көчәйттек. Кызганыч, ул республикаларның үзләрендә сатып кына алырга кирәкле материаллар юк. Үз телендә бер генә китап чыкмаган республикалар бар. Безнең ресурслар да, иҗади потенциал да бар.

Язучылар берлеге белән матур проект эшлибез. «Татарстан – Яңа гасыр» телерадиокомпаниясе белән берлектә «Татар сүзе» бәйгесе үткәрәбез. Милләттәшләр арасында туган телгә битараф булмаган һәм янып яшәүчеләр бар. Алар белән берлектә туган телебезгә ихтыяҗ буенча җәмәгатьчелек фикере тудырырга тиешбез. Эш күп, һәр оешма белән – идарә структурасымы, иҗтимагый оешмамы – дистәләгән проектлар бар, алар эшлиләр.

Казанда бик нәтиҗәле эшли торган 2нче татар гимназиясе бар, анда әти-әниләр хәтта Лаеш, Биектау, Яшел Үзәннән балаларын китерәләр. Бик зур рәхмәт, Рөстәм Нургалиевич, сезнең карар белән яңа өстәмә бина төзелеше бара, яңадан 500 баланы өстәп кертә алабыз.

Казанның Совет, Идел буе һәм башка районнардан балаларын китерәләр икән, димәк, әти-әниләрдә балаларына туган телдә белем бирү ихтыяҗы бар дигән сүз. Әти-әниләр балалары белән юлда икешәр сәгать йөрмәсен өчен, Казанның тагын 1-2 районында чиста татар мәктәпләре булсын иде, дигән хыялым зур. Икенче мөрәҗәгатем бар.

Милли интеллигенциянең күбесе Казан үзәгендә яши. Вахитов районында бик матур, нәтиҗәле эшли торган балалар бакчасы да кирәк. Киләчәккә алмашны шулар белән әзерлисе.

Без һәр мөрәҗәгать иткән структурага ачык. Телебезгә карата нинди фикер, теләгегез бар, һәрберегезнең фикерен карыйбыз, нәтиҗәле эшләргә әзербез, – дип сөйләде ул.

Журналның 100 еллыгына чакыруга җавап: «Без «Ялкын»га барырбыз инде»

Аннан очрашу чыгышлар белән дәвам итте. Беренче булып «Ялкын» журналы баш мөхәррире Илназ Фазуллин микрофонны алды.

Ялкын журналына – 100 ел. Еллар узган саен журналның форматлары үзгәрә. Элек күбрәк иҗатка, әдәби әсәрләргә генә багышланган булса, хәзер күбрәк журналистика белән шөгыльләнүчеләрне җәлеп итәбез, яшь журналистларның язмалары 80 процент тәшкил итә. Алар – мәктәп укучылары. Кайберләре алга таба карьераларын журналистика юнәлешендә дәвам итә. Димәк, без милли матбугатка яңа кадрлар әзерләүгә өлешебезне кертәбез, дигән сүз.

«Ялкын» һәрвакыт пионерлар оешмасы белән эшләде. Бүген безнең «Алдынгылар» хәрәкәте бар. Безнең максатлар уртак. Алар белән уртак проектлар бар. Җәмгыять өчен шәхесләр формалаштыру максатын күздә тотабыз. Аларның яшь вакытларында ихтыяҗларын, кайсы юнәлештә үсәргә теләүләрен ачыкларга ярдәм итү. Без шактый проектларны чынга ашырдык, видеоконтент та эшлибез. Безнең бер тәкъдим бар. 1 июньдә – Балаларны яклау көнендә, зурлап, «Ялкын»ның 100 еллыгын үткәрү теләгебез бар. Казан шәһәре халкына, республика кунакларына да зур бәйрәм булыр иде. «Ялкын»га да, «Алдынгылар» хәрәкәтенең катнашучылары өчен дә искиткеч зур бәйрәм булыр иде. Булышлык күрсәтүне, хуплавыгызны сорыйм. Эш графигыгызда вакыт тапсагыз, Сезне дә кунак буларак чакырабыз, – диде ул.

Татарстан Рәисе Аппараты җитәкчесе Әсгать Сәфәровтан «ул көнне без кайда» дип сорады. Рөстәм Миңнеханов ул көнне көн тәртибендә Кукмарада лагерь ачылышы һәм башка берничә чара торуын ишеткәч, «Без «Ялкын»га барырбыз инде», – диде.

Илназ Фазуллин: Сез безне куандырдыгыз! Рәхмәт!

