Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Ркаил Зәйдулла: «Шуннан олы бер милли проблема чыгару вак шәхси мәнфәгатьләрдән килә»

«Уптым кермәкчеләр», яки Башкортстандагы татар язучыларын нигә Татарстанда алмыйлар – тема дәвам итә.

news_top_970_100
Ркаил Зәйдулла: «Шуннан олы бер милли проблема чыгару вак шәхси мәнфәгатьләрдән килә»
Фото: Солтан Исхаков

Башкортстанда иҗат итүче татар язучы һәм шагыйрьләрен борчыган төп сорауларның берсе – аларның Татарстан Язучылар берлегенә әгъза буларак кабул ителмәве темасы. Әлеге тема уңаеннан, кайнар фикер алышулар бераз сүрелә төшкәч, «Интертат» Татарстан Язучылар берлеге рәисе Ркаил Зәйдуллага фикерен сорап мөрәҗәгать итте:

«Иҗат берлегенә кабул итүдән яки итмәүдән олы бер милли проблема китереп чыгару вак шәхси мәнфәгатьләрдән килә. Бөтен татарны азмы-күпме берләштереп торырга бездә Бөтендөнья татар конгрессы бар. Альфред Дәүләтшинга андый тонда сөйләшергә беркем дә вәкаләт бирмәгән. Башкортстандагы татар халкының милли-мәдәни ихтыяҗлары турында Уфадагы югары мөнбәрләрдән нигә авыз тутырып сүз әйтми?» – дип җавап бирде Татарстан Язучылар берлеге рәисе Ркаил Зәйдулла.

  • Теманы Бөтендөнья татар конгрессы башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Марс Тукаев социаль челтәрдәге аккаунтында кызыклы акция буларак башлап җибәргән иде. «...Башкортстанда иҗат итүче татар язучы һәм шагыйрьләрен борчыган төп сорауларның берсе – моңа кадәр аларның Татарстан Язучылар берлегенә әгъза буларак кабул ителмәве. Бар бит, дияр кайберәүләр... Әйе, җәмгысе 7 кеше бар! Җиде бөртек! Ләкин миллионнан артык татар яшәгән төбәк өчен көлке түгелме бу сан?!», дип язган Марс Тукаев. Теманы җитдилеген аңлау өчен, «Интертат» Бөтендөнья татар конгрессының Башкортстандагы вәкиле Альфред Дәүләтшинга, Башкортстан Язучылар берлегенең татар язучылары секциясе җитәкчесе Руслан Сөләймановка мөрәҗәгать итте. Татарстанда яшәп иҗат итүче язучыларыбыз, шул исәптән, Башкортстанда туып үскән аксакалыбыз – Татарстанның халык шагыйре Рәдиф Гаташ та үз фикерен әйтте.
  • Альфред Дәүләтшин: «Башкортстанда 60тан артык татар язучысы бар. Аларны Татарстан Язучылар берлегенә алу мәсьәләсен берничә тапкыр күтәргәнем булды. Ярар, Ркаил абый рәис буларак каршы булсын, мин барыннан да бигрәк Татарстан язучыларының, Татарстан журналистларының, гомумән, Татарстан зыялыларының битарафлыгына аптырыйм. ...Татарстан язучылары «Башкортстандагы татар дөньясы» дип сөйлиләр, китапларын Башкортстанда таратырга телиләр, китаплар сатуда ярдәм сорап миңа чыгалар... Әгәр сез үз чикләрегез белән генә яшисез икән, Буадан алып Актанышка кадәр рәхәтләнегез! Сезнең өчен татар дөньясы тар икән, рәхәтләнеп, үз утравыгызда яшәгез! Безгә шундый мөнәсәбәт икән, Татарстан язучыларының Башкортстанга килүенең кирәген күрмим, бер чарага да чакырмыйбыз. Без кирәкмибез икән, алар да кирәкми. Аерым яшибез икән, Ык елгасы безне бүлә икән, бер елганың ике ярында бер-беребезгә карап утырыйк», дигән иде шактый кискен итеп.
  • Руслан Сөләйманов: «Язучылар берлегенең, Башкортстанныкы булсынмы, Татарстанныкы булсынмы, үз тәртипләре бар. Язучының кайсы да булса Берлеккә керергә теләге булырга мөмкин, ләкин бит теләк кенә җитми, ул таләпләрне үтәргә дә кирәк. Ул таләпләрне үтәгән очракта Татарстан Язучылар берлегенә дә, Башкортстан Язучылар берлегенә дә керә аласың. Язучы чыннан да лаек икән, вакыты җиткәч, Татарстан Язучылар берлегенә дә, Башкортстан Язучылар берлегенә дә керә», дип теманы йомшартырга тырышты.
  • «...Кешесенә карап, талантына карап, болай да аз-азлап алып торабыз. Башкортстаннан язучылар килсә – каршы алабыз, кунак итәбез. «Казан утлары» редакциясендә эшләгәндә, мин Башкортстанда яшәүче язучыларга ярдәм итеп тордым, күпләрне әдәбиятка тарттым. Миңа сүз әйтрелек түгел. Әмма бу очракта Ркаил хаклы, аңа гаеп ягарга тормагыз әле. Ркаил белеп эшли, акылы кеше, депутат кеше. Бөтендөнья татар конгрессы шундый тәкъдим белән чыккан икән – бөтенесен Конгресска алсын!» – диде Татарстанның халык шагыйре Рәдиф Гаташ нык итеп. Язучылар Айгөл Әхмәтгалиева, Ландыш Әбударова, шагыйрь Рифат Сәлах та ипләп кенә үз фикерләрен әйтте.