«Балаларга спектакльләр куярга грантлар биреп булырмы икән?»

«Апуш» татар балалар театр студиясе җитәкчесе Алия Фәйзрахманова татар балалар театрлары фестивальләре өчен грантлар булдыру мөмкинлеге турында сорады:

Татар балалар театр студиясенең дөньяга килүе, театр сәнгатенең балалар өчен киң колач алуына 2 ел булды. Мәктәпләрдә студияләр ачыла. Бүгенге көндә Казанда 200дән артык бала театр юнәлешендә тәрбия ала. Төнлә Ижау фестиваленнән зур җиңү белән кайттык. Безнең тәҗрибә буенча, балалар һәм яшүсмерләр арасында татар телен популярлаштыру өчен театр сәнгате – иң үтемле алым. Барлык фестивальләрдә үз телебездә уйнавыбызга башка төбәкләр безгә кызыга, спектакльләр белән барып, һәрвакыт республиканы горурланып күрсәтәбез. Безнең спектакльләрне карарга килгән бала: «Минем дә «Апуш»ка йөрисем килә», – ди.

Татар теле камил булырга тиеш, дибез. Алар камилләштерә. Татар балалары өчен Казанда гына түгел, башка төбәкләрдәге балаларга да фестивальләрдә берләшү өчен мөмкинлекләр тудырып булырмы икән? Спектакльләр куярга грантлар биреп булырмы икән? Ата-аналар: «Балалар борынгы сүзләр белән сөйләшә башлады», – диләр. Без Сезне премьераларга көтеп калабыз , – диде ул.

Марат Әхмәтов: Тәкъдимне кабул итәм. Без бу мәсьәләне уңай хәл итәрбез. Киңәшеп бетерербез, – диде.

Рөстәм Миңнеханов: Әзерләгез, ниндидер акча тарату булмасын.

«Шаян ТВ» егете мультфильм студиясе сорый

Татар җәмәгатьчелеге алдында чыгыш ясаган иң яшь кеше «Шаян ТВ» каналында эшләүче Аяз Әгълиуллин булды.

Канал ачылганда, миңа 10 яшь иде, «Шаян ТВ» белән атлый-атлый, 15 яшькә җиттем, шактый зур тәҗрибә тупладым. Безнең канал – Муса Җәлил исемендәге премия лауреаты, һәм без татар телен үстерүдә күп эш башкарабыз. Комиссия белән уртак проектларыбыз бар. Алар ана телебезне үстерүгә юнәлдерелгән. Без татар телен тапшырулар аша гына түгел, анимацион сериаллар аша өйрәнәбез. Бүген нейрочелтәрләр бик популяр. Без дә проектлар чыгара башладык. Беренче проектыбыз «Шаян Хәлим», анимацион сериалларыбыз бар. Әйтик, «Шаян саннар», «Җавап тап» һәм башкалар. Безнең бу проектлар «Ютуб» каналларда чыгып бара. Безнең «Шаян мультфильм» студиясен ачу хыялыбыз бар. Сез моңа ничек карар идегез һәм ярдәм итә алмассызмы? – дип мөрәҗәгать итте Аяз Рәискә.

«Аның өчен нәрсә кирәк?» – дип сорады Рөстәм Миңнеханов.

Бераз уйлаганнан соң, Аяз: «Бу – мин җавап бирә торган сорау түгелдер. Безгә матди ярдәм, аппаратуралар кирәк», – диде.

Татарстан Рәисе Аяздан киңрәк җавап көткән булуы аңлашылды. «10 яшьлек бала үзенә нәрсә кирәген әйтә дә бирә. Сине монда кемдер өйрәтеп чыгарган, ә ахырын әйтмәгән. Син, шундый суммада, шуннан алып була, бер төрле бәясе шундый, акча булмаса, мондый бәягә алып була, дияргә тиеш. Мин дә сиңа: «Поддержим!» – дип әйтер идем», – диде.

«Акчасыз бу мәсьәлә эшләнми. Син аның эчтәлегенә керергә тиеш, – диде Аязга. – Синең исем белән акча алып куялар, син аның өчен гаепле буласың», – дип елмайды.

«ТНВ» генераль директоры Илшат Әминов студия эше инде башланганын билгеләп узды. «Өч белгеч эшли, алар нейрочелтәр ярдәмендә татар телендә мультфильмнар эшли башладылар», – диде.

Илшат Әминов: Бу студиянең проектлары бар. 100 миллион, 60, 40 миллионлык проектлар бар – өч вариант эшләдек.