ххх

Әлеге язма Татарстан ягыннан тынлык аша кабул ителсә дә, Башкортстан ягыннан татар җәмәгатьчелегендә актив фикерләшүләр тудырды. «Интертат» аларның һәммәсен биреп бара. Шушы көннәрдә генә сайтта галим-педагог, шагыйрә Лилия Сәгыйдуллина фикере тәкъдим ителде.

  • «...Татарстан күзлегеннән караганда, дөрес фикерлиләр кебек. Гомумән дә – дөрес. Килешергә дә булыр иде, әгәр дә метрополиянең үз колониясенә карашы, шул яссылыкта фикер йөртүләрне хәтерләтмәсә... Кызганыч. Нәкъ шуңа җан әрни дә: Казанда бит стратегик фикер йөртә белергә тиешләр – татарны туплау, җыю, берләштерү, үстерү хакында уйларга... Татарның милли-мәдәни кодын формалаштыру, саклау, тапшыру Татарстанга йөкләтелгән, дип күзаллана. Әмма алар үз мәнфәгатьләреннән ары китә алмый, перспективаны күрми кебек...» дип язган Лилия Сәгыйдуллина.

ххх

Язманы йомгаклап, шагыйрә Рафига Усманованың «Башкортстандагы кайбер татар язучыларының Татастандагы каләмдәшләре белән берләшү теләкләрен «уптым»лык дип бәяләүчеләргә» багышланган бер шигырен тәкъдим итәм. Аны Башкортстан Язучылар берлегенең татар язучылары бүлекчәсе җитәкчесе Руслан Сөләйманов җибәрде.

УПТЫМ ИЛАҺИЛЫК

Аерым-аерым булганда,

Көчсезлектән гарык без.

Корбанлык белән килешкән

Гүя мәхлүк сарык без.

Уптымлыктан баш тартканга,

Бердәмлеккә зарык без.

Милләт өлешенә тигән

Тагарактай ярык без.

Берәм-сәрәм булган чакта,

Жимгә капкан балык без.

Уптым илаһи булганда

Үзен яклар Алып без.

Үз кавемен каләмлеләр

Алга дәшкән Тарих без.

СҮЗне корал итәлмәсәк,

Шагыйрь түгел, гарип без.

Оешырбыз, Алла бирсә,

Юлларын да табып без.

Авырлыкны уптым жиңгән

Татар дигән халык без.

Комментарийлар (1)
Калган символлар:
  • 7 май 2025
    Исемсез
    Уфа Татарларына бик оятсыз мөнәсәбәт Казан, Татарстан ягыннан. Әйтерсең лә бер милләт балалары түгел
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100