Ркаил Зәйдулла: «Гомерлек сабак алды бу егет», – дип көлде. Рөстәм Миңнеханов белән егет килеште: Рөстәм Миңнеханов аңа тагын бер тапкыр сораган әйбернең эчтәлеген ачыкларга кирәклеген әйтте.

Татарстан Рәисе бу мәсьәләне өйрәнергә кирәклеген ассызыклады.

«Безнең «Илнарлар» меңләгән булырга тиеш»

Аннан зәңгәр түбәтәйле блогер Илнар Идрисов чыкты.

Сәхифәмдә татарлар тормышы, гореф-гадәтләрне кызыклы итеп күрсәтәм. Сөйләм үзенчәлекләрен дә әйтеп китәм инде. Этно тематикага төшерә башлаганчы «Ютуб»та язылучылар 100 мең тирәсе иде, төшерә башлагач, 245 булды.

Рөстәм Миңнеханов: Син инде акча эшли башладың...

Илнар: Әйе, реклама белән. Хәзерге вакытта этно темасы бик популяр. Россия күләмендә блогерлар шул темага видеолар төшереп, миллионлаган карау җыя. Татарлар арасында да мондый блогерлар күп. 2020 елда «Ялкын» журналы редакциясе белән «Шәп блогер» лейблын булдырдык. Без барлык татар блогерларын җыеп, медиамәктәп ясадык. Анда төрле милләт блогерлары бар. Без мастер-класслар белән төрле районнарга, мәктәпләргә, лагерьларга йөрдек. Быел да, «Татмедиа» ярдәме белән, медиамәктәпне дәвам итәргә телибез. Безгә булышсагыз, бик рәхмәтле булыр иде, Рөстәм Нургалиевич, – диде.

Марат Әхмәтов: «Татмедиа» белән бу проектны башладык. Матур гына хәрәкәт булып оешып китте. Быел дәвам итәргә исәп бар. Татар телендә бик күп контент булдырыла һәм һөнәри осталыкларын арттыралар.

Рөстәм Миңнеханов: Татар блогерлары өчен мәктәп, конкурслар оештырырга, өйрәтергә кирәк. Кимендә 3-4 миллион язылучы булырга тиеш. Үзеңә шундый максат куй.

Илнар: Быел 1 миллион җыю максатын куйган идем.

Рөстәм Миңнеханов: 3 миллион куй. Безнең һәр районда блогерлар булырга тиеш. Бер кеше генә түгел, алар күп булсын. Бу юнәлештә безгә нык эшләргә кирәк. Районнар белән эшләргә кирәк. Илнарны гына күрсәтеп йөреп булмый. Безнең «Илнарлар» меңләгән булырга тиеш. Аларга ярдәм итәргә кирәк. Блогерлар лагере ясарга кирәк. «Сәләт»тә дә булсын. Укытырга, өйрәтергә кирәк. Илсур (авт. – Һадиуллин – Мәгариф һәм фән министры) , мәктәпләрдә дә оештырыйк әле укытулар. Барыбер юк-барны төшереп йөриләр, – диде.

«Театрга гына барырга кирәкме, башка әйбер кирәкмиме?»

«Моң» театры мәйданчыгында милли проектлар алып баручы Алена Батулла берни дә сорамады, театрга чакырып кына калды.

Заманча театр, бию, сәнгать өлкәләрен үстерәбез. Узган елда «Кич» дигән проектка федераль грант оттык. 1 ел кичәләр оештырабыз. Тагын бер төп юнәлешебезне «Шәһәрчеләр театры» дип атыйбыз. Профессионал булмаган кешеләр белән спектакльләр куябыз. «Педсовет», «Чын татар» спектакльләре бар. Былтыр Буа районы Чәчкаб авылында 2 атналык лаборатория оештырдык. Мәктәп лагеренда «Чиста» перфомансы туды. «Чиста» – көрәштән алынган сүз. Казанда да күрсәттек. Мәскәү, Чаллы. Әлмәттә булдык. Анда яшүсмерләрнең көнкүрешен күрсәтәбез. Иҗат командасы өчен бу – зур тәҗрибә булды. Рөстәм Нургалиевич, Сезнең бездә булганыгыз бар. Без Сезне гаиләгез белән «Чиста» перфомансына чакырабыз. Бик зур рәхмәт!

Рөстәм Миңнеханов: Театрга гына барырга кирәкме, башка әйбер кирәкмиме?

Алена: Заманча театрга, – дип елмайды гына.

«Безнең татар телендә укытулы инклюзив музыка мәктәбе булдырасы килә»

М.Мозаффаров исемендәге музыка мәктәбе директоры Илзия Фәтхуллина:

– Без гади генә музыка мәктәбе булсак та, башка мәктәпләрдән аерылып торабыз. Безнең төп ике юнәлеш бар. Берсе – балаларга инклюзив музыка белеме бирү, икенчесе – татар хакының милли-музыкаль мирасын саклап калу һәм һәр баланың күңеленә салу. Без – татар музыка әдәбияты дигән фән булган бердәнбер мәктәп. Татарстанда бер мәктәптә дә бу юк. Мин үзем бу фәнне алып барам. Безнең татар телендә укытулы инклюзив музыка мәктәбе булдырасы килә. Мөмкинлекләре чикле балалар безгә күпләп киләләр. Коррекцион мәктәп түгел, сау балалар белән укысыннар иде. Мондый инклюзив мәктәп бер дә юк.

Рөстәм Миңнеханов: «Без сезне ишеттек, сорауны өйрәник», – диде.

«Гонорар сыйфатлы продукт өчен түләнергә тиеш»

«Идел» татар һәм рус журналларының баш мөхәррире Рәмзия Галимова журналларны югары һәм махсус урта уку йортларында сату мөмкинлекләрен булдыруда ярдәм сорады:

Вузлар, ссузлар белән эшчәнлеккә басым ясыйсы килә. Анда укучыларны берләштерә торган республикакүләм дәрәҗәдәге матбугат чарасы юк иде әле. Минем төп максат – вузларга барып җитү. Без аңларга тиеш: вузлар ул –студентлар гына түгел, анда яшь белгечләр, галимнәребез, экспертлар күп. Бүгенге яшьләргә үз-үзләрен күрсәтү, танылу мөһим.

КФУ белән хезмәттәшлек итәбез, шулай ук КНИТУ, КХТИ, Ветеринария академиясе, Аграр университет... Журналларда рубрикалар булдырабыз. Видеопроектлар эшлибез, эшчәнлек бара, ләкин бер проблема белән очраштым: вузларда, техникумнарда журналларны сату өчен мөмкинлекләр юк. Анда журналларны сатуга кую катлаулы процесс булып чыкты. Бүген журнал укучы яшьләр күп. Сатып алучылар көннән-көн арта. «Тукай» метро станциясендә «Татмедиа»ның вендинг аппаратында татарча һәм русча журналларны сатып алалар.

Вузларда шундый мөмкинлекләр булдыру катлаулы булып чыкты. Аллаһка шөкер, киләсе айдан КФУның төп бинасында журналларны сатып алып булачак. Бу әле беренче җиңүем генә, – диде ул һәм, башка вузларда да шундый аппаратлар булса иде, дигән теләген җиткерде.

Татарстан Язучылар берлеге рәисе Ркаил Зәйдулла журналның тиражын сорашты. Татарча журнал 3 мең тираж белән чыга, рус телендәгесе – 1 мең, диде баш мөхәррир.

Рөстәм Миңнеханов, нинди формада ярдәм кирәк, дип кызыксынды. «Контентны карарга кирәк, анда кирәкле контент булырга тиеш, вузларны кызыксындырырга кирәк. Урынын, җаен табарбыз, эчтәлеге кызык булсын», – диде ул.

«Хәзер озын әсәрләр чыкмый, киләсе санны көтеп алырга тиеш укучы», – диде Ркаил Зәйдулла. «Укучыны эләктереп алырлык әсәрләр кирәк», – дип җөпләде аның сүзен Рөстәм Миңнеханов.

Ркаил Зәйдулла сүзләренчә, язучылар журнал өчен язар иде дә, тик «авторлар булу өчен гонорарлар кирәк» диде. Айдар Сәлимгәрәев сүзгә кушылды. «Гонорар буенча тәкъдимнәр булган иде, алар әзерләнде, гонорар күләме 2011 елда каралган булган», – дип әйтте.

«Гонорар сыйфатлы продукт өчен түләнергә тиеш. Журналда кызык материаллар булмаса, аны бер кеше дә укымый», – дип искәртте Рөстәм Миңнеханов.

«Клиентлар базасы «мощный» синең»

«Салават күпере» һәм «Сабантуй» журналлары баш мөхәррире Зилә Фәйзуллина «СалаваTik»лар мәктәбен җиһазландыруда ярдәм сорады.

Иң нәниләр белән эш итәм. Дөресен әйтергә кирәк, басма матбугат белән нәниләрнең игътибарын җәлеп итү авыр. Уенчык шикелле, киселә торган формалы, эчендә наклейкалар, куаркод, видеолар булса гына, баланың игътибарын җәлеп итеп була. Аллаһка шөкер, ярый, комиссия бар. Видеопроектлар булдыра башладык, уннан артык видеопроект әзерләнде. «Ихлас онлайн» мәктәбе эшләп килә. 3 ел эчендә караулар да күп, 10 миллионнан артты. Татар интернетын балалар өчен видеолар белән тәэмин итү процессы бара, әле җитәрлек дәрәҗәдә түгел, әлбәттә, татарча карасыннар дип, көн саен 30ар видео элеп торабыз.

Шул проектларның иң уңышлысы – «СалаваTik» төркеме. Балалар 40 концерт куйды, 62 видео чыгарды. Татар җырлары яңа аранжировка, мультипликация белән башкарыла. Шул балаларның фанатлары бөтен республика буенча җыелды. Әниләр, «тагын чыгар» дип, артымнан йөри. Балалар үсә, өченче составка кастинг игълан иттек, 500дән артык бала «СалаваTik» булырга тели. Былтыр 4 баланы сайлап алдык, 496 баланы нишләтим? Күземә карап, «СалаваTik буласы килә» диләр. Ярый комиссия бар, кабат комиссиягә мөрәҗәгать итеп, «СалаваTik»лар мәктәбен булдырдык. 1 айда мәктәп оешты. 60 баланы алдык.

Балалар татарча сөйләшми, дисәләр, ышанмагыз. Бик әйбәтләп сөйләшәләр. Бу балаларга мөмкинлекләр генә тудырырга кирәк. Балалар тупланды, ләкин 60 та әз бит, Рөстәм Нургалиевич. Минем кимендә 120 бала белән гөрләтеп эшлисе килә. Аның өчен миңа җиһазландыру кирәк. Тавыш яздыру, видео төшерү, репетицияләр, дәресләр уздыру мөмкинлекләре булса, видео чыгарып, бөтен республика буенча журнал аша таратыр идек. Журналны 10 мең 700 бала үз теләге белән яздырып ала. Ихтыяҗ бар, ресурслар белән тәэмин итсәгез, калганын эшлибез, – дип сөйләде ул.

Монда да Марат Әхмәтов торып басты. «Клиентлар базасы «мощный» синең, – дип елмайды Рөстәм Миңнеханов. –Молодцы, бу эшне алып барырга кирәк», – диде ул.

«Бүгенге эшебезнең нәтиҗәсе 10 елдан күренә башлый»

Соңыннан Рөстәм Миңнеханов нәтиҗә ясады.

Һәр районда беренче итеп: «Телләр белән ничек? Күпме татар баласы ана телендә укый?» – дип сорыйбыз. Уку гына түгел телне кулланырга кирәк, безгә моның формаларын уйларга кирәк. Бүгенге эшебезнең нәтиҗәсе 10 елдан күренә башлый. Хәзер күренми, тик нәтиҗәсе булачак. Глобализация чоры, ыгы-зыгы дип, бу мәсьәләрне икенче урынга куярга ярамый. Безгә бу мәсьәләләрдә үрнәк күрсәтергә кирәк.

Чит илләрдәге һәм төбәкләрдәге татралар, шартлар булмаса да, үзләрен сакларга тырыша. Бездә шартлар бар. Кем нинди теләк белән килә – без хәл итәргә тырышабыз. Без чуваш, мари, удмурт телләрен дә тигез күрәбез. Рус телен, әлбәттә, яхшы белергә тиешбез, моның бер авырлыгы юк. Татар теленең кирәклеген табарга кирәк. Без укыган вакытта рус егетләре татар телен аңлый иде.

Минемчә, комиссиянең авторитеты бар, ул безнең өчен арзан түгел. Ничек кенә булмасын, без бу юлны ташларга тиеш түгел, аның нәтиҗәсе сездән тора. Үзгәреш бар, тик, әйтүемчә, нәтиҗәсе 10 елдан соң булачак. Үзебездән башларга кирәк. Тел өчен, Республикаң өчен син нәрсә эшләдең? Безнең сөйләшүләр сүз булып калмасын, эш кирәк. Сездән матур әсәрләр, яхшы спектакльләр, балалар белән эшләү программалары булсын, һәммәбез өлеш кертергә тиеш, – дип төгәлләде ул.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100